Табибә Мәликә

Табибә Мәликә

(Рәйсә әби Исламова хатирәләре)

Сугыш башланганда алты яшь тә тулмаган була әле Рәйсә Исламовага. Әтисе Гәрәй Менделеевск районы Турай авылында мәктәп директоры, әнисе Хәят укытучы. Әтисе армиягә алынгач, мәктәп директоры итеп әнисен тәгаенлиләр. Фронттагы әтисеннән берничә генә хат килә дә, хәбәр килү туктала. Сугыш беткәнче билгесезлектә яшиләр: исәнме, юкмы? Шулай да 1946нчы елның башында әтисе кайта. Әсирлектә булган икән. Мәктәптә эшли башлый. Шулчак берәү, нигә әле пленда булган кеше балалар укыта, дип, аның өстеннән шикаять яза. Әтиләре кулга алына һәм егерме биш елга хөкем ителә. Әнисе дә, «халык дошманы» хатыны буларак, эштән бушатыла. Авылда яшәү җәһәннәмгә әйләнә. Сигез ел төрмәдә утырганнан соң әтисен, гаепсез дип, чыгаралар. Ул, бу хурлыкларга түзә алмыйча, гаиләсен алып, Урал якларына чыгып китә.

Анысы башка повесть. Ә хәзергә – сугыш еллары, Кама буенда урнашкан татар авылы Турай… Әтисе белән әнисе бөтен көчләрен, бөтен вакытларын мәктәпкә, башка кешеләрнең балаларын тәрбияләүгә биргәнлектән, Рәйсәне әбисе Мәликә тәрбияләп үстерә. Шуңа күрә әбисе турында бигрәк тә җылы истәлекләр саклый ул.

***

Мәликә әби минем төшләремә ак күлмәге, ак яулыгы белән керә. Йөгереп йөрүләре әле дә исемдә…

Ул елны кыш салкын килде, кар күп иде, гөрләвекләр агу апрель азагына кадәр барды. 1943нче ел бу, миңа җиде яшь. Әти сугышта. Әниебез әти урынына Турай мәктәбе директоры булып калган. Кәҗәбезнең мамыгын, сыерның сөтен, тавыкларның йомыркасын – барысын да, налог исәбенә дип, кырып-себереп алып торалар. Ачлык, ялангачлык.

Әйткәнемчә, апрель азаклары иде. Әни абыйны ияртеп мәктәпкә китте. Әбиемнең базга төшеп баруын күреп, уйлыйм: «Хәзер бәрәңге алып чыга, ашыйбыз». Әби баздан сыңар бер бәрәңге күтәреп чыкты. «Ярар, җан биргәнгә җүн бирер әле, – ди әби. – Урыс басуына трахманга барам». (Басуда кыш чыгып черегән бәрәңгене шулай атый идек).

Әби күрмәгәндә генә чабатамны кидем, әтиемнең иске костюмын элеп билбау белән будым. «Ә син кая җыенасың, чәй дә эчмәгән көе?» – ди әби. (Чәй дигәне чәй түгел инде, кипкән кишер, чөгендер, ташкабак, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, акчәчәк, күкчәчәкләрнең төнәтмәсе). «Мин дә барам, трахман алып кайткач эчәрбез», – дим. Әби әйтә: «Синең ашарга сорап елаганың гына җитмәгән иде анда, йөрмә!» «Юк, җыламыйм да, ашарга да сорамыйм», – дим мин, киреләнеп. Ун литрлы чиләкне алдык та юлга чыктык. Ферма тавына менә башлау белән җырларга тотындым, барып җиткәнче җырладым. Ачлыкны басар өчен шулай җырлап йөри идем. Тургайлар сайрый, мин җырлыйм…

Ык Тамагы басуына җиттек. Җире күпереп торган кара туфрак. Ә җир өстендә ап-ак трахман сибелеп ята. Чиләк тиз тулды. Тагын җыясы килә дә, ә урын юк. Мин әйтәм: «Нигә бу кадәр байлыкны җыеп бетермәгәннәр?» «Менә синең карының ачканын белгәннәр», – ди әби, елмаеп.

Ызан буйлап бер ат килә. Ат өстендә урыс. Котлар очты. Әби, ничек аны уйлап өлгергәндер, мине бидрә өстенә утыртты да: «Мин ызанга ятам да үлгәнгә салышам, ә син җылама», – диде. Һәм җиргә сузылып ятты. Ә анда бит су. Үзе миңа күз кыса: әле бер күзен, әле икенчесен. Кызык шундый.

Урыс чаптырып килеп җитте. Нәрсәдер әйтә, ә мин аңламыйм бит. Азактан әби сөйләде.

– Әй, нәрсә ятасың анда? – ди икән.

– Мәликә умирал, – ди әби.

– Тор, тор, не умирал ты, – ди урыс, әбигә кул бирә.

– Умирал, умирал, – ди әби.

– Әби, тор, кызың туңган, – ди. Чыннан да, черек бәрәңгенең суы минем артка үтте. Әби дүрт аяклап торды да:

– Әйе, не умирал икән Мәликә, – ди.

Урысның сыңар кулы юк икән. Өстендә тузып беткән солдат киеме. Миңа өзелеп карап нәрсәдер сөйли. Әби әйтә: «Торма, әтү бәрәңгене күрә», – ди. Урыс мине торгызды күтәреп. Куенына керә. Хәзер наган чыгара да… Әби лып иттереп трахман өстенә утырды. Күрде бит! Чүпрәккә төргән нәрсәдер чыгарды теге. «Әй, Аллам, атып кына үтерер микән?» – ди әби. Мин, урысның чабуына ябышып, атма, атма, дип ялвара башладым. Чүпрәкне ачып җибәрде. Ә анда – ике телем ипи!

– Хлеб, хлеб, – ди, миңа сузып.

Нәни кулларым белән калтырый-калтырый алдым, ялт куеныма да тыктым. Ә ипинең исе!.. Әбинең аркасыннан какты. Әби сикереп тә торды, чиләкне күтәрде дә урманга таба йөгерә башлады.

– Әби, бегом! – ди урыс. Безгә таба полевод килә икән.

Урманга кереп яшерендек тә карап торабыз. Яфраксыз агачлар арасыннан барысы да күренә. Ике урыс кычкырыша. Тегесе кизәнә… Шуннан атларын рәттән куйдылар да чаптырып киттеләр.

Урманнан чыгып кайту юлына төштек. Чабата лыч су, аяк туңды. Тыпырда, ди әби. Ата каз сыман тыпырдап торсаң, аяк хәтта кызып китә. Бераз баргач, мин тагын җырлый башладым.

– Әби, аннан ипи исе килә, – дим.

Алдым куенымнан. Ике телем ипи, ә уртасында кул яссылыгы кадәр генә ак нәрсә.

– Ашама, ташла! – ди әби. – Дуңгыз мае ул.

– Әби, син урыс белән сөйләштең бит, син урыс инде хәзер, – дим мин. – Ашасак та ярыйдыр.

– Ярар, аша инде, – диде әби, минем мөлдерәп караганга түзә алмыйча, ахры.

Сындырып кына ипи бирде. Авылга кадәр шуны суырып кайттым.

– Дуңгыз мае ашаганыңны әйтмә беркемгә дә, – ди әби.

Сушилка тавына җиттек. Анда төннәрен икмәк киптерәләр иде. Калай астына салам ягалар, өстендә ашлык кибә. Без, бала-чага, баргалый идек, Камал апа бирә иде безгә. Каршыбызга Җиһанша бабай белән карчыгы килә. Ап-ак чәчле, ак сакаллы туксан яшьлек бабай. Аларны күчеп килгән диләр иде. Әби аларга дүрт трахман сузды. Әй сөенделәр. Урамга кергәч, Нахар карчык очрады. Аңа да ике бәрәңге бирде әби. Ул яшьле күзләре белән алды да куенына тыкты: «Әй, Зарифҗанымның хәбәре дә юк, балалар ач, рәхмәт инде». Ә бәрәңгеләр эре иде, ярты чиләк бетте дә кебек. «Әби, үзебезгә калмый бит», – дим мин.

Берничә көннән әби коега чыгып кергәч, сәкегә утырды да көлә. Нигә? Теге кулсыз урысның малы авырган да, безнең Кәли абыйны чакырган. Шунда урыс әлеге «Мәликә умирал» дигәнне сөйләгән. Кәли абый моны, кайтып, идарәдә сөйләгән. Хәбәр бөтен авылга таралган. Шулай итеп, әбиемә тагын бер кушамат тагылды. «Табибә Мәликә» иде, инде «Умирал Мәликә» булды.

Беркайда укымаган әбием, үләннәр җыеп, халыкны дәвалый иде. Авырган кеше, табибларга бармыйча, аңа килә иде. Мин яшәвем белән әбиемә бурычлы.

– Умирал Мәликәнең кәҗә имеп үскән кызы, – диләр иде миңа.

Әни, суга чыккан җиреннән кое янындагы бозда таеп егылып, мине җиде айдан тапкан. Яшәмәс инде бу дип кул селтәгән дә, әтием белән җитәкләшеп Казанга укырга киткәннәр. Әбием, күрше Насыйр бабай карчыгы Минзифа әбигә кергән дә кәҗәсен сорый икән: «Биреп тор әле». Минзифа әби аптырый: «Нәрсәгә ул сиңа?» Әби аңлатмый. Ярар, кызык өчен биреп чыгарган бу. Әбием кәҗәне гел өйдә генә тота икән. «Нишли кәҗә белән бу Табибә Мәликә?» Көннәрдән бер көнне Минзифа әби килеп кергән дә шаккаткан: әбием ниндидер бәләкәй генә төргәкне кәҗә имиенә терәгән дә тотып тора ди. Кәҗәнең ике аягы бәйле, мөгезеннән сәкегә бәйләнгән.

– Нишлисең?! – ди Минзифа әби, исе китеп.

– Бала имезәм.

Бәрәңгене тишә икән дә, имигә кидерә, һәм ими очын миңа каптыра. Ә эчем катмасын өчен берничә тамчы кайнаган су эчереп куя. Кәҗәне алганчы бер атна буе чәйнәгән ипине марляга урап биреп тукландырган. Минзифа әби ул кәҗәне соңыннан безгә калдырган, өч-дүрт яшьтән шул кәҗәне хәтерлим.

Кәҗә имеп үссәм дә, мин бик тиз йөреп киткәнмен. Менә миңа бер яшь тә тулган. Әти белән әни Казаннан кайта. Кайтсалар, сары чәчле, яшел күзле бер бала йөгереп йөри.

– Әни, кем баласы бу? – диләр. (Әти дә, әни дә кара чәчлеләр иде).

– Ныгытыбрак карагыз әле.

– Берәр урыс баласыдыр…

Мин, алардан куркып, әбинең итәк артына качканмын.

– Кемгә охшаган соң? – ди әби.

Ә мин әбигә охшаганмын икән. Әни бик озак ышанмый йөргән:

– Ул инде күптән үлгәндер, күмгәнсеңдер, дигән идем.

Ә бит әбием китап укыган кеше түгел. Фәкать тормыш тәҗрибәсенә таянып нинди могҗиза эшләгән. Мине үтерәсе килмәгән инде. Мин дә яшәргә теләгәнмендер, кәҗә имиенә ябышып имә башлаганмын бит. Әнине апа ди идем, әбине әни дип үстем. Чөнки укучылар «Хәят апа» дип киләләр иде.

Мәликә әбиемнең, чәчкәле күлмәген ыштанына кыстырып, ишегалдында йөргәне күз алдымда тора. Кыю да, кирәк чакта үтә әрсез дә кеше иде ул. Нинди генә кыенлыклар алдында да югалып калмыйча, аларны җиңеп чыгарга әзер иде.

Әй, әбием! Мин инде үзем дә кышыма кереп барам. Михнәтне күп күрдем, шулай да картлыгым бәхетле минем. Балаларымнан, оныкларымнан уңдым. Юл башымда торган әбием! Ак күлмәгең, ак яулыгың белән төшләремә керәсең.

***

Бу тарихны сөйләгән Рәйсә әби Исламова 2018нче елда 83нче яше белән барганда үлде. Ул миңа үз тормышыннан бик күп тарихлар сөйләде. Соңгысын тыңлый алмый калдым. Пермь өлкәсендә яшәүче кый татарларының туй үткәрү йоласын сөйләрмен дигән иде…

Рәйсә әби Исламова шигырьләр дә яза иде:

Күңелемдә гел моңлы җыр,

Шуларны сузам инде.

Үткән гомерем сукмакларын

Кабатлап узам инде.

Күңелем тулы моң булганга

Җырлар яза кулларым.

Гел сагыш, моң белән узды

Минем гомер юлларым.

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии