Пәри башка, җен башка

Пәри башка, җен башка

«Безнең гәҗит»тә быел 6нчы июль һәм 7нче сентябрь саннарында чыккан фикерем каршылыклы бәхәс уятты. 27нче июльдә Фәнзия Насыйбуллина «Килешәм» дигән язмасы белән мине яклый. Ул: «Юныс Закировның фикере белән тулысынча килешәм – «сугыш чоры балалары» түгел, «сугыш чоры ятимнәре» дип әйтергә кирәк», – дип, минем белән килешүен бәян иткән. Рәхмәт сезгә, Фәнзия ханым, минем белән бер фикердә булуыгыз өчен. Шигырьләрегез дә бик килешле булган, гел шулай гәҗит укучыларны куандырып яшәргә язсын, иминлек телим сезгә.

Авылыбызда «Безнең гәҗит»не алдыручылар да: «Юныс абый, «сугыш чоры ятимнәре» дип, бик дөрес язгансың», – диләр. «Сугыштан кайтканнарга да, аларның хатыннарына да хөкүмәт бик күп бүләкләр өләште. Ни өчен безне ятим калдырган сугыштан әйләнеп кайтмаган әтиләрнең балаларына бернинди ташламалар да юк соң?» – диеп зарланалар, үзләренең үпкәләрен әйтәләр.

Ә менә Кадрия ханым Заһированың минем язмама кайтаваз итеп язылган мәкаләсендә («Б.Г.» №42, 19.10.2016) минем дөрес уйламавым әйтелә. Мин дөрес язмыйм икән, «сугыш чоры балалары» дип кенә әйтергә тиеш булганмын икән. Әгәр шулай дип язсам, ул да шушы исемлеккә керәсе икән. Гафу итегез, Кадрия ханым, мин үз фикеремне үзгәртә алмыйм, йөрәгем, намусым кушмый. «Сугыш чоры баласы» белән «сугыш чоры ятиме», «пәри башка, җен башка», дигәндәй, икесе ике төрле мәгънә йөртүче сүзләр. Минем белән күпләр килешерләр, дип уйлыйм.

Без, әтиләрнең йөзен дә хәтерләмәүчеләр, аларның куллары белән башларыбыздан бер генә тапкыр булса да сыйпавын белми үскән балалар инде үзебез 80 яшькә җитеп киләбез. Күбебез бакыйлыкка күчте, әниләренең карынында калган балалар да 75нең теге ягына чыкты. Шуларга ничек итеп, сугыш ятимнәре димичә, сугыш чоры балалары дип әйтергә тел әйләнсен? Алар безне, улым, кызым, диеп сыйпадымы, иркәләдеме? Без «әти» диеп әйтергә тилмереп, төрле кимсетелүләргә чыдап үскән буын. Без – сугыш чоры балалары түгел, сугыш чоры ятимнәре. Тагын бер кат кабатлыйм – ятимнәр диеп сөйләшегез.

Әтиләре сугыштан исән-сау кайтканнар, кайберләре гарипләнеп, авыру булып кайтсалар да бәхетле булды. Хөкүмәтнең сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм итү турындагы карары чыкканнан соң, исән булганнарына машиналар, фатирлар өләштеләр. Аларның сугыштан соң туган балалары шул машиналарда җилдерә, бирелгән фатирларда оныклары яшәп ята, кайберләре аны сатып, акчасын бүлешә алмыйча, бозылышып бетте. Әтиләре кайтмаган ятим балаларга хөкүмәт әле дә бирәм диеп тормый.

Мине күпсенеп яза дип уйламагыз, бирсеннәр, хөкүмәт бай ич. Күрәсез, инде ничә еллар Донбасска гуманитар ярдәм ташыйлар, барган саен 100-200әр машина төянеп китә. Хәзер менә Сүрия өстәлде. Безгә дигән акчалар менә шунда китә, без туйдырабыз аларны.

Курыкмагыз, Кадрия ханым, безгә – сугыш чоры ятимнәренә дә, сезгә – сугыш чоры балаларына да ярдәм булыр дигән өмет күренми. Әле Дәүдумада утыручы депутатларыбыз да кайгыда. Без ятимнәргә ел саен 89 миллиард сум акча табасы бар икән. Русия каян тапсын аны, ел саен кризис булып торганда?

Инде 80гә җитәргә дә ике генә ел калып бара. Безнең яшь аермасы, үзегез әйткән буенча, ике генә ай икән ич. Аннары, Аллаһы насыйп итсә, тагын берничә ел яшәрбез, аңарчы пенсияләрне генә бетереп куймасыннар инде. Шуңа шөкер итәргә туры килә хәзер. Ятим белән баланы чәкештермик инде без. Ул ярдәм карга авызындагы сыр кебек, мин язган, сез язган белән генә берни дә үзгәртә алмыйбыз. Бары үзебезнең ачу-үпкәбезне генә шушылай язып, азрак бушанып калабыз. Калган гомеребезне тынычлап яшәп бетерергә язсын иде Аллаһы Тәгалә. Улларыбыз, оныкларыбызга кагылмый гына үтсә иде дөнья болганчыклары диеп, Аллабыздан сорыйк. Илебездә тагын кайгы-хәсрәтләр булмасын иде, дөньялар тыныч булсын иде.

Безгә дигән ярдәмне «Бердәм Русия»дә торучы депутатлар, министрлар һәм югары урын биләүчеләр, банкирлар ничек үзләреннән арттырып бирсеннәр соң? Телевизордан күрсәтеп, сөйләп торалар бит, карыйсыздыр, ничек итеп аларның аерым фатир алып, долларларын шунда саклаганнарын. Әле кайчан гына таможня министрын эләктерделәр. Бер фатир доллар, евро белән шыплап тулган, шуны төягәч, бер Газель сыгылып килгән, диеп яздылар. Тагын әллә саклау министрлыгында эшләгән Светлана Васильевнаныкын диделәр, ике КамАЗга төяп алып чыкканнар. Шулай булгач, сиңа-миңа эләкми инде ул долларлар, алар урынына утырган кешеләр дә алай урламас диеп ышана алабызмы соң? Барлык миллиардерлар да «Бердәм Русия» партиясендә торучылар дип яздылар, бәлки, укыгансыздыр. Менә шуннан нәтиҗә ясарга була инде, эләгәме безгә ул ташламалар, юкмы. Чөнки без ятимнәргә өлеш чыгарсалар, үзләренә аз кала диеп куркалар. Булмастыр ул. Аллаһыдан үзебезгә исәнлек, тынычлык сорыйк. Үпкәләшеп-ачуланышып яшәмик.

Юныс ЗАКИРОВ,

Яшел Үзән районы, Зур Җәке авылы

Комментарии