Бер кабер тарихы

Бер кабер тарихы

Түбән Ушма авылындагы ялгыз кабер турында «Нократ» газетасында берничә тапкыр язып чыкканнарын хәтерлим. Бу кабергә 2013нче елның июнь аенда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яшь галимнәре дә игътибар итә.

Л.Х. Дәүләтшина «Түбән Ушма эпиграфикасы» дигән хезмәтендә (Татарская фольклористика. Исследование молодых. Вып. 5. – Казань: Ихлас, 2014. С. 13.) болай дип яза: «Түбән Ушма авылының бер башында әле тагын бер каберлек бар. Аның чардуганы да бар, ләкин ташы юк һәм беркайчан куелмаган да. Әлеге кабердә 1918нче елда акгвардиячеләр тарафыннан үтерелгән ике билгесез кызыл сугышчы җирләнгән. Авыл мәктәбенең музей җитәкчесе Хәлим Сәләхетдинов сөйләве буенча, болар Комазан авылы кешеләре булган. 1918нче елда алар Түбән Ушмага килеп, авылда аклар бармы, дип сораштырып йөри, зират каршында торучы Борһан исемле кешедә куналар. Икенче көнне берничә кибеткә керәләр һәм Комазан авылының кайда икәнлеген, бу авылда кемнәр яшәгәнлекне сорашалар, үзләрен Комазан кешеләре дип таныштыралар. Гариф Шакиров (Чәпән Гарифе) дигән кеше боларны күреп, шикләнә төшә һәм старостага барып әләкли. Теге кешеләр инде урманга таба киткән була, аларны куа башлыйлар. Урманга җиткәндә куып тоталар, кире авылга алып кайталар һәм Апак Габдрахман амбарына ябып куялар. Шуннан соң алардан сорау алу башлана. Тегеләр исә барыбер үзләренең кызыллар гаскәрендә торганнарын әйтми. Икенче көнне егетләрне Чәүкә тавына алып менеп аталар. Аларның берсе озын буйлы, сары чәчле, икенчесе тәбәнәгрәк, карарак була. Атып үтергәч, аклар аларның гәүдәләрен дә күмәргә кушмыйлар. Ләкин авыл халкы ризасызлык белдергәч, күмеп куярга ризалашалар. Бу эшне авылның иң ярлы кешесе Гали Дияровка йөклиләр. Ул, фәкыйрьлеге сәбәпле, мәетләрнең аяк киемнәрен салдырып, үзенә ала, каберне дә бик сай итеп кенә казып, икесен бер кабергә күмеп куя, хәтта алар тулысынча күмелеп тә бетми. Шул вакытта авыл мулласы бу эшкә үзенең ризасызлыгын белдергәч, каберләрен зурайтып, дөрес итеп җирлиләр. Бу кабердә ятучыларны авыл халкы Комазан кешеләре кабере дип йөртә башлый. Аларны Комазан авылыннан булмаган, дигән фикер дә бар.

Хәлим Сәләхетдинов, бу кешеләр Азнакай районы, Яңа Әхмәт авылы егетләре булырга да мөмкин, дип тә өсти. Әмма без хәзерге көндә бу районда андый авылны таба алмадык».

Шәхсән, үзем дә бу кабер белән күптәннән кызыксына идем. Анда кемнәрнең сөекле уллары ята икән соң? Мин өстәмә мәгълүматлар тупларга керештем. Түбән Ушмы авылының аксакалы Рифкать Галиев үзенең «Гаилә ядкәре» исемле истәлекләр китабында (Чаллы, 2016. 129 бит) мондый юлларны яза: «…Авылдан акларны куалар, солдатларның документлары буенча туганнарына хәбәр итәләр (автор фикеренчә, аларның документларын, сакчылар күрмәгәндә, авыл кешеләре алып киткән була. Р. Г.). Алар хәзерге Шәдче авыл җирлегенә кергән авылдан булалар. Туганнары килеп, агачтан бурап, кабер өстенә чардуган куялар һәм агач утырталар. Еллар үткәч, агач чардуган череп бетә. 1946-1955нче елларда авыл советы рәисе булып эшләгән Рәкыйп Мөхәммәтгалиев (китап авторының әтисе. Р. Г.) тимердән яңа чардуган ясатып, буятып куйдыра. Авыл халкы бу каберне кадерләп саклап, ел саен чистартып, буяп торды. Совет чорында мәктәп пионерлары кабер янына менеп, сборлар уздыралар иде.

Дөньялар үзгәрү белән, кабергә караш үзгәрде…»

Ә менә «Түбән Ушма авылы тарихы»н язган Мөхәммәтханова Флера Зиннур кызы бу ике кызылармиячене Тау Иле авылы кешеләре дип саный. Кайсы версиягә ышанырга соң?

Мин өлкән яшьтәге абыйлар һәм апалар белән еш очрашып торам. 83 яшьтәге Хафизә апа Саматова (кыз фамилиясе Нәҗметдинова) белән сөйләшүләрнең берсендә гражданнар сугышы турында да сүз чыкты. Яңа Комазан һәм Көек-Ерыкса, Малмыжка, Яковка тауларындагы окоплар да телгә алынды. Сүз уңаеннан мин Түбән Ушмадагы ялгыз кабер турында да сөйләп алдым. Хафизә апа: «Без бу кабер турында район газетасыннан укып белдек. Нурсабах апа ул вакытта ук: «Бу кабер безнең абыйларныкы булырга тиеш», – дигән иде. Ләкин ул вакытта моны расларлык мәгълүматларыбыз бик аз иде. Үзебез дә анда булмадык. Бу егетләрнең Комазан авылыннан икәнлеге үз сүзләреннән үк аңлашылып тора. Аларның кайсы Комазаннан икәнлеген генә ачыкларга кирәк булган бит. Иске Комазаннанмы, әллә Яңа Комазаннанмы? Бу турыда кемнең дә булса тикшереп, сораштырып йөргәннәрен хәтерләмим. Галимнәр язуындагы «аларның берсе озын буйлы, сары чәчле, икенчесе тәбәнәгрәк, карарак булган» дигән сүзләр гаҗәпкә калдырды бит әле. Бу егетләр чыннан да безнең авыл кешеләре ич! Алай гына түгел, аның берсе – сары чәчлесе – әнинең абыйсы бит», – диде. Аннан соң миңа түбәндәгеләрне сөйләде: «Рамазан 1900нче елда Нәзир улы Мөхәммәтдияр (1875-1916) һәм Хәсбиямал Вәлишә кызы (1879-1965) гаиләсендә туа. Рамазаннан соң, аларның Мандума (1903-1957), Бибисәрә (1905-2003), Мәзекүрә (1908-1997), Нурсабах (1913-2011) исемле кызлары туа.

Авыл старостасы булган Мөхәммәтдияр, улы тугач, ярминкәдән кыйммәтле сәгать алып кайта (алдан ук язып куям, 117 ел хезмәт итүче сәгать бүген дә исән һәм төп-төгәл йөри икән), Комазан чишмәсе тирәсенә 3 тал утырта (үзе 1916нчы елда тиф авыруыннан үлә).

Рамазанның иптәше Хөсәен 1900нчы елда Хөҗҗәтулла улы Муллахәсән (1872-?) һәм Мәгъмүрә Зарип кызы (1875-1980) гаиләсендә туган. Хөсәеннең әти-әниләре муллалар нәселеннән (105 яшендә вафат булган карчыкны авылдашларыбыз яхшы хәтерли әле).

Рамазан белән Хөсәен – Яңа Комазан авылында туып, бергә үскән малайлар. 18 яшьләре тулып килүче егетләрне яңа оеша башлаган Кызыл Армия сафларына алалар. Илдә гражданнар сугышы бара. 1918нче елның җәендә акгвардиячеләр һәм акчехлар Мамадышка якынлаша. Яңа Комазан һәм Көек-Ерыкса авылларында кызылармиячеләр күренә башлый. Рамазан һәм Хөсәеннәрнең отряды Яковка белән Малмыжка арасындагы тау өстендә була. Алар, куаклар арасында окоплар казып, Нократ елгасы аша чыгарга җыенучы акларга каршы һөҗүмгә әзерләнә. Малмыжка белән Яңа Комазан авыллары арасы алты-җиде чакрым тирәсе генә. Отрядның командиры Рамазан белән Хөсәенгә, кызылларга да, акларга да (булган очракта) күренмичә генә, төнлә туган авылларына кайтып, разведка ясап килергә куша. «Ләкин иртүк монда булырга тиешсез!» – дип өсти. Егетләр сөенә-сөенә риза була. Кайткач, өйдәгеләр аша авылда кызыллар гына булуын беләләр. Бу август ахыры, сентябрь башы була. Төне буе өйдәгеләр белән сөйләшеп ятып, китәргә вакыт җитә. Икесе дә Чишмә урамында яшәгәнлектән, билгеләнгән вакытта отрядлары янына китәләр. Ләкин аларны кешесез калган окоплар гына каршы ала. Күпме кычкырсалар да, җавап бирүче булмый. Алар агачлар арасында көне буе отрядларын эзләп йөреп адаша һәм Ушма авылына килеп чыгалар.

Мәзекүрә апа 1931нче елда үзенең улы тугач, аңа абыйсының исемен куша. Мәгъмүрә абыстай икенче улы Йосыфның 1937нче елда туган кече улына Хөсәен дип исем куштыра…

Шунысын да язасым килә, быел җәй көне Хафизә апа Рамазан һәм Хөсәен абыйларның каберенә язу яздырып куярга җыена.

Рәим ГОБӘЙ,

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы

Комментарии