Хуш, авылым…

Хуш, авылым…

Тагын 50ләп авыл Татарстан картасыннан сызып атылырга мөмкин! Аларда бер кеше дә яшәми. Тагын дип әйтәм, чөнки авылларның юкка чыгу күренеше, кызганычка каршы, шактый зур тизлектә дәвам итә.

Тарихка күз салсак, соңгы йөз елда Татарстан территориясендәге авылларның 1200ләбе юкка чыккан! Авыллар бетү күренеше тулаем Русия өчен дә актуаль. Шул ук соңгы йөз елда ил күләмендә юкка чыккан авыллар саны 150 меңнән артып китә, дигән мәгълүматлар бирелә интернет чыганакларында…

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев дистә еллар элек:

– Авыллар булса – дәүләт тә бар, авыллар бетсә – дәүләт бетә! – дигән иде. Авыллар сакланышы динамикасының тарихи чынбарлыгын искә алганда, кая таба барганлыгыбызны шәйләү авыр түгел.

Авылларның кимүе, иң элек, фән-техника казанышлары чагылышы дияргә мөмкин. Ягъни, XX гасыр башында, җирләр әле үгез, ат көче ярдәмендә эшкәртелгәндә, авылга эшче куллар да күбрәк кирәк була. Соңыннан, машина-трактор заманында, җитештерүчәнлек арта, кеше санына ихтыяҗ кими бара. Шул ук вакытта, шәһәрләр үсә, яңа завод-фабрикалар төзелә. Аларга исә, эшчеләр җитешми. Мәгълүм булганча, урбанизация процессы крестьянны эшчегә әверелдерә. Шактый гына авыллар бушап, юкка чыга.

Әлеге урбанизация процессында уңайлырак эш урынына омтылыш хәлиткеч рольне уйный. Гомумән, кешенең җиңелрәк, уңайлырак яшәү шартларына тартылуы – табигый хәл. Авыл җирендә тормыш итү шактыйга авыррак бит. Элек ул аеруча нык сизелгән.

Ә соңгы елларны, бүгенге көн халәтен күз алдына китерсәк, шәһәрләрдә дә эш урыннары элеккечә көтеп тормый бит. Һәрхәлдә, лаеклы хезмәт хакы түләнә торганнары бик аз. Өстәвенә, шәһәр җирендә тормыш итү бермә-бер кыйммәткәрәк чыга. Тик, авыл халкы, аеруча яшьләр, барыбер кала ягына тартыла шул.

Соңгы 20 елда республикадагы авыл халкы саны 100 меңгә кимегән! 2018нче елда гына да 3 меңъярым кеше киткән авыллардан. Әгәр авыл җирлегендә теркәлгәннәрнең барысын да түгел, ә яшәүчеләрне генә исәпләсәләр, чынлыкта статистикадагы авыл халкы тагын да азрак булыр иде. Бакчачыларга 2013нче елдан шәһәр читендәге бакча йортларында теркәлү мөмкинлеге бирелгәч, алар исәбенә дә авыл халкы саны берникадәр ясалма үсте.

Санга бар, исәпкә юк дигәндәй, хәзер авылларда яшәп, читтә эшләүчеләр дә арта бара. Әлеге категория гражданнар да статистик яктан авыл халкы бит. Андыйлар шәһәрләр янәшәсендәге авылларда аеруча күп. Казанга терәлеп урнашкан Питрәч районы моның ачык мисалы. Районның Башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башында җирлектә яшәүчеләрнең 19 мең 323е эшле булган. Аларның 11 мең 574е районнан читкә йөреп эшләгән. Ягъни, райондагы барлык эшләүче халыкның 60 проценты Питрәчтән читтә хезмәт куеп көн күрә…

Мондый хәлне һәрбер районда күзәтергә мөмкин хәзер. Ләкин, андый категория гражданнарны исәпләгәндә дә, авыл халкы саны артмый шул. Киресенчә, кими бара. Нәтиҗәдә, хәзер республикадагы 49 авылда бер кеше дә яшәми икән, алар картадан бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Ә ун кешегә чаклы гына яшәүчесе булган авыллар саны 250дән артып бара. Димәк, аларның да киләчәкләре әллә-ни өметле түгел.

Русия күләмендә караганда, соңгы егерме елда 20 мең авыл юкка чыккан. Бу – көн саен өч авыл беткән дигән сүз…

Әлеге тема турында мәгълүмат язарга утырганда, әлбәттә, иң элек үземнең туган авылым күз алдына килде. Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы ул. Дөрес, бүгенге көндә аның тирә-яктагы иң нык, төзек һәм зур авыллардан булуы куандыра. Бүген авылда 224 хуҗалык исәпләнә. Ара-тирә кешесез калган нигезләр очраштырса да, ел саен яңа йортлар салынып тора. Клубы, мәктәбе, балалар бакчасы эшләп килә. Барысы да матур, яхшы кебек. Ләкин, соңгы 30-40 ел эчендәге үзгәрешләрне күз алдыннан кичергәч, авылның киләчәге өчен борчу туа. Әле 1990нчы елларда гына Яңа Арышта 270тән артык хуҗалык исәпләнә иде. Хәзер 224 кә калды. Ә халык санына килгәндә, динамиканы аңлау өчен мәктәп укучылары исәбен чагыштыру да җитә. Яңа Арыш урта мәктәбендә заманында 300ләп бала укыган вакытлар да булган. Безнең чорда да 200ләп укучы белем ала иде. Бер катлы, агач биналы мәктәпкә барыбыз да сыйдык. Ә хәзер исә, ике катлы таш бина. Тик ул мәктәптә нибары 61 бала укый быел. Сыйныфлар уртача 6шар укучыдан тора. Элеккеге сыман 25әр бала белән тулган, «А», «Б» дип йөртелүче параллель сыйныфлар юк инде ул. Бу уку елында беренче сыйныфка 3 бала кергән, ә 6 укучы мәктәпне тәмамлап китәчәк.

Әле каядыр 5-6 ел элек кенә 25әр бала йөргән нәниләр бакчасы да яртылаш бушап калган бит…

Шулай булгач, авылның киләчәге өметле дип, куанып әйтеп буламы соң?! «Хуш, авылым, сау бул!» дип, сагышланып җырларга гына кала күрмәсен! Янәдән шул турыда уйланып, авылларыбызның бүгенгесен, киләчәген тагын бер кат барласак иде!

Әлбәттә, авылларыбызның бүген кыен хәлдә калу сәбәпләре гаять күп төрле. Инде билгеләп үткәнемчә, иң төп сәбәпләрнең берсе – урбанизация процессыдыр. Ләкин, аннан башка тагын ил күләмендә алып барылган сәясәт; дәүләтнең икътисадый халәте; аерым район, хуҗалык җитәкчеләренең идарә итә белү дәрәҗәсе; авылда яшәүчеләрнең патриотик рух көче, авыл җанлы булулары – болар барысы да авыл язмышында зур әһәмияткә ия. Шуңадыр да, хәзерге вакытта төрле халәттәге, төрле язмышка дучар ителгән авыллар байтак. Кайсыдыр авыл тәмам бушап калып, инде картадан ук сызып атылса, кайсысыдыр киресенчә – ныгый, зурая бара. Бик сирәк булса да, андый авыллар да очраштыргалый. Кайдадыр яңа көч табылып, авыл да яңарыш чоры кичерә башлый. Аерым очракларда, авылның яңарып яшәп китүенә бер булдыклы кеше дә этәргеч бирергә мөмкин бит. Менә шундый игътибарга лаек очраклар, кызыклы фактлар, гыйбрәтле вакыйгалар турында «Безнең гәҗит» битләрендә уртага салып фикерләшсәк, аралашсак иде. Авылларыбызның язмышына битараф калмыйча, булган мәгълүматларыгызны, фикерләрегезне, хәтта моң-зарларыгызны, шалтыратып, яки почта аша хат итеп салып, редакциягә җиткерә аласыз. Ә без гадел караш һәм үткен каләм белән сугарып, ул теләк-тәкъдимнәрегезне киң җәмәгатьчелек игътибарына ирештерербез. Авылның үсешенә уңай йогынты ясаган үрнәк мисал икән, нигә әле аннан башкалар да гыйбарәт алмаска тиеш?! Йә булмаса киресенчә, ниндидер проблема аркасында авылның киләчәгенә киртә куелса, мөмкин кадәр катырак чаң сугу зыян итмәстер бит?..

Шулай булгач, рәхим итегез, җәмәгать! Авылларыбызның бүгенгесе, киләчәге турында «Безнең гәҗит» битләрендә бергәләп кайгыртыйк.

Ихтирам белән, Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии