МИН ГЕНӘ БЕЛӘМ…

Дөньяда үзең генә белгән хәлләр дә буа буарлык. Шундыйларның берсен сезгә бәян итәргә булдым. Һич кенә дә кемнеңдер тормышын дөньяга чәчү өчен түгел, гыйбрәт өчен. Үз тормышым да роман итеп язарлык. Хәер, йорт саен бер роман иҗат итеп булыр иде.

Авылга кайткан саен уң як күршеләремә керми китмим. Сул якка да керер идем – тәрәзәдә аркылы-торкылы такта. Димәк, җан әсәре юк. Кереш сүз итеп язмам турында аңлатып китәм. Беренчедән, бу, чыннан да, булган хәл. Икенчедән, исемнәр үзгәртелде. Өченчедән, төп героем – Мөнирә апа тискәре фикергә җирлек булырга мөмкин. Кемгә дөнья бер алдын, биш артын күрсәткән икән, шул кеше Мөнирә апаны аңлар дип ышанам. Үзем дә күршемне еллар узгач кына аңладым. Хәер, аңлап бетерер өчен үзеңне аның урынына куярга кирәк шул.

Мөнирә

Кайгы-хәсрәт шатлык белән бергә һәр адәмгә таратылган. Тишекле чүмечкә тутырып, адәм яши торган җирләргә сибеп йөргәннәр диярсең, тишеге генә тигез булмаган…

Мөнирә – туачак җан – әнисенең кабыргалары тоймас хәлгә җиткәнче тибенде, әтисе белән мәңгегә хушлашты. Калганнары басу капкасына сарылып елап калды. “Әти” дияргә тилмерүчеләр ничә салам эскерте санынча булды икән? Шул көннән алар – ятим, шул көннән алар – китек күңелле. Ятимлек, әтисезлек җелекләренә үткән бер чорда Мөнирә үзенә сүз бирде: балаларын ни генә булса да ятим үстермәячәк. Тамакка кылчык булып утырды шул әтисезлек. Мөнирә төс-кыяфәтен дә чамалый алмый, сурәте дә юк. Артык бәгырьне телде әтисез үсү. Исәпкә-санга сугылмаган, кыйналган-тапталган, рухи яктан изелгән буын үсте. Баскан җирдә ут чыгарган Нигъмәт Мөнирәгә мәхәббәт сүзләрен кызганмады, унҗиде яшьлек кызга күп кирәкмени – кияүгә чыгып та куйды. “Гөлчәчәкләр арасында гына яшәрсең”, – дип вәгъдә биргән Нигъмәт кызның күзләрен тиз ачты:

– Яшь чагымда сиңа охшаган бер кызны яратып йөрдем. Ул мине күп гомерләр өметләндереп торды да үзе башкага чыгып куйды. Берничә ел үткәч, аның әнисенә: “Менә карап торырсыз, мин әле дөньяның бер чибәр унҗиде яшьлегенә өйләнәм”, – дидем. Менә, Мөнирә, аларга үч тотып, сиңа өйләндем…

– Максатыңа ирешкәч, син бәхетледер инде. Димәк, мин – үч корбаны! Киләсе адымың нинди, әйт…

Мөнирә муенына элмәк кияргә исәпләде. Бер атнадан чәче агарды, ике атнадан җыерчыклар басты. Ир йорты үзе ялтыравыклы әкият йорты, үзе төрмә иде шунда. Күгәргән тәннәрен савыт-савыт пудра белән капламакчы булды, һәрвакыт кабарынкы күлмәк киде. Нәрсә, төенчеген төйнәп кире кайтсынмы? Бу заманда кемгә авыр түгел? Әнә күрше Нәфисәне сыер улагына салып кыйнаганнар, ди. Ярый әле баласы сәламәт туган. Имин елларда кыр хәтле йортта яшәп тә бәхетсез булып буламы?

Мөнирә бәхетле хатын битлеген киде, алтын образ тудырыр өчен буяулар кызганмады. Алай гына да түгел, чәчәкле алан иде аның яшәгән җире.

Нәфисә карчык соңгы елларда бик бетереште, ялгызлыкны авыр күтәрде инде ул. Вакыты белән “чәчәкле аланда” яшәү теләге кузгалгалады. Тукта әле, кызыма күчеп китсәм, ничек булыр икән? Кодагыем – бергә уйнап үскән, бергә нужа күргән ахирәтем. Бергә-бергә яшәрбез. Мөнирә кызым бик мактый үзен, кияү дә җайлы күренә. Балаларны үстерешермен. Авылдагы кызымнан башка мине кем карасын?!

Әни, бар өеңә кайт…

…Нәфисә карчык төенчеген алды, таягына таянды да “чәчәкле алан”га китте. Йөзеннән нур бөрки, әйтерсең көлтә-көлтә шатлык өләшә. Ачуыннан буылган кодагыйны күрүгә кире борылырга уйлаган Нәфисә карчык тигез урында сөрлегеп куйды. Алга да, кирегә дә юл юк дигәндәй. Бәлки, сәбәбе бардыр. Коры гына чәй эчкәндә дә ике кодагый бер кәлимә сүз алышмады. “Хәлләр гел шулай мөшкел микән? Я Ходам, кеше кулларына калырга язмасын икән, җиңел үлемнәр бир”, – дип уйлады ул.

Кырдан җилкәсенә көлтә асып кайткан Мөнирә салам кылчыкларын битеннән сыпырып төшерде дә үзләренең ятагында җылынып йоклап яткан әнисен шыпырт кына торгызды:

– Әни, син нәрсә, күчеп киләсе иттеңме? Нигъмәт икебезне дә бәреп үтерә бит. Әле кулга калмагансың, ятып-ятмыйсың, йомышларыңны үти аласың. Бер кәҗә асрасаң, сөтең, итең үзеңнеке була дигәндәй. Ике ат олавы печән белән кыш чыга бит ул. Ай яктысында синең өчен печән чабармын, утын әзерләрмен. Әйдә, Нигъмәт кайтканчы өеңә кире илтәм.

– Кеше этен дә болай куып чыгармый. Сиңа сыенмый, кемгә сыеныйм, кызым?

Үзе елады, үзе тыңламаска әйләнгән аякларына таягы белән суккалады. Дөнья ирләргә корыганда дүрт кеше эшен берүзе эшләгән хатын бүген чалгыны күтәрә дә алмый. Куллары калтырый, берсе терсәктән үк бөгелми, күз күрми, колак ишетми, бүсер тырпайган, йөрәк тыңламый. Мунчала чыгарганда ирләр аның белән янәшә басмаска тырыша иде бит!

Ике малай әбиләрен җитәкләп бикле өйгә озатып куйдылар. Мөнирә бакча артыннан гына китте. Беркем аның күз яшьләрен күрмәсен…

Нәфисә карчык Мөнирәнең “бәхетле образын” күрде – тегесенә буяулар куертып маташасы юк. Кызы алдындагы авырлыкларны күреп, тагын да кечерәеп калды. Кияү – астыртын, усал, кодагый – зәһәр телле икән… Ике йорт арасында чапкан кыз тире белән сөяккә калды инде. Балаларны әбиләре тәрбияләде, ерак әбигә “шырпы әби” дигән кушамат та тагылды. Баш күтәрми эшләгән Мөнирә малайларны күз уңыннан ычкындырып ялгышты, билгеле. Ләкин бит халык бар да эшли, кем баласын кочаклап өйдә генә утыра?

…Яз җитте. Мөнирә буразналар арасында озак тәгәрәде. Язгы җил салкынын да сизмәде. Озак кына йолдызларга карап ятты. Кара әле, йолдызлар бер дә искерми икән бит. Шул уй аны сикереп торырга мәҗбүр итте. Мизгел эчендә әнисенең тәрәзәләрен томалады, ат җигеп әнисен өенә алып кайтты. “Йолдызлар искерми икән, искерми икән…”

Таң алдыннан ике кодагый чәй эчте. Ә сарайда “йодрык ашаган” Мөнирә чәй дә эчмичә эшкә китте.

Бәлки, аңа ул тәмуг оясына кайтасы, әнисен почмакка утыртасы булмагандыр… Юк, балалары хакына түзәр, балалары ятим үсмәсен. Үзе дә “әти” сүзен әйтергә тилмерде, ятимлек үзәгенә үтте. Малайларга хәтта үзләре әти булгач та, әти кирәк бит… Горурлык башка әйләнеп кайтмаслык итеп качып киттеме, үлдеме, Мөнирә горурлыкка ясин чыкты…

Почмак

Язмыш берәүне түр башында, берәүне ишек катында яшәтергә карар кылган булып чыкты. Яратмаган кешеләрне янәшә салып кара син! Кодагыйның һәр сүзеннән сискәнгән Нәфисә авызын җиде йозакка бикләде, өшәнгән ат хәлендәге кызына үрмәләп булса да ярдәм итәргә тырышты. Югыйсә нужа камытын тигез тарткан кешеләргә дус, тигез яшәргә дә бит! Ач балаларын чиратлашып имезгәннәр, авыр чакларда бер-берсенең җилкәсенә башларын салып сулу алганнар, чәй-шикәрен, керосинын, алабута көлчәсен өлешләп бүлешкән кешеләр. Тар сукмактан олы юл ясаган, кыл өстеннән бергә үткән кешеләрнең берсенә – табын түре, икенчесенә – калдык-постык. Мантыйкка сыймаганны: бергә нужа күргән бергә рәхәт кичерә алмый.

Кыр хәтле өйнең колы булган Мөнирәгә сүз әйтергә ярамый – угы җилкәсенә төшәргә мөмкин. Язмыш тудырган өр-яңа театрда рольләр бүленгән: Нигъмәт ничек әйтте, шулай булачак. Әнә ике карчык икесе беркөнне сузылып ятты. Ике малай ике карчыкка беркетелде. Кечкенәдән тискәре мөнәсәбәттә үскән малайлар түрдәге әбигә күбрәк игътибар итте. “Почмак”ның суга тилмергән сәгатьләре күбрәк булды. Артык кашык кемгә тансык?! Туй көнне үк гүргә керергә әзер булган Мөнирә хәзер көлгәндә – елый, елаганда көлә бугай. Орлык агулаган җирдә эшләгәч, бер-бер артлы корсаклары төште. Бала табып, файда китерә алмыйсың икән – эшлә! “Почмак” тавышы радио белән бастырылды, тәмам хәлсез карчыкка радионы уздырып җырларга каян кодрәт иңгәндер? Әй, кычкырыплар җырлый иде бичара әбекәй…

Кулыгыз корыр бит…

Чираттагы кайтуым… Әбиләрнең тынычлыгын бозмас өчен тын гына кердем. Сый төягән сумкамны куярга өлгермәдем, сузып кына ыңгырашкан тавыш ишеттем. Почмактан килә икән. Карасам, коточкыч күренеш: ике малай әбигә яулык белән алмаш-тилмәш суга.

– Нишлисез? Шулай ярыймы?! Кулыгыз корыр бит! А-а-а…

Үтте… Үтте… Әбиләр дә бу дөньядан китте. Кайсы әби бакыйлыкка алданрак күчкәндер, анысын белмәдем. Бер килгән, бер китәсе дигәндәй. Мин дә дөнья буйлап йөрдем-йөрдем һәм әти-әни нигезенә кайтып төпләнергә уйладым. Кычыткан чапкан җирдән чалгымны куйдым да Мөнирә апаларга кереп киттем. Чигә чәче агара башлаган ике егет эскәмиядә утыра.

– Исәнме, апа, керегез. Әни үзе йөри алмый инде. Аяклары авырта.

Күрешергә кулын сузып килгән олы малайның кулларына игътибар иттем.

– Энем, кулыңа ни булды?

– Малайлар белән эләгештек тә җайсыз егылдым.

– Төзәтеп булмыймы?

– Юк, соң инде, диделәр.

Инде каршыма икенче малай килә. Гаҗәпкә, анысы да җайсыз күреште.

– Энем, әллә синең дә кулың авыртамы?

– Әйе.

– Син дә сугышып йөрдеңме?

– Юк, матайдан мәтәлдем. Сөяге чатнаган иде.

– Операция ясаттыңмы?

– Әйе. Сөяген алыштырдылар. Ләкин төзәлми генә, сызлавына чик-чама юк. Кулым корый, апа.

Ай, Аллам! Кылт итеп 20 ел элек булган вакыйга искә төште. Аны бит мин генә беләм. Әллә Ходай җәзасы микән?! Монысын да мин генә шулай уйлыйм. Калганнарга гыйбрәт булсын.

Каләмгөл

Сәет кардоны

Мин 1941 елның 7 августында туганмын. 20 сентябрьдә әтигә запастагы офицерга повестка китерәләр. Аның эштән кайтышына әни юлга азык әзерләп тора. Әти исә юеш өстен дә алыштыра алмыйча чыгып станциягә чаба. Шулай итеп, әни ике бала белән (апа 39нчы елгы) кеше өендә утырып кала. Әнидән кала башка кешеләр үлүемне генә көтә. Ни гаҗәп: үлмәгәнмен. Әтидән кара кәгазь килгән көнне елаудан туктамаганмын.

Әтинең үлү хәбәрен ишеткәч, хәл белергә Сәет абый килә. Ул әбинең – әтинең әнисенең энесе. Акыллы кеше буларак, безнең хәлне аңлый. “Килен, болай яши алмассың инде. Әйдә, эшкә урнаш. Безнең белән торырсыз”, – ди. Шулай итеп, ике баласын “уфалла” арбасына утыртып, әни Сәет кардонына китә. Сәет абый ун баласы белән бәләкәй генә алты почмаклы өйдә тора. Шуның кечкенә генә өлешен безгә бирде.

Әни урманчы булып эшкә урнаша. Көн-төн эштә. Сәет абыйның хатыны Хәлимә апа ун бала өстенә безне дә карый. Уртада ишек ачык. Кереп-чыгып йөрибез. Әле дә исемдә: алар ашарга утыра. Мин керәм. Мич буендагы эскәмиягә утырам. Хәлимә апа: “Әйдә, Нурания, ашарга кил”, – ди. Мин бер селкенеп куям. Тагын бер әйтсәләр утырам, дип уйлыйм. Шулай берничә кабатлана һәм өстәл бушап кала. Ун бала бит анда. Нәрсә калсын?!

Сәет абыйның беренче хатыны Әсма җиңги биш бала калдырып үлә. Аннары Хәлимә апа да биш бала таба. Шулай итеп, без сугыш чорын Сәет абыйлар белән бер өйдә үткәрдек. Сәет кардонында. Апа белән көне буе зелпе тамыры кимерәбез. Әни урманнан алып кайтып пешерә иде аны.

Апага 7 яшь тулгач, авылга күченеп кайттык. Чөнки аның укырга керер чагы җиткән иде. Сәет абый кардоны күңелгә уелып калган.

Нурания ӘХМӘТШИНА.

Әлмәт районы, Тихоновка авылы.

Комментарии