- 14.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел!»
Ш. Галиев
Кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көннәре якынлашканда чал тарих тагын бер тапкыр үзенең батыр улларын һәм кызларын барлый.
1941нче ел… 22нче июнь… Таң атып килә…
Бөек Ватан сугышы башлана. Илебез туган җиребездән дошманны тизрәк куып чыгару өчен, йөрәгеннән өзеп, улларын, кызларын сугышка озата. Дүрт ел буе барган рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан иткән. Хатын-кызлар – тол, балалар ятим кала. Ярым җимерек ил, һәр гаиләдә кайгы-хәсрәт.
Сугыш – ул меңнәрчә кешенең өзелгән гомере дә, өзелгән өмете дә… Сугыш – ул шкаф тартмасында инде күп еллар саклана торган, кешеләрнеке кебек аларның да үз тарихы, үз язмышы булган орден-медальләр дә. Бабамның да медальләренә карап уйланып торганын күрә идем. Ә күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшь тама… Шул мизгелдә ниләр уйлады икән ул?
Ел саен кими, сирәгәя барган ветераннарыбызны күргәч, чал чәчләреннән сыйпыйсы, җир йөзендәге иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә!
Бабам, әниемнең әтисе – Митаев Хәйретдин Фәсхетдин улы 1919нчы елның 17нче октябрендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында крестьян гаиләсендә – зур гаиләдә туып-үсә. Унберәү туып, тугызау үсә алар – биш малай, дүрт кыз.
1939нчы елда бабамны армия хезмәтенә алалар. Аның әниемә яздырып калдырган истәлекләреннән Мурманск өлкәсендә ундүртенче армиянең алтынчы авиабазасы, унберенче аэродромга хезмәт күрсәтү батальонында хезмәт иткәнен белеп була. Нәкь шул чакта (1939-1940нчы еллар) Фин сугышы башлана. Һава көчләре белән барган шушы сугышка да эләгә әле ул. Үз вазыйфасыннан тыш, табибларга булышып, санитар да булып йөри. Инде кайтыр сәгатьләре җиткәндә, 1941нче елда, Икенче Бөтендөнья сугышы башлана.
Сугышның башыннан алып ахырынача авиачастьтә механик булып хезмәт итә ул. Чехословакия, Венгрия, Польша җирләрен дә фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашып, 1946нчы елда гына кайта туган ягына. Алай гына дип әйтү үтә дә җиңел һәм дөрес тә булмас, аның күргәннәрен язсаң, олы бер китап булыр иде. Җиде ел сугыш эчендә йөреп, сәләмәтлеге нык какшаган була бабайның. Киң күңелле, ачык йөзле һәм һәрвакыт таләпчән Рәшидә әбием тырышлыгы белән генә озак яшәгәндер ул. Җәй җитсә, бөтен кыр үләннәрен җыя иде әбием, мунчада төрле үләннәр парында парлап, өйдә гел үлән чәйләре эчертә иде бабайга.
Алар алты бала тәрбияләп үстереп, 17 онык, 15 турунны да күрү бәхетенә ирештеләр, искиткеч матур тормышта яшәделәр. Бабай авылда бригадир булып, әби төрле эшләрдә эшләгән. Мин күп вакыт бабайларда була идем. Ул бер дә ишегалдыннан керми, чүмечләр, комганнар ясый, авылдашларына, тирә-күршегә чалгы таптый иде… Кулын артына чалыштырып куя да, көнгә бер тапкыр авылыбызның машина-трактор паркына барып кайтыр иде. Язгы чәчү, көзге урып-җыю вакытларында бабамның күңеле ничек үрсәләнгәнен белсәгез иде… Күңеле кырда була иде аның.
Бабам «Саратский» гармунда уйный, әбием җырлый. Авылда бер бәйрәм, бер кунак-төшем аларсыз үтми иде. Ел саен республикабызда уза торган «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә катнашып алган күп кенә Мактау кәгазьләре бар аларның.
Ә гаилә конкурсларында бөтен туганнар белән бергә катнаша идек. Ял көннәрендә барыбыз да: балалары да, оныклары да бер өйгә, әби белән бабай яши торган төп йортка җыела идек. Нинди матур мизгелләр иде ул. Бабай бик матур итеп кыңгыраулы гармунында уйный, әби җырлый:
«Былбыл булсам бакчаларда,
Бер агач сайлар идем.
Шул агачта сезне мактап,
Иртә-кич сайрар идем…»
Аларның ике улы да бабам һөнәрен үзләштергәннәр – гармунчылар, кызлары җырлый.
Әмма, беркем дә мәңгелеккә килми шул. Бүген бабам да, әбием дә гүр иясе инде.
Мин әле бик аз гына бабамның әнисе Гыйльмиҗамал әбине дә хәтерлим. Бабам әйтүе буенча, ул мине бишектә тирбәтә, үзе: «Мәгез, инде үзегез тирбәтегез, кулым да талып бетте, җырым да бетте», – ди торган булган. Аның берсеннән-берсе матур, моңлы җырларын тыңлап кына ятканмын, йокламаганмын. Ул тирбәтүдән туктаса, шунда ук елый башлаганмын. Ә бабама минем кызымны җырлый-җырлый тирбәтеп йоклатырга насыйп булды. И аның җырлавы! Әле дә соңгы очрашуларда:
«Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар боз гына.
Башкача бер кайгым да юк,
Аерылабыз гына», – дип җырлаган бер җыры үзәкләрне өзеп искә төшә. Бабайлы, әбиле бәхетле балачакка кайтара.
Тарихын онытканның киләчәге юк, диләр. Ничек онытылсын ул? Әле без сугыш турында китаплардан укып, кинолардан карап кына белсәк тә тетрәндерә ул сугыш сүзе. Шундый авыр заманда яшәп, сугыш чорларын кичкәнгә микән, бабам тормышны, кешеләрне бик ярата иде. Гел елмаеп торган мөлаем йөзе һич күз алдымнан китми. Үзе дә безне барлый, һәрвакыт йә искәртеп, йә сөенеп төшкә керә.
Сугыш хәлләрен сораша башласак, сөйләргә яратмый иде бабай. Соңгы елларда мәктәптәге бер очрашуда гына бераз ачылып алган…
«Сугышның һәрбер көне бер гасырга тора иде, шулай булса да үлем турында уйларга вакыт булмады, яшәүнең кадерен белегез!» – дип әйтүе дә никадәр зур тәрбияви көчкә ия аның.
Без һәр елны Бөек Җиңү көнендә авылга, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салырга кайтабыз. Җан-тәннәребез авыр хәсрәт белән тулып Хәйретдин бабам, Рәшидә әбием (сугыш вакытында ул тракторда эшләгән, тыл ветераны), тагын бик күп авылдашларыбыз рухына дога кылабыз.
Йә, Раббым! Бүген дә дөнья тыныч түгел. Әле анда, әле монда ут шары кабынып кына тора. Беркайчан да сугышлар булмасын! Бүген дә, иртәгә дә, аннан соң да… Өйләрдә тыныч булсын, туйлар узсын, сабыйлар туып торсын, барысы да әтиле-әниле, тигез гаиләдә, иманлы, рәхим-шәфкатьле булып үссеннәр! Матур яшәсен Илем, рәхәт яшәсен халкым! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклап калыр.
Бөек Җиңү көннәре якынлашканда газиз бабам турындагы истәлекләр яңара, шуңа яздым.
Алсу ВАФИНА,
Әлмәт шәһәре
Комментарии