Күңел җылысына мохтаҗлар

Кайда гына яшәмәсен, тормышта нинди генә биек үрләргә күтәрелмәсен, кеше гомере буе әти-әни назына, туган йорт җылысына мохтаҗ. Ә инде балалар бигрәк тә.

Матур тормыш төштә генә

Нәни кулларын яңак астына куеп, татлы йокыга талган баланың йөзендә самими елмаю. Ниләр күрә икән ул төшендә: әнисенең кочагында назланып утыруынмы, әллә аны үз өендә сагынып көтеп калган матур уенчыкларынмы?

Дүрт яше тулганчы ук “Асылташ” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнергә мәҗбүр булган К. һәм аның алты яшьлек апасы Н. өчен җылысы, әти-әниләренең мәхәббәте әлегә татлы хыял яисә матур булып кала шул. Бу балалар, балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр теле белән әйтсәк, социаль куркыныч хәлгә юлыккан яисә авыр тормыш хәлендә калучылар категориясеннән. Андыйларның гаиләсендә балаларга тиешле тәрбия бирү өчен шартлар юк: ата-ананың туганын да, баласын да шешә алыштырган.

Асылташ”та яраталар, кайгырталар

“Асылташ” балалар тернәкләндерү үзәге Чаллыда 8 ел элек ачылган иде. Ул авыр гаиләләрдәге балалар өчен үзенчәлекле күчеш пунктын, аларның киләчәген хәл итү урынын хәтерләтә. Монда бала дәүләт тәрбиясенә вакытлыча гына алына, педагоглар, психологлар аның ата-анасы белән әңгәмәләр, агарту эшләре алып бара. Гаилә балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторларының күзәтүе астына алына. Бары тик шушы киңкырлы һәм кайчагында озакка сузылган эшнең нәтиҗәсе булмаган, ягъни ата-ана төзәлү юлына басарга, үзенең баласы алдындагы бурычларын үтәргә теләмәгән очракта гына алар хокукларыннан мәхрүм ителә.

Бүген “Асылташ”та 3 яшьтән 18 яшькәчә 80 бала тәрбияләнә. Аларның 60ы – стационар режимда, ягъни акты буенча эләгеп, биредә даими яшәүчеләр. Ә 20 баланы, гаиләнең аз тәэмин ителгәнлеген, авыр яшәү шартларын сәбәп итеп, ата-анасы үз теләге белән урнаштырган. “Бу үзәктә гаять катлаулы хәлдә калган балалар тәрбияләнә. Алар тормыштагы иң мөһим нәрсәдән – ата-ана яратуыннан, игътибарыннан, кайгыртуыннан мәхрүм сабыйлар. Шуңа күрә бирегә киләсе һәр бала белән тәүге очрашу алдыннан без, тәрбиячеләр, ныклап әзерләнәбез. Кечкенә генә башы белән күпне күрергә өлгергән кеше белән беренче әңгәмәне дөрес корудан күп нәрсә тора”, – ди директоры урынбасары Галия Колбаева.

“Асылташ”та тәрбияләнүчеләр белән социаль педагоглар, психологлар, музыка, хезмәт, спорт инструкторлары эшли. Һәркайсы “авыр” балаларга йөрәк җылысын бирергә, аның җан сыкрауларын аңларга тырыша. Тик туганы, ата-анасы яратуын чит кеше тулысынча алыштыра алмый шул. Галия Зәкиевна әйтүенчә, туры юлдан тайпылган ата-ананың “күзләрен ачу” өчен биредә зур эш башкарыла: әңгәмәләр, консультацияләр, ата-аналар өчен мәктәпләр… Гариза язып, ял көннәрендә балаларны өйгә алып кайту да рөхсәт ителә. Тик әлеге хокуктан файдаланучылар гына, кызганычка, сирәк икән.

Балаларга килгәндә, аларның сәләтләрен вакытында күреп алу, хуплау гына кирәк. Әнә бит, шул “авыр” категориясенә керүчеләр үз куллары белән кәгазьдән, фольгадан ясалган уенчыклар белән үзләрен сыендырган “Асылташ”ны Яңа елга бизәгән. Шушы көннәрдә генә “Талисман” волонтерлар отряды сугыш һәм хезмәт ветераннары алдында чыгыш ясаган. Хокук бозуларны кисәтү отрядына кергән балалар иптәшләренең тәртибен һәрдаим күзәтеп тора. Ә ике укучы Мәскәүгә Президент чыршысына барачак. Шундый балаларның гаилә учагы җылысына төренеп яшәргә хакы юкмыни? Бар. Тик үз ата-аналары аларны күп нәрсәдән мәхрүм иткән.

Сукбайлык авыр тормыш нәтиҗәсеме, характер үзенчәлегеме?

“Ата-анасы нинди генә булмасын, бер генә баланың да алардан баш тартканын очратканым юк”. Шәһәр эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искәндәрова авызыннан бу сүзләрне берничә тапкыр ишеткәнем бар. Күрәсең, беркатлы бала күңеле кыерсыту-кимсетүләрне, хәтта якыннарының хыянәтен дә кичерергә сәләтледер.

Һәр кагыйдәнең искәрмәсе булгандай, тормышта да үзенчәлекләрсез булмый. Балаларның, ешрак үсмерләрнең, өйләреннән качып, сукбайлыкта йөрү очраклары да бар. Римма Рафиковна фикеренчә, буенча күрсәткечләр чаң кагарлык булмаса да, борчылыр урын юк түгел. Бүген балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә шундый 120ләп үсмер исәптә тора.

Ни өчен балалар өйне урамга алмаштыра? Моның сәбәбе, әлеге дә баягы, гаиләдәге тотрыксызлык, формалашып килүче шәхескә якыннарының игътибары, назы җитмәү. Үсмер ата-анасыннан күрмәгән җылыны читтән эзләргә мәҗбүр. Еш кына бу “дефицит” аларны подвал, базар, вакытлыча дуслардан гаять еракка – чит район, шәһәрләргә кадәр алып китә. Тик сукбайлык бала характерының генетик үзенчәлеге булырга да мөмкин. Андыйлар шул ук тернәкләндерү үзәкләреннән дә качу ягын гына карый, гәрчә монда кайгыртудан, яхшылыктан башка нәрсә күрмәсә дә. Чаллы качакларының кайберләрен милиция хезмәткәрләре ориентировкалар ярдәмендә хәтта , Пермь, Самаралардан да табып ала.

– Еш качучы балаларны балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар гына түгел, барлык милиционерлар да исемләп белә. Алар белән бертуктаусыз тәрбия-агарту әңгәмәләре алып барыла. Кайберләре күпмедер вакыт үткәч, үзләре үк әйләнеп кайта, – ди Римма Рафиковна.

Һәм иң “оста” качаклардан саналучы Радикны елмаеп телгә ала. 1994 елгы бу үсмер өеннән беренче тапкыр 6 яшендә киткән. Шуннан бирле сукбайлык аның канына сеңгән сыман. Хәзер “Мәрхәмәт” тернәкләндерү үзәгенә беркетелгән Радик моннан да берничә тапкыр рөхсәтсез киткәләгән. Ә бер ай элек ул чәчәкләр тотып Римма Рафиковна янына килгән. Үзе дә ике бала әнисе булган ханым үсмернең психологиясен яхшы аңлый, төпле киңәшләрен дә бирә аңа.

– Тугызынчы сыйныфны тәмамлау өчен тырышырга кирәклеген аңлаттым соңгы әңгәмәбез вакытында. Вакытлыча эшкә дә урнашырга ярдәм иттек. Радикның хыялы – кәрәзле телефонлы булу. Бәлки, Кыш Бабай бүләк итәр әле, – дип серле елмая ул.

Балаларның сукбайлыкка бирелүе шактый тәртипле саналган гаиләләрдә дә очрый икән. Мондыйлар өйдән китүләренең сәбәбен “бәхетсез” мәхәббәт яисә буыннар арасындагы аңлашылмаучанлыклар, ата-ананың игътибарын үзенә шул рәвешле җәлеп иттерү белән аңлата. Иң куркынычы – гаиләдә конфликтның аяныч нәтиҗәләргә, мәсәлән, суицидка китерүе дә ихтимал. Шуңа күрә балаларга, бигрәк тә яшүсмерләргә ата-ана аеруча игътибарлы булырга тиеш.

P.S. Тынычландыру бүлмәсендә шөгыльләнүче 10 яшьлек Катя, күзләремә карап, үзәкләргә үтәрлек моңлы тавыш белән әни турында җырлады да сорап куйды:

– Апа, сезнең әниегез бармы? Ә кызыгыз?

– Бар, Катя, икесе дә бар.

– Сез шундый бәхетле икән!

Әниең һәм балаң булуның зур бәхет икәнен аңлаган кызның киләчәге өметле, дип уйлыйм. Җәмгыятебездә тагын бер ныклы гаилә артыр дип ышаныйк.

Рәзинә ХӘСӘНОВА.

Яр Чаллы.

Нарат агачлы бәйрәм

Яңа ел якынлашкан саен балачак хатирәләре яңара. Чыршы бәйрәменә әзерләнү – үзе бер вакыйга. Кагыйдә буларак, авылда бәйрәмнәр клубта уздырыла. Декабрь урталарында урманнан чыршы алып кайталар. Аны бизәргә өлкән сыйныфның уку алдынгыларын чакыралар. Алар исәбендә мин дә булам. Ялтырап торган төрле төстәге уенчыкларга кызыгып туя алмый идем. Чыршы бизәгән көн минем өчен кадерле көннәрнең берсе булып тора. Инде буй җиткән булсам да һәм ул рольне арабыздан бер малай башкаруын белсәм дә, Кыш бабайның сизмәстән генә сәхнәгә килеп чыгуын могҗиза итеп кабул итәм. Күңел нигәдер Яңа ел тылсымнарына ышана иде. Ә ул бәйрәм күчтәнәчләре! Дөньяда елына бер тапкыр гына эләккән бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юктыр сыман.

Тагын шул истә: кайбер әти-әниләр бәйрәмне өйдә дә уздыра. Аны, гадәттә, балалары мәктәптә укыганнар оештыра, ә кунакка аларның дуслары чакырыла. Үзебез алты бала булсак та, безнең әти-әни дә Чыршы бәйрәме оештыра иде.

Мин үзем Чистай районыннан. Авыл урманнан ерак урнашкан, шуңа да сирәк кеше генә аннан чыршы алып кайта иде. Шулай бер елны Яңа елга берничә көн кала, иртәнге аштан соң әти әллә кая гына китеп барды. Көндезге ашка да кайтмады ул. Без аптырашта калдык. Инде кичке аш әзерләп йөргәндә, зур нарат агачы күтәреп, ишектән әти килеп керде. Ул безгә сюрприз ясарга теләгән икән. Аштан соң тимерчелеккә китте, чөнки чыршыны утыртырга аслык кирәк иде. Әтинең шундый вак-төяк эш белән мәш килеп йөрүенә аптыраган иптәшләренә каршы: “Безнең кебек алты бала үстерсәгез, сезгә дә шундый бәхет килер”, – дигән. Ул елгы бәйрәм иң күңеллесе булып истә калган.

Хәзер үзем әби. Инде Кыш бабайга да, аның тылсымнарына да күптән ышанмыйм, шулай да һәр елны кадерләп озатырга, яңасын изге теләкләр белән каршы алырга күнегелде. Әлбәттә, купшы чыршы алмасам да, һичьюгы, чыршы ботаклары белән өйгә бәйрәм нуры кертергә тырышам. Мондый көннәрдә күңелем гел балачагымда йөри. Менә-менә ишекне каерып ачып, зур нарат агачы күтәреп, әтием килеп керер кебек тоела.

Гөлсирә ВИЛДАНОВА.

Түбән Кама.

Куяннар өшегән иде

Сәлам, Кыш бабай! Балачагым истәлеге булган бер вакыйга турында сөйлим әле үзеңә.

Елын төгәл хәтерләмим, 70нче еллар башындагы бер декабрь үтә дә салкын булды.

Авылдагы кайбер оешмалар балаларның Яңа ел бәйрәм иртәләрен, гадәттә, авыл клубында уздыра иде. Әйе, ул вакытларда авылда, бүгенге телдә әйтсәк, оешмалар күп булды. Әйтик, авылның үзенә күрә көнкүреш йорты бар иде. Зур булмаган бу бинада сәгать, аяк киемнәре төзәтәләр, киемнәр тегәләр. Халык бу оешманы бытовой яки әртил дип атый. Авылга алып керә торган төп юл һәм гаражлар, ашханә каршында гына урнашканлыктан, районга яисә Казанга баручы транспорт көтүчеләр салкын көннәрдә, гадәттә, әртилгә кереп җылына. Һәм берәүне дә ачуланып, куып чыгармыйлар.

Безнең әти-әни участок больницасында эшләде. Эшләреннән бирелгән Яңа ел бүләге бүген дә күз алдымда тора. Шыплап тутырылган гади полиэтилен пакет эчендә конфетлар, пачкалы вафли, печенье булыр. Ләкин безне болары түгел, ә алма белән мандарин кызыксындыра. Үз бакчабыздагы алманы кышка дип төреп куйганны да хәтерлим, тик ул тиз беткәндер инде, шуңа да бүләккә бирелгән бер алманы бик кадерләп, озаклап ашарга тырышабыз. Мандариннары вак булса да, саны күбрәк, шул 7-8 тирәсе була. Мөгаен, елына бер тапкыр гына эләккәнгә, шундый тәмле булып тоелгандыр ул. Бүген кибеттән аны теләгәнең кадәр сатып алырга мөмкин, ләкин андый тәмле мандаринны бүтән ашаганым юк сыман. Менә шул берничә мандариннан әти белән әнигә, инде бүләк алу яшеннән чыккан апага да өлеш чыгарабыз. Дөрес, әти-әни авыз иткәндәй итеп, калганын кире кайтарып бирәләр иде.

Менә шундый коры салкынлы декабрьдә әти-әни бәйрәм алдыннан каядыр кунакка китте. Өйдә хуҗа булып Нурия апа калды. Ул елларда без куяннар асрый идек. Әни аның йоныннан бияләй, башлык һәм өчпочмак формасында яулык бәйли. Бәйрәмдә йөреп, куяннар турында онытып җибәргәнбез. Искә төшеп, апай куяннарны өйгә, мич арасында урын әзерләп, шунда җибәрде. Ләкин инде куяннар өшегән иде. Апа каз мае белән колакларын уа, тегеләр чиный, тешләшә. Куянның кычкыруын шунда беренче тапкыр ишеттем. Ашарларына бирдек – кагылмадылар да. Иртәнгә куяннар “аяк сузган” иде инде. Ачуландылар микән, монысы истә калмаган. Ләкин шул хәтердә – ул кышны агачлар да өшеде. Авылда алма бакчасы бар иде, андагы алмагачлар язда яфрак ярмады.

Балачагымны искә төшергәч, имзамны да шул вакыттагыча куйыйм әле:

Нурисә ФАТЫЙХОВА (Габдуллина)

Түбән Камада яшәүче, районының Шушмабаш авылы кызы

Комментарии