Беренче секретарь белән төн кундык

1953нче елда, мәктәпне тәмамлагач та, колхозда төрле эшләрдә эшли башладым. 1955нче елда бик тә аякларым сызлады. Пучы больницасында Комиссаров Юрий Иванович исемле хирург карады мине. Анда байтак кына ятарга да туры килде. Ул вакытларда бернинди аппаратура да юк иде. Хәтта рентгенны да Минзәләдә ясадылар. Шулай да яхшы дәвалыйлар иде. Соңыннан Юрий Ивановичны Казанга алдылар, Чехов урамындагы обком больницасында эшләде. Анда урнашкач, мине чакырып алып, шунда да бер ай дәвалады. Ул бик яхшы, кешелекле табиб иде. Без аның белән күп еллар аралашып яшәдек. Бу язмам аңа дога булып барып ирешсен иде. 
Больницадан туры туганнарыма чыктым. Авылга кайтырга кирәк. Самолет туктаган, поездлар безгә ерак. Шунда колхоз машинасын алырга Заһидуллин Әмирхан абый килгән. Кыш көне ремонтка китергән булганнар. Шуны ремонтлап бетергәннәр дә, колхозга хәбәр биргәннәр. Әткәем моны белеп, Әмирхан абыйга минем адресны биргән. Ул мине эзләп тапты. Икенче көнне кайтырга чыктык. Әле ул вакыттагы юллар Әби патша салдырган таш юллар. Мамадышка җитеп, паром белән суны чыктык. Чаллыдан тагын паром белән. Инде Матвеевкага кайтып җиттек. Соң иде инде. Паром туктаган. Беркая барырлык түгел. Озак та үтмәде, бер «Волга» машинасы килеп туктады. Калинин районының Беренче секретаре Закиров абыйның да Казаннан кайтышы икән. Шулай итеп, безгә су буенда кунарга туры килде. Төн бик суык иде. Бергәләшеп, «Волга» эчендә төн чыктык. Өйгә бер тәүлек була дигәндә кайтып кердек. Бу машина колхозга бик озак еллар хезмәт итте әле. Ул безнең «Ленин бүләге» колхозының беренче машинасы иде. Номерын да хәтерлим: 30-15. Хәзер инде Казаннан 4-5 сәгать эчендә кайтып җитәбез. Менә нинди чорларны күрергә туры килде безгә. 
 

Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии