Безнең күргәннәр

Мин 1939нчы елның 30нчы мартында туганмын. Сугыш чорында үстек. Без күргәннәрне дустың түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен. Әти сугыштан кайтмады. Без әнигә сигез бала калганбыз. Иң олысы – 1929нчы елгы, иң кечесе – 1941нче елның маенда туган.

Ул әнинең күргәннәрен уйласаң! Эштән кайтып, кычкырып-кычкырып елар иде. Ашарга пешерергә юк, кычыткан җыеп, үлән суы ашый идек. Әҗәл җитмәсә, үлмисең икән ул, беребез дә үлмәде. Җәй көне болында төп ризык әнис булды. Атлык, кәҗә сакалы да калмады. Болында үлән ашап үстек инде. Бер дә онытмыйм әле, күрше малаеның әтисе бар иде. Берсендә кесәсеннән ап-ак кабартма алып, сындырды да, этенә каптырды. Шул кадәр ымсынып калганнарым әле дә күз алдымда.

Өчнарат дигән авылдан Югары Саурышка телефон чыбыгы уза иде. Без шул чыбыктан тавыш бара икән дип сөйләшәбез. Мин багананы кочаклап: «Әти, кайт!» – дип кычкыра идем.

Шулай йөри-йөри, уку яшенә дә җиттем. Безнең авылда мәктәп җиде еллык иде. Бишенчедә укыганда яз көне мәктәбебез янды. Өч чакрымдагы Төбәк дигән авылга йөреп укыйсы булдык. Мин анда бер көн дә укый алмадым, өскә-башка кияргә юк иде. Уку тукталды, әкренләп, колхоз эшенә куша башладылар. Дуңгыз көтүе, ат көтүе көттем, эшләмәгән эш калмады. Бригадир да булдым, соңгы 17 елда сарык фермасы мөдире дә булдым. 1998нче елның мартында пенсиягә чыктым. 300 сум пенсия билгеләделәр. Кыюраклар, районга барып, белешмәләр юллап, пенсияләрен бераз арттырдылар. Мин русча бер сүз дә белмим. Әле ярый армиягә алмадылар. Синдә «аю табаны», дип көлделәр. Армиягә алган булсалар, исән кайтмаган булыр идем, дим. Хәзер пенсиям әкренләп арта. Әмма минем белән бергә эшләп йөрүчеләр арасында миннән 2-3 тапкыр артыграк акча алучылар да бар. Бер йортта ике пенсионер булса, әйбәт кенә яшәп була. Утка, газга бәяләр гел артып тора. Хәзер бит үз өебездә телевизорны да акча түләп карыйбыз.

Нуретдин МӨХӘММӘТШИН,

Теләче районы

Комментарии