Яңа Әтнә авылы истәлеге

Яңа Әтнә авылы истәлеге

1952нче елның 2нче октябрендә Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казан шәһәре алынгач, рус булмаган халыкларны христианлаштыру, руслаштыру башлана. Көчләп ясак җыю, изү дә халыкны ераграк җирләргә китеп урнашырга мәҗбүр итә.

Арча районы Яңа Әтнә авылына 1670-1770нче елларда нигез салынган дип исәпләнелә. Хәсбиуллин Фазлый абый бабасыннан калган истәлекләрне дәвам итеп, үлгән-туган кешеләрне теркәп барган булган. Моны кабер ташлары һәм бабайлардан ишетеп калган истәлекләр дә раслый. Әле дә өйрәнелеп бетмәгән ташлар саклана (А.М. Гайнетдинов. «Арча районы эпиграфик истәлекләре»). Бабаларыбыз истәлекләреннән күренгәнчә, бирегә Олы Әтнә авылыннан җиде гаилә күчеп килә. Ул вакытларда Мари Иле белән хәзерге Татарстан арасыннан Олы Юл (Уржум сәүдә юлы) узган. Шул юлдан ярты чакрым урман эченә кереп, алар Божа елгасы (хәзер инеш кенә инде ул) ярына килеп төпләнгәннәр. Берничә ел шушында яшәгәч, олы юл янында яшәү тыныч булмаганга, кара урман эченә тагын бер чакрымлап керергә мәҗбүр булганнар. Яңа оешкан авылның халкы бик эшчән, тырыш булган. Кара урманны төпләп, басу ачкан. Урманчылык (кыр ягы халкын утын белән тәэмин иткән), кортчылык һәм тимерчелек белән шөгыльләнгән. Авыл яныннан гына аккан Шор (Шура) елгасына тегермән корып куйганнар. Өстеял белән Яңа Әтнә арасында су буенда агач эшкәртә торган артель корганнар. Халкы такта ярган һәм йорт җиһазлары ясаган. Ул соңыннан «Красный мебельщик» дип аталган. Анда ясалган җиһазларны күрше авылда яшәүчеләр дә сатып алган. Авылда 90 хуҗалык булып, алар бер гаилә кебек яшәгәннәр, ике катлы зур мәчетләре һәм мәдрәсәләре булган. Ләкин заманалар үтү белән мәчетнең манарасы киселә, мәдрәсә ябыла. Шулай да мулла балаларны үз йортында укытуны дәвам итә. Соңыннан мәчеттән башлангыч мәктәп ясап, балалар шунда укый.

Яңа Әтнә авылы халкы 1970нче еллардан тарала башлый. Колхоз фермалары таркала, мәктәбен, кибетен, медпунктын ябалар. Кешеләргә яшәү кыенлаша. Мондый шартларда алар башка җиргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Авылны иң соңгылар булып калдырып китүче берничә хуҗалык – Сәрбиҗамал Гайнетдинова, Хаҗи Хәбибуллиннар 1982нче елда гына күченә. Яңа Әтнә авылының шаһиты булып бары тик зират кына кала. Әле зират та юньләп өйрәнүне көтә. Анда 250 еллар элек куелган кабер ташлары бар.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Авыл халкы туган авылын ташлап китүне бик авыр кичерә. Авылдашлар ел саен кайтып, зираттагы әрвахларга дога кыла. Ләкин аның әйләнә-тирәсе җимерек булу гына җанны телә иде. Аны төзекләндерү өчен көч, матди ярдәм кирәк, ләкин шуңа тотынучы, башлап йөрүче юк иде. Аллага шөкер, авылдашларыбыз арасыннан андый кеше табылды. Ул – Рәис Тимергалиев. Үзе янына быелның май аенда энтузиастларны да җыя алган. Алар – кайчандыр шушы авылда әти-бабасы, әти-әнисе, туганнары яшәгән кешеләр, үзара хәбәрләшеп, бергә-бергә зиратны яңартырга кереште. 1 ай дигәндә зират уртасындагы колач җитмәстәй карт агачларны кисеп, зиратны чистарттылар, ауган коймаларын өр-яңадан тоттылар. Бу эшкә күп көч керде һәм матди чыгымы да шактый булды. Егетләр болар белән генә дә чикләнмәгәннәр, кайткан кешеләр өчен дип, искиткеч йорт та төзеп куйдылар. Ул 20-15 кешене сыйдырышлы итеп, заманча төзелгән. Туган авылына кунакка кайткан һәркемне каршы ала торган, бөтен уңайлыклары булган кунак йорты – авылның күрке булып, ерактан ук балкып тора. Йорттан ерак түгел генә беседка да корып куйганнар, рәхәтләнеп табигать белән хозурланырга мөмкин. Тәһарәт өчен дә шартлары уйланылган. Әле чишмәне дә онытмаганнар, аның да тирәсен матурлап, төшәр өчен баскычлар ясаганнар. Ләкин тагын да олысы – Яңа Әтнә халкын зурлап, аларга багышлап истәлек ташы да куелды. Шушы зур һәм изге эшкә тотынган, башкарып чыккан, булышкан авылдашларга, иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһының рәхмәте булсын!

Мәүлидә ХИСМӘТОВА,

Нурия ТИМЕРГАЛИЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии