Бакча һәм акча

Совет хөкүмәте вакытында, эшчеләргә бераз файда булсын, дип, 4-5 сутый җир бүлеп бирәләр иде. Ялкауланмаганнар шул җирдә үзләренә кыш чыгарлык яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, хәтта кайберәүләр базарларда беразын сатып, үзләренең гаилә янчыгына мая да салып куялар иде.

Мин 35 яшемдә Түбән Кама каласына килеп, «Химстрой-2» трестына төзүче булып эшкә урнаштым. Килүемнең сәбәбе – башлангыч мәктәпне ябу, балаларны күрше Дәвек авылына интернатка урнаштырып укыту мәсьәләсе, икенчедән, юлсызлык иде. 1981нче елда безнең оешма эшчеләренә дә бакчачылык ширкәте төзү өчен 50 гектар җир бирделәр. Җир дигәч тә җир түгел инде, сазлыгында тал, сырт урыннарында имән агачлары үсә торган урын, болын.

Ял көннәрендә өмә ясап, агачларны кисеп, 200 кешегә дүртешәр сутый хисабыннан участок бүлеп биреп, «Факел» дигән бакчачылык ширкәте төзелде. Андый исем бирелүнең дә үз тарихы бар. Шәһәрдә беренче химия заводы эшли башлауга кабызылган, каланы тулаем ыслап, төтенләп утыручы корылма безнең «Химстрой»ның конторасына терәлеп тора диярлек иде. Гомер буе җир корты булып яшәп, кинәт җирдән аерылгач, безгә бу җир күктән төшкән бәхет кебек тоелды. Агач тамырларын төпләп, ниһаять, яшелчәләр утырттык.

Бакча алуыбызга быел 35 ел булган икән. Бакча өчен элеккеге 5 сум урынына 5500 сум акча түләп кайттым. Элек түләгән 5 сумга Совет хөкүмәте ничә чакрым юллар салды, ничә чакрым су торбалары, электр баганалары утыртып, утлар сузды. Хәзер 5500 сум акча түләп тә йөрергә юлы юк. Элеккеге электр үткәргечләр урынына яңа үткәргечләр суздылар. Әгәр шуннан өеңә баганалардан ут сузасың икән, 10 мең сум акча түләргә тиеш буласың. Моннан биш ел элек «су торбалары тузган, алыштырырга кирәк» дип 1300 сум акча җыйганнар иде, шуннан соң торбалар да юк, акча да юк.

Инде олыгайдык, бакчада эшләргә көч бетте, бакчаны балалар исеменә күчерергә исәпләгән идем, «Башта бакчаңны приватизировать ит, аннан соң күчерербез», – диделәр. Ягъни үземнең 35 ел буе утырткан, эшкәрткән бакчамны үземә яңадан 5300 сумга сатып бирәләр.

Габделхәй САЛИХОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии