Их, шул макаронның тәмлелеге, горчицаның «зәһәрлеге»…

Элек – 1960нчы елларда, һәр ял көнне Олы Әтнә базары кайнап, гөрләп тора иде. Базарның мәйданы да зур булып, сатучылар өчен сату урыннары ике рәт итеп эшләнгән иде.

Минем әнигә Арчадан «Сортсемовощ» дигән оешмадан кыш көне ат чанасына төяп, капчыклар белән төрле яшелчә орлыклары алып киләләр иде. Әни шуларны үлчәп алып, соңыннан орлыкларны кечкенә пакетларга үлчәп салып, исемнәрен, сортларын яза, гомумән, базарда сату өчен әзерләп куя иде.

Әнигә ияреп, мин дә базарга чыгам. Базарга чыгуымның сәбәбе бар: әни сату иткәндә, сдача кирәк булганда, эрерәк акчаларын вакларга, үлчәү янында вак акчалар җыела. Минем максат – җаен туры китереп, әни күрмәгәндә, шул вак акчалардан 30 тиен акча алу. Акчаны кесәгә салгач, әнигә: «Йөреп керәм әле», – дип әйтеп чыгып китәм. Анда мине ике дус көтеп тора. Акчаны алып чыгуга, өчебез дә Әтнә ашханәсенә сыйланырга китәбез. Бездән олырак малайлар, ул ашханәгә кереп, тәмле итеп кыздырылган макаронны, бушка ипигә горчица сылап ашаганнарын сөйләгәндә: «Эх, шунда кереп, макаронны ипигә калын итеп горчица ягып ашыйсы иде», – дип, төкерекләребезне йотып, шул хыял белән йөри идек.

Ул елларда ачлык юк иде инде. Мин үземнең ач йөргәнемне хәтерләмим, макарон, горчица ул елларда дефицит булгандыр, шуңа аны безнең ашыйсыбыз килгәндер инде. Ашханә кассасында күрше Мәрзия апа утыра, миңа аңа күренергә ярамый – күрсә, әнигә әйтәчәк, шуңа күрә мин акчаны Вәли абый улы Рәшиткә бирәм. Ул өч порция макарон һәм өч чәй ала. Макаронның бер порциясе өч тиен тора, ә шикәрсез чәй – 2 тиен.

Кассадан ераграк утырабыз. Ул макаронның тәмлелеге бүген дә истә, аны алтынсу-көрән төскә җиткереп кыздырганнар, ашаганда кетердәп тора, һәр өстәлдә тәлинкәдә телемнәргә турап куелган ипи һәм бер савытта горчица тора – болар бушка. Бушка булгач, горчицаны ипигә калын итеп ягабыз. Ул ипине капканда авызны яндырып ала, авызга ут капкан кебек булып, күздән яшьләр атылып чыга. Без моңа гына түзәбез инде, тизрәк бер йотым чәй эчеп куябыз. Шулай әкрен генә тәмләп, тәлинкәне ялтыратып куябыз. Ашханәгә мондый «походлар» күп булмады үзе, булса өч-дүрт тапкыр булгандыр, әмма шул макаронның тәмлелеге, горчицаның «зәһәрлеге» онытылмый. Өстәлдә горчица, макарон күрсәм, һаман шул 10-12 яшьлек вакытлар искә төшә һәм: «Ярый әле әнидән сорамыйча алган, җиңел юл белән кергән акчаларга ияләшеп, Такташның Мокамае шикелле кырын юлга кереп китмәгәнмен», – дип, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм.

Т.МОРТАЗИН,

Арча шәһәре

Комментарии