АЛДАТЫРГАМЫ, АЛДАТМАСКАМЫ?

АЛДАТЫРГАМЫ, АЛДАТМАСКАМЫ?

Авырганда нинди генә дарулар эчмибез. Табиблар кушканын да, кушмаганын да. Киңәш бирүчеләре дә күбәя. Урамда туктатып, бөтенләй таныш булмаган кешеләр төрле дәвалар тәкъдим итәләр, аякка бастырырга вәгъдә итәләр. Кайсын сайларга белмисең. «Перәме» аптыраш.

Мин теләсә кем сүзенә ышана торганнардан түгел. Еллар буена җыелып килгән чирләрнең «әфсен» укып кына бетмәсен яхшы беләм.

Әгәр дә һәр киңәшкә колак салып, алар кушканны эшләсәм, савыгу түгел, бәлки бу дөньяда булмас та идем. Киткән акчалар, кылган гамәлләр турында әйтеп тә тормыйм инде.

Шулай да кызым мине бик шәп экстрасенска алып барасы килгәнен әйткәч, каршы килеп күңелен төшерәсем килмәде. Аның эшендәгеләр ул дәвачыдан, урысча әйткәндә, «в восторге». Моңа кадәр андый хәл күргәннәре юк, имеш.

Бер көнне җыендык та киттек. Домофоннан килүебез турында хәбәр иттек. Безне көтеп торган икән – төшеп үк каршы алды. Чак кына артыма аумадым – имче абзабыз заманында бер бинада хезмәттәшлек иткән танышым булып чыкты. Гәрчә аның белән аралашып йөрмәсәк тә, инде бу хәлгә күп еллар үтсә дә, ул да мине таныды. Кыенсынган да булды шикелле. Тик ишек төбеннән китеп булмый бит инде. Өйгә кердек.

Танышым үзе генә иде. Хатыны белән бергә дә түгел, аерым да яшәмиләр. Үзе улы, килене белән яши, ә хатыны карт әнисен карый, монда бушаган чагында күз-колак булып кына китә икән.

Хатынына үпкәләгән сыман булгач: «Нигә соң үзең дә анда торырга бармыйсың?» – диюемә каршы ул: «Ике хатын-кыз көенә биюгә караганда, берсе белән генә җиңелрәк», – диде. Киленен күздә тотуы иде.

Иң элек күземә стенадагы кояш рәсеме чалынды. Энергия чыганагы итеп, үзе ясаган бу картинаны кайларда гына күрмәдем, кояш, кем ясаса да, бер кояш шул инде. Сөйләшеп киттек. Ничек итеп үзенә бу сәләтнең килүен аңлатты. Ниндидер бер яһүд галименең дүрт китабын күрсәтте. Аның фикеренчә, һәр кешенең аурасында авыру төрле җанвар кыяфәтендә була икән. Чынлап та, китапта аларның сурәтләре дә ясалган. Кырыгаяк та, таракан да, елан да, җеннәр һәм тагын әллә нәрсәләр күрдем мин анда.

Өстәлдә клиентларының исем-фамилиясе, кыскача мәгълүмат язылган карточкалар арасыннан икебезнекен дә сайлап алды. Андый карточкалар шактый иде. Әллә чынлап та күп киләләр идеме, әллә күз буяр өчен генә булдымы, белмим. Тегесе дә, монысы да булырга мөмкин. Хәзер бит һава сатып та эшли торган замана. Сатучысы булса, алучысы табыла. Һөнәре буенча рәссам танышымның гына түгел, бөтен рәссамнар оешмасының авыр чоры иде ул вакытта. Заказлар юк, булган картиналарын күп вәгъдә итеп, алдап чит илгә алып киткәннәр, ә рәссамнар берлегенең арендага түләр өчен бурычка баткан чагы, менә тамак туйдыруның җаен кем ничек булдыра, шулай таба инде. Җитмәсә тагын бер бик билгеле рәссам белән телефоннан сөйләшеп, ниндидер күргәзмәгә барырга килештеләр. Аның да дәвалау сәләте ачылган, ул да авыруларны дәвалый икән.

Танышым карточкаларга карап, кызымның һәм минем нинди әгъзаларыбыз авыртуын әйтте. Йөрәгем авырта икән. Минем яшьтә йөрәге сәламәт кеше юк инде ул. Мине бүтән халәтем ныграк борчый иде. Тик, ул әйткәнчә, «космос белән элемтәдә булган кеше» белән бәхәсләшергә ният итмәдем.

Танышым антенна сыман тырпаеп торган бер нәмәрсә белән баш очында нәрсәдер үлчәгәндәй итенде, кулларын өскә күтәреп, авыз эченнән нидер укып, үзе әйтмешли, «космос белән элемтә урнаштырды» һәм тәрәзәгә каршы бастырып, баш очыннан нидер тартып чыгаргандай итенә башлады. Тартып чыгара да, кызымнан «баш очына» чыккан «чүп»не ыргыта башлады. Үзе: «Синең начар энергияң үрмәкүч рәвешендә чыга», – диде. Кызым сәламәтлегеннән зарланмый иде. Әмма аның берничә ел элек биредә булганы бар иде. Ул чагында нинди сәбәп белән барган булгандыр, тик баруының зыяны тимәде. Оныгымның минем белән бергә йоклавын белгәч, аңа: «Сабыйларның өлкән кеше белән йоклавы начар, балага начар энергия күчә, өлкәннәрнең аурасы начар», – дип әйткән һәм мин төнлә сабый карау мәшәкатеннән котылган идем.

Ярты сәгатьтән артык шулай «әфсен»ләгәннән соң, Якуп (танышымның исемен шартлы рәвештә шулай диик) бик канәгать кыяфәттә кызым белән сеансны тәмамлады. Аннан соң миңа чират җитте. Минем аураны бозучы көч алтын үрмәкүч кыяфәтендә икән. Мондый кыяфәттәгесен беренче тапкыр күрүе.

Аннан саклагыч талисманнар да алырга мөмкин икән. Аларны да күрсәтте. Хәер, алар кечкенә-кечкенә рамнарга беркетелгән төрле-төрле рәсемнәр сыйфатында иде. Кояш рәсемен күбрәк яраталар, имеш.

Тиешле бәяне биреп, саубуллашабыз. Бәягә килгәндә, комсыз түгеллеген килгәнче үк белгән идем. Шуңа күрә кызым үзе күпме кирәксенә – шул хәтле генә бирде. Безнең белән Якуп үзе дә күргәзмәсенә әзерләнә башлады.

Кайтканда кызым миннән Якупның нинди тәэсир калдыруы турында сорады. Ул үзе бик тә «в восторге» иде. Кызымның күңелен төшермәдем, тик «алга таба күренер», дию белән генә чикләндем. Безнең халык ахыры яхшы тәмамлана торган әкиятләр укып үскән шул. Шуңа күрә арабызда төрле им-томчылар, сихерчеләр, халык табиблары, күрәзәчеләр чебен кебек үрчи башлады. Миңа калса, алар үз көченә үзләре дә ышана бугай. Массакүләм психозның бер өлеше кебегрәк. Хәзерге тотрыксыз заманны үткәрер өчен, батып баручы саламга тотынган кебек, беркатлы кешеләр генә түгел, шактый акыллы гына шәхесләрнең дә халык арасында танылу алган шарлатаннарга йөрүе турында хәбәрдармын. Нихәл итик, халык ягымлы сүзгә һәм эчен бушатырга мохтаҗ. Андый сүзгә һәм буш вәгъдәләргә юмарт шул алар. Бәяләре генә төрлечә. Ярый ла Якуп бездән күп алмады. Безгә сарыф иткән ике сәгать эчендә ул үзе дә күп энергиясен түкте.

Табиблар дәвалый алмаган, тумыштан гарип булган кызын сәламәтләндерәм, дип ышандырган шарлатанга берничә миллион сумын җилгә очырган бер ханым. Хәзер банклар бурычы өстенә процентлар таләп итәләр. Беркатлы хатынга да охшамаган югыйсә. Бизнесына хәтле булган. Хәзер төрле оешмалардан хәер сорарга мәҗбүр.

Икенче ханым балаларны бик ярата иде. Тик Ходай бердән артык онык бирмәде. Кызының беренче баласын эчен ярып алдылар. Бүтән баласы булмасын әйттеләр. Шунда халык арасында танылган Рәфыйк Миннекәев яңа аналык үстерергә вәгъдә итеп, ничә ел өметләндереп йөртте. Акчалары алай ук китмәсә дә, күпме вакытларын әрәм иттеләр бит аның мәдәният йортларында үткәргән сеансларында.

Икенче дус хатыным Хәмидә, операция ясатырга куркып, аның сеансларына барды. «Яңа йөрәк куйды Миннекәев», дип ышанып та йөрде. Ярты ел да яши алмады «яңа йөрәк» белән, йоклаган җиреннән уянмады… Минем күз каршымда моңа охшаган тагын әллә ничә очрак булды… Хәзер ул Казанда йорт салып, мохтаҗларны үз өендә кабул итеп ята, имеш. Бер сеанс өчен дә акчаны шактый каера, диләр. Аңа ышанып, теге дөньяга киткәннәрнең туганнары үченнән куркып, яшеренеп ята икән, дигән хәбәрләр дә бар. Бу «Пусть говорят» тапшыруын алып баручы Андрей Малахов нишләп ятадыр, менә дигән тапшыру оештырыр иде.

Яхшы күңелле туганым миңа да аның бер китапчыгын биргән иде. Ул китапчык та акчага сатыла. Мин ул китапны кочаклап, күңелемнән шул абыйның мине сәламәтләндерүен сорарга, әмма аның мине терелтәсенә ышанырга тиеш идем. Болай гына түгел, ә елый-елый сорарга, белеп һәм белми эшләгән гөнаһларымны ярлыкавын үтенергә. Аллаһы Тәгалә дә гөнаһлы бәндәсен алай кимсетми. Үзен Аллаһы Тәгалә белән тиңли, акыллы баш!

Иң кызыгы да шунда – халык йөри бит шуның янына. Бер танышым анда барып кайткач, өендәге тәрәзәләренә һәркайсына ике төрле пәрдә элде. Бер ягы зәңгәр, бер ягы яшел пәрдәләре ничә ел эленеп торды. Хәзер ничектер – күрешкән юк.

Һәм тагын да кызыграгы шул: әлеге китапны кочаклап, көненә әллә ничә тапкыр туганым әйткәнчә эшләдем. Файдасы тимәсен дә белдем. Туганым ышанырга кирәк, диде бит. Ә мин ышанмыйм! Ничек кенә ышандырырга тырышсалар да, ышанмыйм. Шулай булгач, нигә китапчыкны кочаклап йөрдең, диярсез. Ә бәлки чынга ашып куйса? Болай иткәнгә акча да сорамыйлар… Тик аның ярлыкавын сорарлык гөнаһым гына хәтеремә төшмәде, күземнән дә яшь чыкмады.

Якуп янында булганга ел ярым вакыт үтте. Кызым тагын миңа бер телефон номеры бирде. Бусы үзен Костя, дип таныштырды. Байлар бит – кәрәзле телефоннан гына сөйләшәбез. Акча чыгартмады үзе. Вакытым барда мин шылтыратам да, кабат ул шылтыратып берәр сәгать сөйләштерә. Мин үземне рәнҗетүчеләрне ихлас күңелдән гафу итәргә, атам-анамнан, туганнарымнан, белгән кешеләремнән гафу үтенергә, гомумән, әүлия кешегә әверелергә тиеш идем. Гәрчә бик үк гөнаһсыз булмасам да. Аллаһы Тәгалә алдында кичермәслек гөнаһларым да юк кебек – иремне хөрмәт иттем, авыргач, карадым, вафат булгач, хөрмәтләп җиргә иңдердем, яшьли ятим калган балаларымны ач-ялангач итмәдем, кеше иттем. Ике югары белем алдылар, итагатьле, иманлы балалар, дип беләм. Кеше малына кызыкмыйлар, үзләре хезмәт куеп табалар. Мин моның өчен Ходаема рәхмәтле, тик шулар өчен әллә кемнәрдән көне-төне гафу үтенергәме? Аларның бүгенге уңышларыма ни катнашы бар? Түземлек, чыдамлык биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә генә рәхмәт. Гафу үтенсәм дә, аңардан гына үтенәм, аңа гына сыенам. Авыр чакларымда ул мине ярдәмсез калдырмады.

Мин боларны Костяга әйтеп тормадым. Тик, минем белән сөйләшеп, ул барлы-юклы вакытын тиккә сарыф итмәс бит! Вакытны да акчага әйләндерәләр. Ул миңа кызым тарафыннан бер брошюра җибәрде. Авторы әллә нинди космик элемтәләр буенча әллә нинди бүләкләргә лаек булган Вьетнам кешесе икән. Моның буенча медицина үзәге оештырган. Тик гомере генә кыска булган – 63 яшендә үлеп киткән. Андый кодрәткә ия булган кеше кимендә йөз ел яшәргә тиеш ләбаса!

Константин миңа үзенең төп ниятен әйтеп бетерә алмады. Түземлегем җитмәде. Ләкин шушы вакыт эчендә миңа үземә файдасы тиярдәй генә түгел, яшь кызлар кебек сәламәтләндерә торган кырык-илле мең сум торган җайланмалар каталогын җибәрде. Хәзер үк акчаң булмаса, кредитка да бирелә икән. Алга таба өйгә килергә дә җыенды. Әлбәттә, мин андый ахмаклык эшләмәдем.

Медицинага бер катнашы булмаган кешеләрдән диагноз куйдырып, алар ярдәмендә аякка баскан кешеләрнең булуын ишеткәнем юк әле. Ә менә алданучыларны беләм. Мин өстә әйткән алдакчыларның берсенең дә, әз генә дә медицина белеме түгел, кайсысының урта белеме дә юк иде. Ә алдап, синең соңгы акчаңны алу техникасын бик шәп үзләштергәннәр. Алданучылар булгач, алдаучылары булыр шул!

Әйтәсем килгән сүзем шул гына – үзегезне алдатмагыз!

Сәмига СӘҮБАНОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии