- 14.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әтиебез 1932нче елның 16нчы октябрендә дөньяга килә. Төпчек бала, Борһанетдин булып кына, бал-май ашап, бакча тулы яшелчә, шалкан, кәбестә, карлыган ашап кына үссә дә, малай эш тәртибен өйрәнеп үсә. Әтисе сугышка киткәч, бөтен эш тугыз яшьлек малай өстенә өелә дә кала. Сугыш башлануын әтием болай диеп искә ала иде: сигез-тугыз яшьлек балалар басуда атышлы-качышлы уен уйныйбыз. Салам көртләргә качып, кулдан ясалган агач мылтыклар белән тыр-тыр итеп атышабыз, бер-беребез белән сугышабыз. Олы абзыйлар өйлә ашарга утырып, ашый-ашый, көлешә-көлешә безнең уенны күзәтәләр. Бер авыл карты: «Сугышлы уены уйнарга ярамый, балалар, илдә сугыш булыр», – дип әйтеп куйды. Ә без салам көртләренең өстенә үк менеп әүмәкләшәбез, котырышабыз. Күп тә үтмәде, басу капкасы ягыннан кара болыттай бер төркем халык күренде. Олылар, шомланып, утырган җирләреннән ашауларын куеп торып бастылар. Кайсы елый, кайсы инде елап шешенеп беткән бер төркем хатын-кыз сарык көтүедәй дәррәү килеп басуга менеп җиттеләр. Сугыш башланган! Сугыш! Без салам көртеннән чыктык та, и кычкырабыз, шатланабыз! Сугыш башланган! Сугыш! Әтиләребез сугышка китә дә, безгә сугыштан чын мылтыклар, солдат киемнәре алып кайталар, имеш Урра! Урра! Әниләр елаудан туктап, әтиләр гаҗәпләнеп, тын да алмый безнең шатланганга карап шаккаттылар. Их, шул чакта белсәкче сугышның нәрсә икәнен? Бер вакытта да сугышлы уены уйнамаган булыр идек. Әнкәем килеп, калтыранган куллары белән кысып, үксеп-үксеп елаганда гына мин әзрәк сиземләдем бугай бу сугышның юньле нәрсә түгел икәнлеген. Кичен ир-атларны сельсоветка чакырдылар. Районнан кешеләр килгән. Сугышка китәсе абыйларны барладылар. Без, балалар, тагын сельсовет янына җыйналып, район абзыйларының солдат киемнәрен карарга килдек. Солдат киемнәре бигрәк матур, барыбер күңелне кытыклый шул.
Ул көнне әтиләр йокларга ятмады. Барысы да сөйләшеп, елашып утырдылар, ә мин, йоклаганга салышып, мич арасында сәкедә олылар сөйләшкәнен тыңлап яттым. Шул вакытта бу сугышның хәерсез, хәсрәтле икәнен аңладым.
Таң беленер-беленмәс авыл ирләрен сугышка озаттылар. Ләкин һаман да без, балалар, әнкәйләрнең елаганнарына: нәрсәгә шул хәтле елыйлар инде, дип аптыраштык. Лаеш абыйлары кебек матур фуражкалар киеп кайтачаклар бит инде әтиләр, дип, малайлар белән гәпләшәбез.
Киттеләр. Ярты авыл халкы китеп баргач, авыл өсте тып-тын, ялангач калгандай булды. Бөтен җирдә тынлык. Хәтта өйдә әнкәйләр дә пышылдап кына сөйләшә торган булдылар.
Сугыш та бетте, ләкин без көткән матур фуражкадан кайтасы абыйларыбыз, күбебезнең әтиләребез генә кайтмады шул, кызым…» – ди иде әтием көрсенеп.
Әти дә, башка балалар кебек, ул елларда 4 класс белем ала. Ачлы-туклы мәктәп еллары, салкын мәктәп класслары – барысы да күңел пәрдәләрен үтеп кергән дә, йөрәк түрләрендә мәңгелеккә уелып, сеңеп калган. Балачак хатирәләре, ташны чукып язган кебек, күңел түрләрендә уелып-уелып язылып, хәтер төбенә салынып зур йозаклар белән бикләнеп куйган сыман.
Күп еллар үтте, күпме гомер,
Аерылганга туган ягыңнан.
Һәр көнне синнән хәбәр көттеләр,
Бәлки кайтыр дип, өмет иттеләр.
Күп еллар сине зарыгып көттеләр,
Иптәшләреңнән сораштырдылар.
Шул китү белән эзең югалды,
Соңгы хатың да инде саргайды.
Кайда син, туган? Кай җирдә калдың?
Кабер туфрагың кай җирдә иңде?
Соңгы ризыгың кайда киселде?
Соңгы сулышың кайда өзелде?
Дошманның аткан угы кердеме?
Әллә ачлыктан интегеп үлдеңме?
Әллә адашып дошман җирендә,
Кайтыр юлыңны эзләп йөрдеңме?
Әллә зинданда ябылып ятып,
Фашист утына каршы бардыңмы?
Туган ягыңны төшләрдә күреп,
Бер кашык суга тилмереп үлдеңме?
Сине әле дә искә ала дуслар,
Онытмас сине һичбер туганнар.
Һәр намаз саен хәер-догада,
Искә ала сине бүген оныклар.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА,
Лаеш районы, Кече Елга авылы
Комментарии