Сәяси ачлыкка – 30 ел

Сәяси ачлыкка – 30 ел

Татарларның тарихта беренче тапкыр сәяси ачлык тотуларына быел 30 ел. Бу тарихи вакыйга Казанның Ирек мәйданында 1991нче елның 14нче маенда башланып, 27нче майга хәтле дәвам итте. Сәяси ачлыкның төп максаты – Татарстанның мөстәкыйльлеген, суверенитетын саклап калу, республикада Русия Президентын сайлатмау иде. Һәм без ул максатка ирештек.

Дөньяда тиңе булмаган сәяси ачлыкта егермегә якын кеше катнашты, шуларның алтысы язучылар иде – Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Газинур Морат, Әхәт Мушинский, Заһид Мәхмүди. Шулай ук Рәшит Әхмәтҗановның бертуган энесе, Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов, Казаннан сугыш һәм хезмәт ветераны, карт укытучы Зөфәр Сәлиев, Алексеевский районының Әшнәк авылыннан механизаторлар, абыйлы-энеле Зиннур һәм Рифгать Шәмсетдиновлар, Бөгелмәнең Карабаш бистәсеннән журналист Фазыл Вәлиәхмәт, Бакудан Әзербайҗан Югары Советы депутаты, дин әһеле Абдул бәй Абдулов, Алма-Атадан ирле-хатынлы Салих Әбүбакиров һәм Нәкыя Зиннурова, Чаллы татар иҗтимагый үзлегеннән Гөлсирә Лотфуллина, Гөлнур Хәйруллина, Әнисә Нурисламова, Марат Арсланов, Шәкүр Вафин… Берничә көн тотып, ачлыктан чыгучылар да булды, кайберләрен үзебез мәйданнан җибәрдек, аларын монда язып тормыйм.

Әйе, ачлык мәйданына чыгучылар арасында да төрлесе бар иде, бу сәяси чараны өзәргә тырышучылар да булды, алар тарафыннан төрле провокацияләр, махсус ыгы-зыгылар оештырылды. Инде ачлык акциясен өзә алмагач, соңыннан аны вагайтып, пычратып язып калдыручылар да табылды. Әмма кем генә, ничек кенә әйтмәсен, татарларның бу сәяси адымы, үз гомерләрен куркыныч астына куеп булса да, Татарстанны саклап калды. Бүгенге Татарстанга нигез шул чакта салынды. Шәймиев үзе үк язып чыкты: Башкортстан башлыгы Рәхимов аңа әйткән, «Синең артыңда халык торды шул, Татарстанның азатлыгы өчен ачлыкка чыгып яттылар, миндә алай булмады», – дигән…

Әйе, без Татарстанның азатлыгы хакына сәяси ачлык игълан иттек. Моннан утыз ел элек, эссе кояш астында мәйданда кибеп ятканда, миннән укучы балалар сорады, «Апа, сез нигә ач ятасыз?» диделәр. «Сез ач калмасын өчен», – дип җавап бирдем. Сүз бит бер телем ипи турында гына бармый, ә хокукый ачлык – телсезлек, динсезлек, дәүләтсезлек, гаделсезлек, хокуксызлык турында иде… Без шулар өчен көрәштек, шулар хакына 14 көн мәйданда ач яттык. Хәтерегездә булса, 1990нчы елның 30нчы августында суверенитет турында Декларация кабул иткәннән соң, аны ныгыту, мөстәкыйльлекне саклау буенча безнең ачлыкка кадәр берни эшләнмәде. Русия Татарстанның Декларациясен танымады, әмма низагка да кермәде, аңа бер кәгазь кисәге итеп кенә карады. Татарстан исә суверенитет турында Декларацияне тануны сорап, бер илгә, бер җиргә дә мөрәҗәгать итмәде. Кыскасы, сарык та исән, бүре дә тук, Татарстанның, Декларациясе булса да, бернинди хокукы да юк. Һәм алга таба болай дәвам итә алмый иде…

Ул арада, 1991нче елның 13нче маенда, бер төркем депутатларның каршы төшүенә карамастан, Татарстан Югары Советы республикада Русия Президентын сайлаулар буенча карар кабул итте. Бу инде барысы да бетте, барысы да иске эзенә төште, татарның гасырларга сузылган азатлык өмете челпәрәмә килде, дигәнне аңлата иде. Һәм бу сәяси-милли афәтне бары тик халыкны уятып, үз хокуклары өчен көрәшкә күтәреп кенә туктатырга мөмкин иде. Ә аның өчен үз гомереңне куркыныч астына куярга, корбан итәргә кирәк иде… Һәм 14нче май көнне мин мәйданга, «Йә – җиңәм, йә – үләм!» дип ачлыкка чыгып утырдым, чөнки башка юл калмаган иде. Һәм шушындый белдерү ясадым:

«Мин, мөстәкыйль Татарстан Республикасының халык депутаты Фәүзия Бәйрәмова, Азатлык хакына ачлык игълан итәм. 13нче май көнне Югары Совет тарафыннан кабул ителгән карарны чакыртып алуны таләп итәм. Татарстан җирендә Русия Президенты сайланмаска тиеш!»

Бу хәбәр шунда ук дөньяга таралды. Ул көннәрдә «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан», «Социалистик Татарстан» газеталары безнең һәр адымыбызны халыкка җиткереп барды, ач торучыларны яклап, дөресен язды. Ә «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости» кебек рус газеталары исә безнең хакта күбрәк ялган һәм яла белән тулы була иде. Газеталардан укып, радио-телевидениедән ишетеп, ике көннән соң ачлыкка Әшнәк егетләре килеп кушылды, аннан – Бөгелмә, Казан, Чаллы, Баку, Алма-Ата… Безгә үз теләкләре белән табибәләр Вәсилә Хөснетдинова һәм Сәмәния Шәрипова хезмәт күрсәтте, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! Әллә нинди зәһәр, эссе май булды ул, мәйдан да, миләр дә кайнап торды, аяк астында асфальт эреде.

«Без 1991нче елның язында, ямьле май аенда шундый вакыйганың шаһитлары булдык: милләтебезнең ике дистәгә якын улы һәм кызы газиз Ватан – Татарстан хакына Үлем мәйданына чыктылар, – дип язды соңыннан язучы Фәнзаман Баттал. – Дөрес, алар бернинди икеләнүсез үлем кабул итәргә чыккан мәйдан «Ачлык мәйданы» дип йөртелде ул көннәрдә. Ләкин, әгәр татар халкы үз максатына ирешә алмаган булса, бу фидаи җаннар Газраилне шунда каршылаячаклар иде!» (Фәнзаман Баттал. Бердәнбер юл түгел / Рәшит Әхмәтҗан. Ачлык мәйданы. – Казан, 1993, 3 б.)

Ул көннәрдә Ирек мәйданы меңләгән кеше белән тулды, туктаусыз митинглар, чыгышлар, гыйбадәтләр, интервьюлар, бәхәсләр төннәрен дә туктап тормады. 27нче майга, Югары Совет сессиясе яңадан җыеласы көнгә, халык инде уянып, оешып өлгергән иде. Казанга, Ирек мәйданына Татарстаннан гына түгел, бөтен СССРдан, хәтта чит илләрдән татарлар агыла башлады, ул теләктәшлек телеграммаларының исәбе-хисабы булмады! Таләп бер генә – бәйсез Татарстанда Русия Президенты сайланмаска тиеш! Әгәр Югары Совет үзенең карарын үзгәртми икән, аның рәисе Минтимер Шәймиевка халык тарафыннан ышанычсызлык белдереләчәк, Татарстан Президенты сайлауларына да бойкот игълан ителәчәк! Ул арада Ирек мәйданыннан автобусларга төялеп Әлмәткә киттеләр, максат – «Дуслык» нефть-үткәргечен туктату, Русиягә Татарстан нефтенең тамчысын да бирмәү, бар байлыкны үзебездә калдыру иде.

27нче май көнне Ирек мәйданында 50 мең кеше җыелды, алар Югары Совет бинасын уратып алды, халык трамвай юлларына аркылыга сузылып ятты, Казанның үзәгендә хәрәкәт тукталды. Мәйдан бөек бер дәһшәт һәм ярсу-өмет белән гүләп торды, парламент ишекләре бикләнде, керү-чыгулар туктатылды. Мәйданны чукмарлы ОМОНнар чорнап алды, әмма алар халык ташкыны каршында көчсез иде…

Иртәнге якта мине креслога утыртып, кулларга күтәреп, Югары Совет бинасына, сессия залына кертеп куйганнар иде, мин анда алты сәгать буе сүз биргәннәрен көтеп утырдым. Һәм мин, ике атналык ачлыктан соң, аягүрә басып, мөнбәргә чыгып, үз сүземне әйтергә көч таптым, чөнки минем артымда мәйдандагы халык тора иде. «Татарстан – суверен дәүләт, анда чит республиканың Президенты сайланырга тиеш түгел, бу – бәйсезлек турында Декларациягә хыянәт итү булачак», – дидем. Шулай ук 13нче майда ашыгыч рәвештә, уйламыйча кабул ителгән карарның үзгәртелүен таләп иттем, шулай булмаган очракта, Татарстан Президенты сайлауларына да бойкот игълан итәчәгебезне әйттем. Халыкның КамАЗ заводын туктатырга әзер булуын, аларга нефтехимия тармагында эшләүчеләрнең кушылырга торуын, авыл халкының бу гаделсезлеккә каршы баш күтәрәчәген дә кисәттем.

Хәтерегездә булса, Русия Президенты сайлаулары да, Татарстанныкы да бер көнгә – 12 июньгә билгеләнгән иде, халык сайлауларга бармаса, бу аны өзү булачак иде. Татарстан Президентлыгына бердәнбер кандидат Минтимер Шәймиев булганга, аның да сәяси язмышы кыл өстендә тора иде. Шушыларны истә тотып, президентсыз калудан һәм халык ярсуыннан хәвефләнгән Татарстан парламенты, милли рухлы татар депутатлары ярдәме белән, Конституция комитеты фикерен дә искә алып, үзенең карарын үзгәртте – Татарстанда Русия Президенты сайлаулары рәсми рәвештә уздырылмады. Бу – татар халкының, ачлык мәйданының җиңүе иде, безнең җиңү иде! Моны хәтта рәсми хакимият тә танырга мәҗбүр булды.

Изображение удалено.Әйе, ул вакытта без җиңдек, бөтен дөньяга татарның сәяси көчен күрсәттек. Татарстанның суверенитетын ныгыта торган бөтен хокукый документлар шушы ачлык чарасыннан соң кабул ителде, мөстәкыйльлек юнәлешендә ышанычлы адымнар ясалды. 1991нче елның 12нче июнендә Татарстанның беренче Президенты сайланды; 30нчы август – Татарстан Республикасы көне – бәйрәм көн, дип игълан ителде; 1991нче елның 30нчы сентябрендә Татарстан Фәннәр Академиясе төзү турында указ чыгарылды; 1991нче елның 24нче октябрендә, Ирек мәйданындагы халыкның көчле басымы астында, «Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге Акты турында» Югары Совет карары кабул ителде! (Кызганыч, карары булды, әмма Акты үзе булмады.); 1991нче елның 29нчы ноябрендә Югары Советта Татарстан дәүләт байрагы расланды; 1992нче елның 1-2нче февралендә татар халкының Милли Мәҗлесе оешты, Татарстан җитәкчеләрен инде ул бәйсезлек юлыннан барырга мәҗбүр итте; 1992нче елның 7нче февраленнән Татарстан Республикасы «Совет Социалистик» атамаларыннан котыла, шул ук көнне Югары Советта Татарстанның дәүләт гербы кабул ителә, ул – канатлы барс. 1992нче елның 21нче мартында республикада Татарстанның дәүләт статусы турында референдум үтте, анда сайлаучыларның 61,4 проценты «Татарстан Республикасының Русия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коручы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуына сез ризамы?» дигән сорауга уңай тавыш бирде. 1992нче елның 8нче июлендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында закон кабул ителде; 1992нче елның 6нчы ноябрендә Югары Совет Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итте, анда Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында төп нормалар кереп калды. (Кызганыч, алар соңыннан юк ителде.); 1993нче елның 14нче июлендә сүзсез гимн кабул ителде, егерме елдан соң ул сүзләре белән җырлана башлады…

Изображение удалено.Моңа тагын берәм-берәм ачылган йөзләгән мәктәп-мәчетләрне дә өстәргә булыр иде, монысы инде күбрәк халыкның үз казанышы. Әмма бу милли алгарыш 1994нче елның 15нче февраленә кадәр генә дәвам итте, шул көнне Мәскәүдә Русия Федерациясе белән үзара вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә төзелде. Шартнамә таләбе буенча, Татарстан Русиягә бик күп вәкаләтләрен һәм хокукларын бирде, ә үзе аннан берни дә ала алмады.

Алга таба милли хәрәкәт вәкилләре депутатлыкка уздырылмады, парламентта Татарстанны, аның мөстәкыйльлеген югары сәяси дәрәҗәдә якларлык кешеләр калмады. Татарстан бөтен игътибарын икътисадка юнәлдерде, милли мәнфәгатьләр читтә калды. Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен мәйданнарда ач яткан фидакарьләрне суд юлларында йөртә башладылар, алар җитәкләгән милли оешмаларны берәм-берәм ябып бетерделәр. Ачлык көннәре онытылды, туклар заманы килде…

Боларны гыйбрәт өчен, тарих өчен, киләчәк өчен язам. Иң авыр, ач-ялангач елларда да без халыкны татарның бәйсезлеге өчен көрәшкә күтәрә алдык. Шул халык ярдәмендә үз хокукларыбызны яуладык, дөньяга татарның сәяси көчен күрсәттек, аз вакытка булса да, телле һәм динле булып калдык. Татарстанны, милләтне саклап калу өчен, татар халкының яңа күтәрелеше булырмы?

Тарих өчен утыз ел ул – мизгел генә, ә милләт өчен тулы бер чор, дәвер булды. Без дәүләтчелегебезнең, татар теленең, милли мәктәпләренең торгызылуын да, юкка чыгуын да күрдек, шуларның тере шаһитлары булдык. Без милләтнең күтәрелүен дә, төшүен дә үз йөрәкләребез аша кичердек… Без – бу дәвернең соңгы могиканнары, хәтер күзәнәкләрендә милләтнең тиңсез көрәш тарихын йөртүчеләр. Бәлки бездән соң да кемдер, «Татарга дәүләте кирәк!» дияр, шуның өчен мәйданнарга чыгар, мөнбәрләргә менәр, суд юлларында йөрер…

Фәүзия БӘЙРӘМОВА

Комментарии