Коры куаныч

Кичке якта Интернетка кереп, дөнья яңалыклары һәм үзебезнең илдәге хәлләр белән танышып ала торган гадәтем бар. Шулай утыра торгач, олигархлар турында язылган бер мәкаләгә тап булдым.

Бүгенге көндә исән-имин генә яшәп ятучы Русия президенты Путин «безнең илдә олигархлар юк һәм булуы мөмкин дә түгел» дип әйтеп ташлаган икән. Без фәкыйрьләрне байлык белән хакимият арасында бернинди бәйләнеш юк дип ышандырырга тырышкан. Кайда һәм кайчан әйткән, анысын төпченеп тормадым. Әйтсә әйткәндер инде, ул бит илбашы. Нәрсә дисә дә, аныкы дөрес. Ләкин анысы әһәмиятле түгел.

Игътибарны җәлеп иткәне: дәрәҗәле Америка журналы Fordes планетаның иң бай кешеләре арасында төзегән исемлектә үзебезнең татар егетләре: бертуган Шәймиевләрнең дә торулары булды. Байлыклары – 1,1 млрд. доллар. Аннан Рөстәм Сультеев белән Альберт Шиһабетдинов та шушы исемлектә. Алар 100 иң бай Русия кешеләре төркеменә кергәннәр.

Шәймиевләр гаиләсе нефть, төзелеш, юллар төзү белән шөгыльләнә. Шуларны укыгач, шатлыгым эчемә сыймый. Куанычымнан сикереп тордым. Кемгәдер кычкырасы, бөтен җиһанга аваз саласы килә башлады. Күр, безнең татар егетләрен. Ничек булдыралар!

Бу долларларның никадәр булуын чамалау өчен пеләшләнә башлаган баш кына җитми. Нинди зур тырышлык, никадәр хезмәт куярга, тир түгәргә кирәк моның кадәр акчаларны эшләү өчен. Миңа, мәсәлән, көн саен мәктәпкә барып, балалар укытканга 20 мең тирәсе түлиләр. Болар акчасын эшләү өчен миңа бертуктаусыз ничә йөз ел бил бөгәргә кирәк? Юк, мин аларны гаепләмим, күпсенмим дә. Мин аларга сокланам! Пьедесталга куярлык кешеләр бит. Казан урамында чат саен һәйкәл торгызырлык үзләренә.

Кызганам да әле мин аларны, болар бит без тынычлап йоклаганда йоклый да алмыйлар. Шуның кадәр акчаны 7-8 сәгать эшләп кенә туплап булмый. Тәүлекнең 24 сәгате дә җитми. Көне-төне чабалар инде, бахыркайлар. Әле җитмәсә балаларын да ат урынына эшләтәләр икән. Радик Шәймиевнең кызы Камилә дә Русиянең иң бай хатын-кызы исәпләнә. Боларның балалары туганчы ук эшли башлаганнардыр инде, шулай булмаса, безнекеләр шикелле ипотека сазлыгында чупырдап ятарлар иде.

Кыскасы, «афәрин егетләр!» диясе генә кала. Безнең горурлыгыбыз, акылыбыз вә вөҗданыбыз сез! Халык сезне мәңге онытмас. Телдән телгә сөйләнә торган әкиятләр, бәетләр уйлап чыгарыр әле. Күрсеннәр дөньяда татарның кемлеген, белсеннәр татарның миллиардер улларын.

Күпме шулай куанып утырган булыр идем, белмим. Берничә ел элек укыган бер вакыйга исемә төште. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» китабын чыгару турында сүз бара иде анда. Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышлап, милләт җанлы татар уллары «Зөләйха» китабын чыгарырга ниятләп йөрделәр. Тик аны чыгару өчен 142 мең сум акча кирәк иде аларга.

Ул егетләр хәтта 300 сумнан ярдәм иткән кешеләргә китапны бушлай бирергә дә риза булганнар иде. Димәк, болар китап чыгарып, акча эшләү өчен түгел, ә милләтнең зур рухи көчен күрсәткән әсәрне халыкка тарату өчен тырышканнар. Менә болар: миллиардерлары да, китап чыгарырга акчалары булмаучылары да үзебезнең татарлар бит инде. Әгәр юньләбрәк сорасаң, тегеләр боларга 140 меңне «неужели» бирмәгән булырлар иде икән дип уйлыйм. Аның кадәр акчадан 140 мең төкрек кенә бит инде ул алар өчен.

«Китап фәлән фәләновлар ярдәме белән нәшер ителде» дигән язу белән чыгарырга ярдәм итсәләр, 100 елдан соң шул китапны кулларына алган кешеләр аларның исем-фамилияләрен укып, «менә безнең татар халкында нинди миһербанлы байлар булган бит», дип сөенерләр иде. Ә болай… 100 елдан соң аларны этем дә белмәячәк. Революциягә кадәрге бөтен татар матбугаты, нәшрияты, мәдрәсәләре, мәчетләр татар байлары акчасына яшәгән – байларның берсе дә бөлмәгән. Ничек итеп кенә шуларны миллиардер җегетләргә аңлатырга икән?

Фәрит ВАФИН,

Арча районы, Яңа Кенәр авылы

Комментарии