Минем җизни ул

Минем җизни ул

Җиде дистә еллар элек июнь, июль айларында Курск дугасында барган сугышта Хәйретдинов Минһаҗ җизнәм каты яралана. Снаряд эләгеп, аның уң кулы иңбашы урынында зур гына чокыр кала. Гомер буе авыл җирендә авыр эшләрне бер кул белән башкарырга туры килсә дә, холкы буенча бик сабыр булгангадыр, җизни зарлануны белмәде. Ул уен-көлкеле, шаян, гел елмаеп торучы шәфкатьле кеше булды. Миңа да «Күңелеңне бер дә төшермә», – дип әйтә торган иде. Аның: «Сугыш вакытында атналар буе ризык күрмәдек», «Яртышар ел госпитальдә бер урында кузгалмыйча гипста ятканда, терелсәм, бер рәхәтләнеп юыныр идем, дип хыяллана идем», – дип сөйләгәннәре бүген дә онытылмый.

Җизнинең шәфкатьле булуы әти-әнисеннән күчкәндер. Әтисе Хәйретдин бабай гарәп илләреннән Коръән китаплары алып кайтып, мәчетләргә өләшә, әнисе Фахирә абыстай укымышлы, гел намазда була. Җизни җиде яшендә әтисез кала. Бервакыт әнисенә күрше авылга барырга туры килә, җиде яшьлек улын мал карарга калдыра. Бер көн укырга бармаганы өчен ятим баланы мәктәптән куалар, ул ярты гына ел укып кала, Әлифбаны да өйрәнергә өлгерми. Шуңа карамастан, безгә, мәктәптә укыганда, математика фәненнән мәсьәләләрне бик тиз чишеп биргәненә еллар үткән саен гаҗәпләнеп куям. Ул яшүсмер чагында шофёр булырга хыяллана һәм шофёрлар курсына укырга китә. Ә Әлифбадагы хәрефләрнең барысын да белми, төнлә укучылар йоклаганда үзлегеннән өйрәнә.

Җизни озак еллар Кышкар авылында сыер фермасы мөдире вазифасын башкара, колхозның алдынгылар сафында баруында аның өлеше зур. Хезмәтен хөрмәтләп, аны Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәрәләр. Мактанып түгел, горурланып әйтәм – җизни төпле киңәшче дә иде, бик күпләрнең тормышына аның ныклы сүзе кирәк булды. Ул балаларны бик яратты, үзләренең дүрт балалары янында балдызыныкын да тәрбияләп үстерделәр, авылда үрнәк гаилә булдылар.

Безгә тыныч тормыш бүләк итеп калдырган сугыш ветераннары онытылмасын иде. Аларга мәңгелек дан!

Сәрия МИТУШЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии