Эш эзләргә бараммы, алданыргамы?

Эш эзләргә бараммы, алданыргамы?

Әзер, рәхәт заманнарда яшәсәк тә, элеккеге күп нәрсәне сагынып искә ала өлкән буын кешесе. Аның беренчесе – ул вакыттагы күңел тынычлыгы булса, калган икесе – фатир белән мәсьәләсе!

Чыннан да, көн саен кайдадыр шартлау, кайдадыр авария, үтереш, көчләү. Ә бит әбиләребез заманында бу хәлләр ярты елга бер-ике тапкыр гына булган. Бүген өеңдә ятып телевизор гына карасаң да, ярты нервың бетә. Ничек кырыла бит кешеләр!

Урамда йөргәндә дә һәр нәрсә шикләндерә: берәрсе килеп бәйләнмәсме, арттан башка сукмаслармы? Кеше кешедән курка торган заман җитте. Күптән түгел генә, өлкән яшьтәге бер әбиең: «Мин хәзер бала-чагадан да шикләнәм. Акчаңны гына алып китсәләр бер хәл, мәсхәрә итәрләр дип куркам», – дигән иде.

Тормыштагы икенче проблема – фатир мәсьәләсенә кагылып тормыйм. Ә менә эш турында сөйләшми мөмкин түгел. Күпме яшьләр интегә бит эшсезлектән… Минем танышлар арасында да бар андыйлар!

Районнан Казанга барганда автобуска керерлек түгел: бөтен җирдә студент! Безнең заманда да автобуска кергәндә шундый галәмәт иде: әти-әниләр, баласы төшеп калмасын дип, автобус ишеге ябылганчы, аркадан этеп бара иде. Бөтен бала укый. Укымый гына кара: йә сез хәерче – акчагыз юк, йә акылсыз – укырга башы сай!

Укыта инде ата-ана баласын. Авылда тирес ерып тапкан акчасын, уйламый-нитми кирәкле кулларга алып-барып тоттыра!

Укып чыккач, эшсез ятарга да ярамый. Диплом белән кибеткә сатарга чыгарга оят, үз һөнәрең буенча эш юк яки акчасы сыек. Монда да куллар эзли башлыйсың, кая барасың?!

Таныш кызым мәктәптә Бердәм дәүләт имтиханын яхшы гына тапшырып, югары уку йортына кергән иде.

Беркөнне шулай Бауман урамында башка-баш бәрелешә яздык. «Нишләп йөрисең», дигән соравыма: «Менә ял итеп йөрим әле», – диде ул миңа. Атна уртасында нинди ял, дигән соравыма: «Минем бүген дәресләр юк, методик көн», – диде танышым, елмаеп. Үзенең чарасызлыктан мәктәпкә эшкә барып керүе турында да бәян итте.

– Укуны тәмамлагач та, мәктәпкә укытырга барасым килмәде. Практика вакытында балалардан куркып калдым. Анда аяк та атларга теләмәдем. Әти-әни дә: «Дәүләт эше бит ул, акчасы да ярыйсы бугай аларның», – дисә дә, бер күңел бизсә, бизә икән ул.

Бер дустым: «Кибеттә эшлим. Эш сменасы ике көннән ике көнгә туры килә. Акча күп алам», – дигәч, мин дә кибетләрдә йөреп чыгарга булдым. Беренче көнне үк, бер кием кибетенә килеп кердем. Эш тәртибем бер көн эшләп, бер көн ял итә торган булды. Эшләгән көнне 12 сәгать аякта басып торырга туры киләчәк иде. Акчасы күп булачак диделәр бит, бер көнгә – 800 сум. Димәк, сменалап эшләгәндә дә аена 12 мең сум була. Ә мин, тиле баш, көн саен эшләргә ризалык бирдем. Имеш, акча күп алам. Көнгә 12 сәгать эшлим дә, кайткач, урынга авам. Икенче көнгә тагын шул ук кабатлана… Аена 3-4 көн генә ял итеп алдым, авылга кайтып килдем. Ярый кайтканмын әле…

Ул айда үләм дип торам, хәлдән тайдым. Акча алырга вакыт җитте. Кулыма 10 мең (!) китереп тоттырдылар. Шаккаттым! Ярты хезмәт хакым да юк! Димәк, эшләгән бер көнем – 330 сум тирәсе булган! Елыйсыларым килде. Миңа бу хәлне кибеттә ревизия булуы – күп әйберләрнең җитешмәве, шулай ук минем эш тәҗрибәм булмау белән аңлаттылар.

Тавышланып йөрмәдем, аннан ни файда, документларымны алдым да бу кибеттән чыгып киттем. Шулай итеп, эшсез калдым…

Шул вакыт урамдагы баганаларга күз төшә башлады. «12 меңнән 45 мең сумга кадәр эшләү мөмкинлеге бар» диелгән анда. Җыештыручы, пешекче һәм башка төрле һөнәр ияләре кирәк икән. Күз тонган бит инде. Күрсәтелгән номерга шалтыраттым, сәркатип эшенә кызыктым, дидем. Телефон артындагы теге тавыш иртән миңа сөйләшүгә килергә кушты. Ләкин мин ул көнгә очрашуга бара алмадым. Шул көнне тотындылар бит миңа шалтыратырга теге эштән. «Кил дә, кил», – диләр. Ниндидер презентация дә күрсәтәбез, акча эшләргә дә өйрәтәбез дип ышандыралар. Акча эшли белсәң, шәп инде ул! Өченче көнгә билгеләнгән урынга киттем. Матур гына офиста мөлаем генә хатын утыра. Бу минем документларымда актарынып туйгач, «Педагог белеме белән генә булмый, сезгә бераз бездә укырга туры киләчәк», – диде. Шулвакытта, укытучы язу-сызу эшен яттан белә дигән уй башымнан йөгереп үтте. Шулай да, уку озак вакытка сузылмый, өйдә генә әзерләнәсе була дигәч, тәкъдим ителгән китапларны сатып алып (алар барысы 3 китап иде – 750 сумга төште) өемә кайтып киттем. Берничә көннән имтиханга килдем. Мине чиратка язып, ниндидер кәгазь тоттырдылар. Кесәдән тагын 250 сум чыгып китте. Ә имтиханның нәтиҗәсе шундыйрак булды – мин аларга туры килмим…

Менә шулай төп башына ике тапкыр утырып калдым. «Ярар, баш бетмәгән», – дип юатты әни. «Икенче юлы сабак булыр!» Мин бу соңгы очрашудан да шуны аңладым: «Андый җирдә оста «психологлар» «эшли» икән. Имеш, алар сине аңлый, ярдәм итәргә тора. Пычагым да алар сине аңламый, ярдәм дә көтмә инде син алардан! Кесәңне генә бушатып җибәрерләр!

Сабак булды. Башым эшләп китте. Тоттым да мәктәпкә бардым. Беренче ел булганга, эш сәгатьләрем дә аз, сыйныфым да юк, балалар да ярыйсы гына – тыңлаганы тыңлый, тыңламаганын – үзем күрмим. Иң мөһиме – акчаны вакытында бирәләр, аз да димәс идем. Дәүләт эше ышанычлырак икән шул. Минем алдануларым турында язып чык әле син! Күп яшьләргә сабак булыр иде ул. Яхшы эш баганада асылынып тормый. Аннары 40 меңлек хезмәт хакы бирерлек туганнары, дуслары юк микәнни ул «җитәкчеләрнең»?! – диде акылга килгән танышым.

Яздым. Бәлки, чыннан да, кемгәдер файдасы да тияр. Аннары тагын шуңа да басым ясыйсы килә: «баганадагы» эшкә чакырып, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына мәҗбүри язып кую очраклары турында да ишеткәнем бар. Ә алардан, билгеле булганча, бер елдан алда чыгып булмый. Чыксаң – 1000 сум штраф түлисеңне көт тә тор!

Соңгы вакытларда очраклары белән күпләр очрашты. Алардан җиңел генә котылырга да була икән. Шулай да, акча күзне томалый бит ул. Иң яхшысы, андый җирләрдән күзеңне йомып китү хәерле!

Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА.

Комментарии