- 12.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Зәрига әби бүген дә улы белән сүзгә килде. Инсар, көндәгечә, әнисеннән акча даулады, әбигә сугып та җибәрде. Әби утка, газга түләргә дип җыйган акчасын бирергә мәҗбүр булды. Ул йөрәге әрнүдән елап җибәрде, бите буйлап күз яшьләре акты да акты. Ахырзамандыр, минем хәлдә калучылар күбәеп китте, дип тирән уйга чумды. Күпме уйланса да, йомгакның очын таба алмады. Бәлки, аның сәбәбе бик тирәндәдер. Уйлары карчыкны еракларга алып китте…
Зәрига авылда тәртипле гаиләдә туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан кооператив техникумына укырга керә. Кыз чибәр, чая була. Төркемдәше Илсур белән очрашып йөрүләр олы мәхәббәткә әверелә. Укулар тәмамлангач, өйләнешәләр. Район үзәгендә азык-төлек кибетенә эшкә урнашалар. Тырыш, эш сөючән яшьләр үзләрен гел уңай яктан гына күрсәтә. Берничә ел эшләгәннән соң, өй салып керәләр. Шатлык өстенә шатлык өстәп, күптән көткән кызлары туа. Аңа Зәлидә исеме кушалар. Дуслары, туганнары җыелып, кызның тәпиен атна буе «юалар». Зәрига да шунда беренче тапкыр «зәмзәм суы»ның тәмен татый.
Икенче балалары Инсар тугач, тормышлары тагын да түгәрәкләнә. Дус-ишләре күп, туган көн, бәйрәмнәрне билгеләп үтү гадәткә керә, ә өстәлгә аракы куелмый калмый. Ир белән хатын эчеп, исереп, азып-тузып йөрмәсәләр дә, җае чыкканда, аракыны кире какмыйлар.
Еллар уза. Зәрига гади сатучы гына түгел, зур кибет директоры, ә Илсур райпо рәисе була. Балалар мәктәпкә укырга керә, тамаклары тук, өс-башлары әйбәт. Ләкин аларга игътибар җитми. Ата-ана көне буе эштә, ә кичен ашар алдыннан 1-2 чәркә эчеп, яту ягын карыйлар. Илсур белән Зәрига үз кибетен ачкач, балалар ата-ана игътибарыннан бөтенләй читтә калды. Олылырның уйларында эш, күбрәк табыш алу, баю. Кыз белән малай сәләтле булганга гына укуда өлгереп баралар. Ә фаҗиганең башы алар 8-10 сыйныфларда укыганда башлана. Өйдәге төрледән-төрле аракыны күреп, балалар әти-әниләренә сиздерми генә тәмен татып карыйлар. Дәрес калдырулар ешая, «икеле»ләр күбәя, азып-тузып йөрүче дуслар да табыла. Ата-ана балаларының туры юлдан язганын сизенгәндә инде соң була. Зәлидә10 сыйныфта укыганда эчә башлый, ирләр белән йөреп балага уза. 8 сыйныфта укучы Инсар да эчәргә, тәмәке тартырга өйрәнә. Соң булса да, ата-ана аңга килеп, балаларны күзәтү астына ала. Кызга аборт ясаталар. Мәктәпне тәмамлагач, Зәрига аны үзе белем алган техникумга укырга кертә. Зәлидә укуын тәмамлап диплом ала да сату эшенә урнаша. Ә Инсарны мединститутка укырга кертәләр. Ләкин ул 2-3 айдан укуын ташлый, чөнки укуына йөрми, эчә башлый. СПТУда укып, таныклык алгач, шофер булып эшли башлый, техниканы бик яхшы белә.
Инде барысы да җайланды дигәндә, гаилә башлыгы кинәт үлеп китә. Барлык эш Зәрига җилкәсендә, сәламәтлеге дә какшый. Бераз сабырланып, тынып торган балалар, әтиләре үлгәч, тәмам «бәйдән» ычкыналар. Эшләрен ташлыйлар, эчеп, тәртипсезләнеп йөрүләр ешая. Зәлидә атналар буе өйгә кайтмый, кайда йөргәнен дә белмиләр. Ә аннан соң бөтенләй кулдан-кулга китә. Эчеп, ирләргә ияреп, каядыр югалып, айлар буе күренми. Берничә ел шулай кайта-китә йөргәч, хәзер бөтенләй күзгә-башка чалынмый, аны кирәксенеп эзләтүче дә юк. Ә Инсар аракы хисабына кемдә нинди эш бар, шуны эшләп йөри. Өйләнеп тә карый, бер ел дигәндә хатыны китеп бара. Гел эчкән, эшләмәгән иргә түзеп тора алмый. Гаиләле булгач, уңай якка үзгәрер, эчүен ташлар, эшкә керер, дип уйлаган Зәриганың өмете акланмый. Улы исәнлеге какшаган, олыгайган әнисенә терәк буласы урында аны талап, пенсия акчасын алып, айлар буе югалып йөри.
70 яшенә җиткән Зәрига әби бик озак уйлангач, бөтен тормыш юлын күз алдыннан кичергәч, балаларны карында вакытта ук тәрбияли башларга, аларга карата игътибарлы булырга, шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре белән кызыксынырга, ана назын бирергә кирәклеген аңлады, ләкин соң иде…
Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.
Чирмешән районы, Керкәле авылы.
Үкенечле тормыш ,
Комментарии