- 12.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Кеше бу дөньяга гомерлеккә килгән сыман яши. Мал-мөлкәт җыя, һәрвакыт каядыр ашыга, чаба, күңеле һаман нәрсәгәдер омтыла. Кайчак, дөнья мәшәкатьләре белән буталып, якын кешеләребезне дә онытабыз, аларга үзебезнең җылыбызны, яратуыбызны күрсәтергә вакыт тапмыйбыз.
Бәла аяк астында йөри, ди халык. Төрле авырулар да читләтеп үтми адәм баласын. Бигрәк тә яшьләрнең арабыздан китүе кызганыч. Берсе йөрәк чире белән, икенчесе – яман шеш, өченчесе тагын да куркынычрак авырудан үлеп киткән, кебек сүзләр хәзер бик еш ишетелә. Шундый куркыныч авырулар арабыздан яраткан кешеләрне алып киткәч, дөньяның матурлыгы , яктылыгы күренми.
Кемдер газиз баласын югалта, ә кемдер ата-ана назыннан башка үсәргә мәҗбүр. Дусларым һәм танышларым арасында әтисез яки әнисез калганнар җитәрлек. Бер дустымның әтисе, әле яшь булуына карамастан, күптән түгел генә үлеп китте. Бу хәл барыбызны да аптырашта калдырды. Үлем яшьме, картмы дип сайлап тормый, чирләр дә ишектән кагып кына керми икән. Әлбәттә, ата-ананың икесе дә кадерле, шуңа да карамастан, әнисез үсүе бик авыр дип уйлыйм. «Үлгән артыннан үлеп булмый, хәзер ияләштем», – дип җавап кайтарды икенче танышым әнисе хакында сорашканда. Тугызынчы сыйныфта укыганда әнисе яман шеш авыруыннан үлеп китә аның, хәзер әтисе белән генә яши. «Бик авыр вакытлар, өстәвенә БДИ биреп йөргән чаклар иде», – дип искә ала ул.
Тормыш шундый куркыныч сынаулар биреп тә, авырлыклар алдында баш имәгән кешеләргә сокланам. Бәлки, бүген без сәламәт, йөгереп йөрибездер, ә иртәгә алай булмаска мөмкин бит. Шушы өч көнлек дөньяда яраткан кешеләребезнең кадерләрен белеп яшәсәк иде!
Гүзәл АСЫЛОВА,
КФУ студенты.
Комментарии