Хуш, Гөлнурым!

Мәгъсүмә карчык улына: «Юньлерәкне тапмадыңмыни?» – дип кенә кычкырды. Фәтхерахман сөйгәне Гөлнурны, әнисе белән таныштыру өчен алып кайткан иде. Инде алар күптәннән таныш.

Гөлнур моннан 3 ел элек Фәтхерахманнар авылында яшәүче Зөмәрия апасы янына Сабантуйга кайткан иде. Ә Зөмәрияләр Фәтхерахманнардан 3-4 өй аркылы гына тора.

Сабантуй барган тау итәгендәге болынлыкта, инеш буендагы «Фәсхи» чишмәсеннән бергәләп су эчкәндә танышты алар. Чәчләрен икегә аерып үргән кыз имән улактан челтерәгән суны ак эмаль чүмечкә тутырып, Фәтхерахманга сузганда, егетнең тирә-юне кояш нурына чумгандай тоелды. Кыяр-кыймас кына рәхмәт әйтеп, кызның сөрмәле күзләренә карап алды ул. Сусауны баскач, кулга- кул тотынышып, сабантуй мәйданына йөгерделәр.

Анда гөрләп көрәш бара, авыл халкы көрәшчеләрне кул чабып куәтләп, дәртләндереп тора. Барысы да шат, бәхетле. Әмма мәхәббәтләре яңа бөреләнгән ике яшь йөрәктән дә бәхетлерәк кеше булды микән шул мәйданда?! Бергә булуларына шат иде алар. Бер күрүдән гашыйк булудыр инде бу.

Кичкен шушы тугайда үткән кичке уенга да бергә чыкты алар. Әйлән-бәйлән, түгәрәк уен таң атканчы барды. Егет белән кыз чишмә буендагы киң, биек басманы чыкканда көзгедәй су өстендәге айның шәүләсе көнбатышка авышкан иде инде.

Урам буйлап кайтып, капка төбенә килеп җиткәндә, соңга калуымны ничек аңлатырмын дип үрсәләнде кыз. Ачуланмады аны апасы, юкка борчылган икән. Тәмле чәйләр әзерләп көтеп торган иде. Ә егет исә кайтып яткач та Гөлнур белән үткәргән бәхетле мизгелләрен тагын бер кат күз алдына китерде.

Гомер үтә торды, җәйләр үтеп, көз, аннан кыш, кыштан соң язлар, ямьле язлар килде! Егетнең ике абыйсы да өйләнеп, башка чыктылар. Апасы күрше авылга кияүгә китеп барды. Әнисе инде Фәтхерахманны да өйләнергә кыстый башлады. Егет сөйгән кызын әнисе белән таныштыру өчен, үзләренә алып кайтты. Шундый татлы хисләр кичергән егеткә газиз әнкәсе сөйгәне хакында шундый ямьсез сүзләр әйтер дип кем уйлаган соң?

– Әнием, бәгърем, нигә алай кимсетәсең? Аның кай җире ким? Буй-сыны, төс-кыяфәте, акыл-фигыле дисеңме? Әле алдынгы сыер савучы да. Фотосы райондагы мактау тактасыннан төшми. Әти-әнисе тигез. Әнә апасы Зөмәрия күршедә генә – уңган-булганнар. Булган нәселдән ич! – дип өзгәләнде Фәтхерахман.

– Улым, минем үземнең сиңа дип күз атып йөргән кызым бар. Әти-әнисе дә зур урында, үзе дә институтта укый. Рәхәттә генә яшәрсең, үзеңне дә укырга кертерләр. Гел дә ат җигеп кенә йөрмәссең бит, – дип тезеп китте әнисе.

– Синең ул кызың миңа тиң түгел, үземне аларга батрак, олтан итәсем килми, – дип, башын өстәлгә салып, үксеп елады Фәтхерахман.

Әнисенең дорфалыгын авыр кичерде ул. Сулды, кайгыдан, тупырдап торган алсу йөзләре ябыкты. Балтасы суга төшкән кебек йөрде-йөрде дә, матур язның җепшек бер көнендә кызлар назын күрергә дә өлгермәгән егет, сөйгәне Гөлнурны калдырып, якты дөньядан китеп барды. Шәмәрдән ягыннан килгән дизель поезды астында тапты ул әҗәлен. Үзе ташланган, диделәр. Тимер юл янындагы алачык ишегенә: «Гөлнурым, күз нурым, хуш!» – дигән язуы гына калган.

Искәрмә: дөрестән дә, үзем дә Шәмәрдән кияве буларак, бу араны дизель пассажир поездында күп йөрергә туры килде. Ул вакытта аны «Өч вагон – катык поезды», дип атыйлар иде. Шулай бервакыт әби-бабайдан кунактан кайтып килгәндә, шушы хәлне күргән, егетне таптаткан поездның машинистлары белән сөйләшеп киттем дә, алар мине авыл янында, «Казарма турысы» дип йөртелгән җирдә – нәкъ теге егет тапталган урында поездны туктатып, төшереп калдырдылар.

Менә шушы урында озын буйлы, таза егет кемнедер көткәндәй төз генә басып торган җиреннән, кинәт кенә поездга каршы ыргылды. Гәүдәсе урталай өзелгәндә: «Ай!» – дип кычкырганы безгә дә ишетелде диделәр машинистлар. Хәзер болай итеп поезд туктатулар юк инде, сагынып сөйләргә генә калды.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии