- 15.08.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №32 (9 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сугыш ятимнәре (әлегә исәннәре) әледән-әле язып торалар. Шул дәвер балаларының, хәзер инде әби-бабайларның үзәгенә үткән, мәңге җуелмас хатирәләре бит алар.
Мин беренче класска 1946нчы елда кердем. 7нче класска баручы абый бар, тик ул мине ияртмәде. Әнә үзең кебек берәр ыбыр-чыбыр кыз белән барырсың әле, дип, куенына бер-ике дәфтәр кыстырып, мәктәпкә китте. Әнкәй, апа колхоз эшендә. Үзебезгә якын гына яшәүче тагын бер кыз беренче класска барасы. Киндер букчага бер-ике дәфтәр, бер гади карандаш, бер кисәк кәлҗемә салдым да, киттем булачак классташка. Өстә – гади ситсыдан тегелгән чуар күлмәк, аякта – эрҗинке (галош). Ул кызның да тормышлары безнеке чамасы, ул да сугыш ятиме. Мәктәп ерак. Бераз баргач, иптәш кызым сорый: «Ашарыңа берәр нәрсә бирдеме соң әниең?» – ди. Мин кәлҗемәне алып күрсәттем. Аныкы да шундый ук ризык икән. « Әйдә хәзер үк ашап бетерик, анда мәктәптә усал малайлар алып килгән әйбереңне талап та алалар икән», – ди. Юл уңаендагы бер тыкрыкка кереп, таш өстенә утырдык та «суктырдык» теге «тәмлүшкәләрне». Шулай әкрен генә барып, тукташтырып йөри торгач, иртән үткәреләсе җыелышка соңга калдык. Без инде класс җитәкчесенең кем икәнен белә идек. Август айларында укытучылар үзләре укытачак балаларны барлап, алар турында мәгълүмат җыеп, өйләрдә йөриләр иде. Җыелыш тәмам, инде классларга кердек. Малайлар, усалрак кызлар да иң арттагы парталарны алдылар. Иптәш кыз белән урталыкны эләктердек. Класста 30дан артык бала, бездән башка да әле өч параллель класс. Укытучы тора көлемсерәп. Әле бер малай парта янына баскан да, боргалана, ул кайсы якка таба карап утырасын белмәгән икән. Без бит урам балалары. Балалар бакчасына да йөрмәгән, кино сыман әйберләр дә сирәк була, анда вак балаларны кертмиләр дә әле. Ләкин без утырганча, уйлаганча булмады әле, укытучыбыз иң артта утырганнарны алгы партага күчерде. Без бер кыз һәм бер малай утырырга тиеш булдык.
Әллә өченче, әллә 4нче класста укыганда, бер кыз баланы такта янына чыгарды укытучы. Тегесе өй эшен эшләп килмәгән. Башта ачуланды, соңрак нык кына төртеп җибәрде. Кызый укытучы өстәленең почмагына барып бәрелде, чигәсеннән кан китте. «Җебегән, булдыксыз, надан, сөрт ул каныңны кулъяулыгың белән», – дип, укытучы аны ачулануын һаман да дәвам итте. Кызыйның кулъяулыгы юк икән. (Миндә дә юк инде ул). Алгы партада утыручы бер кыз үзенең кулъяулыгын бирде. Кыз алай елап та тормады, үз урынына гына керде дә утырды. Урамда уйнаганда да, өйгә башлар тишелеп, кул-аяклар канап кайта иде безнең, тик елап, әләкләшеп йөрмәдек. Ярый инде укытучы апа икеле куймады, иртәгә яхшылап әзерләнеп кил, дию белән генә чикләнде. Әгәр бу хәл хәзерге заманда булсамы?! Аллам сакласын, укытучыны суд юлында йөртерләр иде, газеталарга язарлар, телевизордан күрсәтерләр иде. Берни булмагандай, бу хәл шулай узып китте. Без 6нчы сыйныфларда укыганда ару гаиләле кызлар өстендә мәктәп формасы күренгәли башлады. И-и-и аның матурлыклары! Көрән күлмәк, ап-ак канатлы алъяпкыч, әле соңга таба кара сатин алъяпкычлар да чыкты. Безнең класста да 2-3 кызда бар иде бу затлы кием. Кечкенә генә шешәдә шәмәхә кара йөрткән еллар бу. Бер усал кыз шундый ак алъяпкычлы кызның билбавына мул гына итеп шәмәхә кара буяган. Тегесе елап өенә үк кайтып китте. Кем икәнен белсәк тә, укытучыга әләкләмәдек. Ул бездән берәм-берәм дә сорау алып карады. Безнең җавап «күрмәдем, белмәдем» булды. Форма кигән кыз урында эшләүче кешенең баласы иде. Ә миңа урта мәктәпне тәмамлап чыгып киткәнче тәки мәктәп формасы кию насыйп булмады. Бер мәктәп кичәсендә теге ак алъяпкычлы кызга атап бер малай җыр да җырлады әле.
Ак алъяпкыч бәйлиләр дә,
Бавын салындыралар.
Камыр яксаң, эт тә ашамый,
Шулар ялындыралар.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии