Исән калдырган моң

Әй гармун, гармун! Никадәр моң синдә. Татар йөрәген телепме-телгәлисең, өздерепме-өзәсең, эретепме-эретәсең! Сине уйлап табучы татар затыннан булгандыр. Синең телләреңнән чыккан моң «Мин – татар җаны!» дип кычкырып тора лабаса. Шулай булмаса, Лажы (Мари Иле) авылы егете – Яңавылның Мәймүнә әбием белән Хисмәтулла бабамның кияве Вафа Мортаза улы Мортазин өстенә ыжгырып килгән фашист танкы астында исән калган булыр идемени?! «Беттем, дип уйладым шул чагында һәм, куркуымны җиңеп, җир астыннан тальян тавышын ишеттем… табаннарны пешереп, колагыма кадәр уралган шушы моң исән калдырды бугай мине», – дип сөйләгәне хәтеремдә.

Исәнен исән дә, тик уң кулы, нәкъ менә гармун телләрендә уйный торган ягы имгәнеп калган. Нишләргә, алга таба ничек яшәргә, сугышка киткәнче авыл кичләрен яңгыратып уйнаган гармунына ни дип әйтер ул хәзер? Аның үзе эшләп алган гармуны авылында бер иде бит! Яшьләрне кич саен җырлатты-биетте, аулак өйләрне гөрләтте, моңы белән кызлар күңеленә уралып, табын түрләрендә утырды, их!

…Кулы имгәнсә дә, гармунын һәм үзенең элекке данын югалтасы килмәгән Вафа җизнәбез бу халәте белән килешергә теләми. Утны-суны кичкән егет йөрәгенең әллә кай төшләрендә яткан татар үҗәтлеге белән, гармунын алай әйләндерә, болай тугландыра һәм берничә көннән соң Вафалар ишегалдыннан өздереп-өздереп тальянда уйнаган моң тарала.

Вафаның сугыш аркасында өзелеп, хәзер аерата бер моң, ачыну белән өретелгән уйнавы Йошкар-Ола шәһәрендә дәвам итә. Хатыны Мәгъфүрә апа, улы Варис белән республика больницасы каршында, Пролетар урамы, 51нче йортның 13нче фатирында яшәделәр. Аларда җыр-моң сөючеләр генә түгел, больницага килгән күпме якташлары игелекле бу гаиләдә сыену урыны тапты, күңел җылысына төренде. Үзләре яшәгән йортның гына түгел, әйләнә-тирәнең дә сөекле гармунчысына әверелгән җизнәбез халык күңеленә моң гына салып калмады, киләчәк көннәргә өмет белән карый башлауларына да сәбәпче булды.

Ул Сабан туйлары җитсәме?! Бәйрәм иртәләрендә сызылып таңнар атканда үзе уйнап, үзе җырлап, Яңавылның бөтен урамнарын җырга-моңга күмә иде. Ул вакытларда гармун телләренә баса белгән егетләр дәрәҗәле иде. Ә җизнәбез гармунчының да ниндие бит әле! Яңавылның Әбҗәли тау итәкләре, Таш чишмә, бормалы су буйлары, әрәмәлекләре аның моңлы көйләрен әле дә саклыйдыр кебек.

Вафа җизнәбез күптәннән юк инде. Авыр туфрагы җиңел булсын, каберен дога нурлары яктыртсын. Ул калдырган моңнар, татарның үҗәтлеге һәм батырлыгы мәңгелек!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Исән калдырган моң, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии