Попутка

Үз гомерендә барасы җиренә попуткага (очраклы транспортка) утырып йөрмәгән кеше бар микән?! Булса да, сирәктер. Чөнки кайвакыт бик ашыгыч кына эш килеп чыга, ә тиешле урынга бару өчен кул астында бер транспорт булмый. Үзеңнән-үзең, берәр очраклы танышың эләктереп алып китмәсме, дигән өмет белән юл чатына чыгып басасың. Ярый ла хәзер такси хезмәте гөрләп чәчәк атты. Элек бит алары да санаулы гына, булса да олы шәһәрләрдә генә иде. Ләкин ул вакытларның бер плюсы: шәһәр арасында ярты сәгать саен «кольцо»лар (ягъни, шәһәрне көненә әллә ничә кат ураучы автобуслар) йөреп тора иде. Бүген инде аларын да бетереп баралар. Ә авыл кешесе өчен инде әлеге дә баягы шул «попутка» кала.

Башлангыч 3 сыйныфны туган авылда тәмамлап, 4нче сыйныфка күрше авылга йөреп укый башладык. Безнең заманда бүгенге кебек мәктәп автобуслары юк, таң белән күзеңне ертып, сикереп торасың да, әштер-өштер тамак ялгап, 1-2 километрлап ераклыкта урнашкан тукталышка сыптырасың. Әле кайвакыт килеп кенә җитәм дигәндә борын төбеннән сызгырып үтә дә китә автобусың. Әллә йөртүчесе күреп өлгерми, әллә, бушка йөрүче бу балалардан миңа ни файда, дип уйлый, белмәссең. Әй ул чакта җанның әрнүләре… Кала инде аннан әлеге дә баягы шул «абый, утырт әле!» дип, мескенләнеп кул күтәреп торулар. Элек барыбер дә кешеләр мәрхәмәтлерәк булган дим мин. Ник дисәң, туктап, бер көтү баланы үз машинасына төяр өчен дә олы йөрәкле булу кирәк шул. Бердән, шул балалар өчен җаваплылык аласың. Икенчедән, машина пычранмас дигән ышаныч та акланмаска мөмкин. Иртән әле ярый, җитешә алсаң, автобус белән барырга мөмкинлек булды безгә. Ә инде 6-7 дәрес укыганнан соң җәяүләп туган авылыңа кайту мәҗбүри иде.

Без укыган елларны Сарлы авылы Ык буенда карьер ачтылар. Зур-зур машиналар шуннан Азнакайга ком, чуерташ ташыды. Без инде шул машиналарга эләгеп кайтырга тырыша идек. Шул изге күңелле йөртүче абзыйларга бүген дә рәхмәтле мин. Чөнки алар безне бер дә авырыксынмый утыртып, авылга кадәр алып кайталар иде бит.

Инде бу «попутка» мәсьәләсен бер кузгаткач, студент елларын да искә алып үтәсем килә. Менә ул чакта сабак алырлык кызык та, кызганыч та хәлләр шактый үтте баштан.

Берсендә шулай, атна азагында иптәш кызым белән авылга кайтырга дип, Бөгелмә башына попуткага чыктык. Белмим, автобуска акчабыз калмаган иде микән, әллә инде акчаны бераз саклап калу нияте булгандырмы – анысы истән чыккан. Әмма дә ләкин, күбесенчә, «рәхмәт, абый»га риза булалар иде ул заманда. Чыгып бастык шулай. Икебез дә яшь, чибәр чак. Әле аның өстенә бизәнеп тә җиффәрдек, Өстә матур блузка, кыска юбка. Шаярып-көлеп, бер басасы урынга биш басып торабыз бит инде!

Шулчак чожылдап янга бер машина килеп туктады. Тәрәзәдән башын тыгып, бер абзый:

– Кызлар кая барасыз? – дип сорады.

Без дә югалып кала торганнардан түгел:

– Азнакайга! – дип, җавап бирдек.

– Соң утырыгыз, әйдә, алай булгач, без дә шул якка, – диде абзый утыргычыннан төшеп, арткы урыннарга безне урнаштыра-урнаштыра.

Машинаның ишекләре алда гына, «Сигезле» модель машина иде ахры ул. Аны-моны уйлап тору юк. Рульдә яшь кенә егет. Абзыкай безгә шаяртып сораулар бирә. Без яшьлек белән ваемсызланып, чырык-чырык көлешеп кайтабыз.

Бер мәлне, инде кайтып җиттек дигәндә, машина барган җирдән икенче якка борылып китмәсенме?! Без, куркышып, абзыйга сораулар атабыз. Ул исә:

– Көне дә бик матур, күңел ачып кайтыйк, – димәсенме…

Иптәш кызым белән бер-беребезгә караштык та, «бетүебез шушы икән», дип еларга, абзыкайга ялварырга керештек. Баштан әллә нинди куркыныч уйлар йөгереп узды. Белмим, абзый безне шулай кисәтергә генә теләгәндерме, әллә безнең куркышып елаулар тәэсир иткәнме, кире борылып, кайтыр юлда төшереп калдырды. Менә бу безгә гомерлек сабак булды. Исән-сау калуыбызга куанып, өйгә кадәр ничек кайтып җиткәнне дә хәтерләрлек дәрәҗәдә түгел идек без ул чакта…

Ә бер чакны исә бер олырак яшьтәге әби белән бабайга утырып кайттык. Юл буе тегеләр:

– И-и балакайларым, укыганда авыр инде, акча да җиткереп булмый, – дип, безне жәлләгәндәй итеп, сөйләшеп кайттылар. Без инде һаман да: «Акча янга кала, болар бездән акча сорамый инде, мәрхәмәтле кешеләр», – дип, иптәш кызым белән сиздерми генә сөенеп кулларны кысышып куябыз. Ярар, исән-сау гына кайтып җиттек. Рәхмәтләребезне кат-кат әйтеп төштек. Бер-ике адым атларга өлгердек микән, юк микән, карасак, теге әби белән бабай машинадан төшеп: «Оятсызлар, акчагызны түләмисезмени?» – дип, арттан куа башладылар. Куркудан, алга-артка карамый элдерттек кенә. Югыйсә, борылып акчаны гына бирәсе дә бит!

Менә шундый хәлләр, дуслар! Болары инде истә калганнарның өчтән бер өлеше генә. Әмма, сабак алырлык, үз гамәлләреңә нәтиҗә ясарлык мондый вакыйгалар безгә тормышны аңларга өйрәтте. Хәзер үзем дә юл чатында кул күтәреп торучылар булса, тыныч кына үтеп китә алмыйм. Иремә дә, туктап, утыртырга кушам. Ләкин, шулай да, заманалар үзгәрде, хәзер. Кешеләр арасында да төрлесе бар. Чөнки юлларда явыз ниятле бәндәләр дә юк-юкта очрап тора, кызганычка каршы.

Кая гына барсак, кайда гына йөрсәк тә, юлларыбызда фәрештәләр канатын җәеп торсын, һәрберебезгә юлында мәрхәмәтле кешеләр генә очрасын иде, берүк! Җырдагыча, «Юллар, юллар озын булса-булсын, тик соңгысы гына булмасын!»

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии