КЕШЕЛЕКЛЕ КЕШЕ

КЕШЕЛЕКЛЕ КЕШЕ

Без яшь чакта шундый мәзәк бар иде. Кызы әнисенә:

– Мин кияүгә чыгам, – ди икән.

– Кемгә?

– Милиционерга.

Әнисе:

– Туктап тор, әле кызым, бәлки, берәр кеше табылыр, – дигән.

Хәзер милиция () турында тискәре фикер һәм язмалар күбрәк. Мин үзем дә – кайчандыр милиция формасы киеп йөргән офицер, бүген алардан куркам. Бигрәк тә яшьләр өчен хәвефләнәм: төн эчендә сәламәтлекләрен бетереп, гарип ясап чыгарганнан соң, суд юлында дөреслек эзләп йөрүдән файда юк. Ләкин өздереп әйтә алам: милиция хезмәткәрләре арасында да зыялы, кешелекле, гадел, зур хәрефтән язарлык Кешеләр бар, һәм алар бик күп, алар хокук саклау оешмаларының тоткасы. Сүзем шундыйларның берсе турында.

ДЕМОКРАТИЯ УТРАВЫ

Демократия, , ана теленең әһәмиятен бәяләү Советлар иленә белән генә килде, диючеләр ялгыша, минемчә. Ул елларда да бу кыйммәтләр үзенең һәм җитәкченең кемлегенә карап, утрау-утрау булып яшәде.

Дәүләт Университетының бишенче курсында укыганда, күп студентларның котын очырып торучы «распределение» (эшкә мәҗбүри тәгаенләү) көне алдыннан, сабакташым Фоат бүлмәбезгә килеп керде:

– Наилә, бөтен өмет синдә!

Ул республика Дәүләт автоинспекциясенә эшкә барырга риза булган иде. Көне җиткәч кенә, Фоатка ирләргә 25 ел мәҗбүри хезмәт итәргә туры киләсен әйткәннәр. Ә кызлар кияүгә чыкса да, бала тапса да, китә ала икән. Партия өлкә комитеты аша милли кадрга – матбугат чараларында юл иминлеге кагыйдәләрен пропагандалаячак белгечкә сорау үтәлергә тиеш.

– Форманы урамда кимәсәң дә ярый, телевидениедә генә киясе. Курыкма, җитәкчеләре Рафаэль абый Туктаров бер дә милиционерга охшамаган, сөйләшүе гел редакторныкы кебек, – дип, юата мине сабакташым.

Шулай итеп, Фоат Гайсин минем урынга – телевидениегә, ә мин Дәүләт автоинспекциясенә эшкә юлламага кул куйдым. Һәм бу алыш-бирешкә беркайчан да үкенмәдем. Вазыйфам, миңа чын җитәкче, кешелеклелек өлгесе үрнәге булырдай Рафаэль Мирзахәсән улы Туктаров белән зур коллективта эшләргә өйрәнү бәхете насыйп итте. Ул җитәкче булганда үземне милиция хезмәткәре итеп түгел, телерадио, газета-журнал редакцияләренең вәкиле итеп тойдым һәм ирекле иҗади хезмәттә тордым.

Бервакыт, Юрий Ханжин үтенече буенча җанлы, укылышлы мәкалә язарга кирәк булды. «Вечерняя Казань» газетасының җитәкчелек һәм халык арасында абруйлы вакыты. Взвод командиры белән көн буе эшләдек. Бик уңышлы мисал да булды: юл кагыйдәсен бозган өчен, иң беренче һәм иң соңгы – төнге сәгать 10да туктаткан кешебез бер үк «Волга» машинасы шоферы иде. Ул республика «Госстрах» җитәкчесен йөртүче икән. Төнлә белән утырып яздым. Иртән эшкә килүгә, Рафаэль Мирзахәсән улы чакыра. «Госстрах» җитәкчесе шалтыраткан. Үзе чираттагы ялда икән, шоферын газетага чыгармауны үтенгән.

Ул заманда төрле фондлар юк. ДАИ үткәрә торган өстәмә чараларда җиңүчеләргә призлар, шул исәптән, газета-журнал редакцияләре арасындагы еллык конкурслар өчен акчалата бүләкләр дә… «Госстрах»тан гына алып була иде. Ниндидер законы булгандыр инде.

– Шофер белән булган мисалларны төшереп калдырсам, язмам бөтенләй таркала бит, – дидем.

– Да! Ике тапкыр тоткарладыгыз? Ничек бар шулай, үзегез теләгәнчә бирегез газетага, – диде Р.Туктаров.

Эш кабинетыннан чыккач, пропаганда төркеме җитәкчебезгә хәлне сөйләп бирдем. Ул мине «башсыз» дип атаса да, үзсүзлегемнән канәгать идем.

Рафаэль Мирзахәсән улының мондый (ул вакытта демократик) гамәлләрен без, ДАИ хезмәткәрләре, еллар үткәч кенә чынлап бәяли алдык, дип уйлыйм. Ә ДАИнең бөтен үзәк аппаратындагы 5 бөртек хатын-кызга аның кадерен тиз көндә «аңлаттылар».

КЕШЕ БУЛУ КЫЕН ТҮГЕЛ,

КЕШЕЛЕКЛЕ БУЛУ КЫЕН

– 43 яшендә КПСС өлкә комитетының транспорт һәм промышленность бүлеге мөдире урынбасары вазыйфасыннан Дәүләт автоинспекциясен җитәкләргә килгән кеше. Үз эшен, хокукларын, хезмәткәрләренең бәясен белгән җитәкче тиешле урында аларны җилкәсе белән ышыклый да иде. Бервакыт юк кына сәбәп белән бик яхшы белгечне эштән җибәрмәс өчен, иртүк «Офицер намусы суды» үткәртеп, кисәтү белдертеп, карарны, министрлыкның кадрлар бүлеге кыймылдаганчы, Черек күлгә илтеп җиткертте. Белеме һәм замполит тәҗрибәсе, бигрәк тә, кешелеклеге белән ул министрлыкны чарасыз итте. Бу вакыйгадан соң 20 ел үткәч, теге офицер белән очраштык. Ул аны хәтерли генә түгел, Рафаэль Мирзахасән улының исемен әйткәндә, күзләре яшьләнде.

Р.Туктаров профессиональ шоферларның таныклыкларын дипломга тиңли иде. Берчак милициянең башка хезмәткәрләреннән юлда шоферларның «права»лары белән шаярмауны таләп итеп: «Бросьте свои милицийские замашки», – дип өсти…

Ике тәкә башы бер казанга сыймас, дигән фикергә килгән министр әкренләп хәрәкәт итә башлый. Чираттагы исем бирү тоткарлана һ.б.лар. Татарның: «Юләр – җиңдем, акыллы юл куйдым дияр» – дигән мәкалендәгечә, Рафаэль Мирзахәсән улы 51 яшендә, җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән, отставкага рапорт яза. Бу хәбәр безгә кояшлы көндә яшен суккандай тәэсир итте. Бөтенсоюз күләмендә күчмә байраклар ала-ала эшләп ятканда бит!

Без кемне югалтканыбызны, башка андый ук белемле, кешелекле, киң холыклы, гадел җитәкче күрә алмаячагыбызны белә идек. Милициягә Р.Туктаров кебек зыялы кешеләр көн дә килми…

Югарыда әйткәнемчә, моны иң беренче 5 офицер хатын-кыз үзендә тойды. Милициядә профсоюз юк, шул исәптән, бәйрәм алды, кыска эш көне дигән төшенчә дә. Рафаэль Мирзахәсән улы төшке ял алдыннан коллективны җыеп бәйрәм белән котлый да: «Хатын-кызларыбызны өйләренә кайтарып җибәрик, ирләре кайтышка тәмле бәлешләр пешереп торсыннар», – ди иде. Министрлык шимбә-якшәмбе көннәренә өстәмә патрульләр уйлап чыгара башлагач та (безнең аппарат офицерларына Боровое Матюшино юлында дәүләт дачаларына кара «Волга»да җилдерүче өлкә комитет түрәләренә честь биреп калу тиеш иде):

– Хатын-кызларны графикка кертмик, үзләрен карасыннар, өйдәгеләрне сыйласыннар», – ди иде.

…Яңа җитәкче килде. Шимбә көн юлга чыгу турында сүз бара. Диләрә Кәримовна (аның 1 класска баручы улы бар):

– Бәлки, хатын-кызлар чыкмаслар… – ди. Без аны хуплап елмаябыз.

– Бездә хатын-кызлар юк, офицерлар гына, барыбыз да исемлеккә кул куябыз», – ди яңа башлык.

Киңәшмәдән кабинетларыбызга, гадәттәгечә, шау-гөр килеп түгел, дәшми-тынмый таралыштык.

Әйе, шимбә көнне эшкә чыгучыларны күрсә:

– Эшен дөрес оештырган кешегә атнага 5 көн җитә, ә шимбә-якшәмбе ял итү, үзеңне хезмәткә әзерләү өчен бирелә, – дип, безне кайгыртып яшәгән Туктаровны озак сагынырбыз әле. Ул киткәч, чынлап та, хезмәт җитештерүчәнлегебез кимеде.

Бервакыт Мәскәүдән СССР эчке эшләр министрының беренче урынбасары Чурбанов килде. Брежнев кияве буларак, аны партия өлкә комитетының беренче секретаре Мусин һәм безнең министр озата йөрде. Министрлык буенча фәрман килде: шимбә-якшәмбе һәркем эш урыннарында утырырга тиеш, Чурбановның безнең белән танышып, күрешеп чыгуы ихтимал икән. Башка хезмәткәрләр – Черек күлдә, без Островский урамында юкны бушка аударып утырабыз.

Төшке аш алдыннан Туктаров безне җыйды: «Кайтып ял итегез. Дүшәмбе эшкә чыгарсыз. Башка бүлекләргә әйтмәгез», – диде. Зур кунак Боровое Матюшинога киткән. Хәзер Чурбановта безнең кайгы түгел инде дип, җитәкчебез дөрес фикергә килгән. Министрлыкның шимбә-якшәмбе көннәрендә телефон төбендә чәй эчәргә дә куркып утырган хезмәткәрләренең берсе дә Брежнев киявен күрү бәхетенә тиенә алмаган. Ул чакта Рафаэль Мирзахәсәнов улы, безне ял иттерү бәрабәренә, өстенә нинди җаваплылык алган! Үзе кичке 9га кадәр кабинетында утырды, диделәр.

КЕЧЕ КҮҢЕЛЛЕ БУЛУ – һӘРКЕМГӘ БИРЕЛМӘГӘН

Бервакыт транспортка техник күзәтү һәм язгы юлларның төзеклеге (дөресрәге, төзексезлеге) турында ярты сәгатьлек тапшыру яздырырга 4 кеше урынына, юл инженеры Мәсгуть Гайфуллин белән икәү генә килә алдык. 2-3 көнэлек кенә Биектау районында Казан автобусы һәлакәткә очрап 12кеше үлгән, дистәләгән кеше тән җәрәхәте алган иде. Ул чор өчен коточкыч зур саннар! Туктаровның кан басымы кискен күтәрелеп, санчастька киткән, телевидениегә шалтыратып, гафу үтенергә кушкан. Техник күзәтү бүлеге инженеры белән дә нидер булган. Ә тапшыру кичке программага кергән. Без икәү тапшыруны яздыра алдык. Кайтуга Туктаров үз янына чакырды. Хәленең ниндилеге йөзенә чыккан иде.

– Бик авырга туры килгәндер. Мин сезне бик уңайсыз хәлгә куйдым, гафу итүегезне үтенәм. Табиблар җибәрмәде. Инде кайтып ял итсәгез дә була, – диде ул.

Мондый сүзләрдән соң хезмәткәрнең аруы кала димени?

ХОЛКЫ КҮРКӘМ БУЛСА – ТЕРЕКЛЕГЕ ХУШ БУЛА

Рафаэль Мирзахәсән улы белән хезмәт юлларыбыз аерылганга инде – 25 ел. Соңрак ул республикакүләм транспорт идарәләрен җитәкләде. Берничә ел элек Чаллы ветераннары миңа сөенечле хәбәр ирештерде: Туктаров 300дән артык кешене берләштергән республика ДАИ ветеран оешмаларының Совет рәисе икән. Ул – һаман җитәкче, һаман юлда. Ветераннарның хәлен белешә, юбилейлары белән тәбрикли, яшь хезмәткәрләр белән очраша… Әтисе Мирзахәсән ага Сафиулла улы Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, апа-сеңелләре белән 12 яшендә атадан ятим калып, әнисе Әсма Исхак кызы тәрбиясе белән киң холыклы ир-ат, гаилә башлыгы, әти кеше, республика күләмендә җитәкче дәрәҗәсенә җитешкән Туктаровның тормыш юлы – дөрес яшәү үрнәге.

22 августта республика ДАИ җитәкчелеге һәм ветераннар, гаиләсе, оныгының 3 яшьлек кызы аның 80 яшь тулган көнен зур тантана белән үткәрде. Рәсми бүләкләр дә күп булды. Миңа калса, Рафаэль Мирзахәсән улы өчен иң куанычлысы – элеккеге хезмәткәрләренең, балаларының аның гомер юлына биргән бәяләредер. Аның тормыш тәҗрибәсе, яшәү рәвеше турында китап язып, бүген полиция сержанты, лейтенанты булып хезмәт юлын башлаучы һәркемгә өстәл китабы итеп өләшәсе иде.

Еллар узгач, аның кебек рәхәтлек кичереп, әйтерлек булсын:

– Минем, гомумән, нәрсәнедер ник алай эшләдем икән, дигән үкенечле уй башыма килгәне булмады. Кайда эшләсәм дә, ихластан, кешеләргә яхшылык, изгелек булсын дип, гамәл кылдым. Хәзер егетләргә дә әйтәм: «Берәү дә фәрештә түгел, кичерә, гафу итә белегез!»

,

элеккеге республика ДАИ хезмәткәре.

  КЕШЕЛЕКЛЕ КЕШЕ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии