Гомер заяга үтмәгән

Гомер заяга үтмәгән

«Мин үземнең узган гомерем, эшләрем өчен үкенмим. Халкыма азмы-күпме файда китергәнмен, аны шатландырганмын икән – үземне бәхетле саныйм. Димәк, гомер заяга үтмәгән!»

И.И. ИВАНОВ.

Сулар ага – ярлары кала. Гомер үтә – кешеләр кала. Кешеләр күчә – нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала. Бу чыннан да шулай.

Сүзем үзенең гомерен яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән авылдашым, мәктәп елларындагы татар теле һәм әдәбияты укытучым, үзем укытучы булып мәктәпкә эшкә кайткач та олы остазым булган, хөрмәткә лаек Иванов Иван Игънат улы турында булыр. Гомерен татар телен үстерүгә, укучыларда аның серен, матурлыгын, нигезен аңлатуга барлык көчен куйган шәхес ул.

Иванов Иван Игнатьевич, 1951нче елның 23нче маенда Мамадыш районының Дүсмәт авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. «Мәктәпне тәмамлагач та, мине авылда калдырмакчылар иде. Мәктәп директоры Әзһәр Шакирович Каюмовка бик зур рәхмәт инде. Ул өйгә килеп, улыгыз Казанга барып, белем алу буенча уку йортына имтиханнар биреп карасын, дип, әти-әнине ризалата алды. Авылдан 3 егетне директор үзе Казанга алып китте. Мин КГПИның татар теле һәм әдәбияты бүлеген сайладым, документларымны тапшырып кайттым. Институтка керү бәхетенә ирештем. 1973нче елда, институтны тәмамлап, татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы белгечлегенә ия булдым», – дип искә ала иде ул.

Институтны тәмамлап, 3 көн үтүгә, тарих-филология факультетын тәмамлаган 12 егетне армия сафларына алалар. Иван Игънат улы Оренбург өлкәсендәге Тоцкое полигонында хезмәт итә. 8 айдан соң, аларны Казанга – офицерлар курсына кайтаралар. Өч ай укытып, лейтенант дәрәҗәсе биреп, демобилизациялиләр һәм өлкән лейтенант званиесендә ул хәрби бурычтан азат ителә.

Институтта укыганда Олы Әтнәдән Диларә исемле кыз белән таныша. Матур дуслыклары мәхәббәткә әверелә һәм 1971нче елның 4нче декабрендә гаилә корып җибәрәләр. Ул вакытта Иван Игънат улы – 4нче, Диларә апа 5нче курста укый.

1973нче елда Олы Әтнәдә кызлары – Эльза, 1975нче елда уллары – Эльнар, 1984нче елда Динар туа.

Эльза, культурология институтын тәмамлап, Арчаның 5нче гимназиясендә хореограф булып эшли. Уллары Эльнар Казан танк училищесын тәмамлап, Чечен сугышларында катнаша. Яралана һәм контузияләнә. Батырлыклары өчен Президент В. Путинның Рәхмәт хаты һәм «Батырлык» ордены белән бүләкләнә. Подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Уллары Динар Казанның ТАРИ институтын тәмамлап, комплекста белгеч булып эшли.

1974нче елның җәендә Иван Игънатьевич Яңа Кенәр урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта һәм бөтен гомерен яраткан хезмәтенә багышлап, 2011нче елның 23нче маена кадәр мәгариф өлкәсендә хезмәт итә. 1984-1990нчы елларда Яңа Кенәр ярдәмче интернат-мәктәптә, 1990-1993нче елларда Яңа Кенәр урта мәктәбендә директор булып эшли, соңгы елларда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Гомуми эш стажы – 38 ел.

Шушы еллар эчендә Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы һәм Русия Федерациясенең «Русия Федерациясе гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә. (2004нче ел) Хезмәт ветераны.

Мәктәптә укыган елларында ук сәнгатькә тартыла ул. Бигрәк тә нәфис сүз жанры үзенә җәлеп итә аны. «Диларә белән танышып китүемнең дә сәбәпчесе шул сәнгать булды. Диларә менә дигән биюче иде», – дип сөйләргә ярата иде ул. Студент елларында Республика районнарында концерт бригадасы составында чыгыш ясый алар. Диларә апа – биюче, Иван Игънат улы – алып баручы, ягъни конферансье. Диларә апа, мәктәптә укыту өстенә, ялга чыкканчы, Арча сәнгать мәктәбенең Яңа Кенәр хореография бүлеге җитәкчесе булып эшли. Күпме балаларны бию серләренә өйрәтә ул!

Кенәргә килеп урнашкач та, авыл, район сәхнәләрендә күпме генә чыгыш ясамаган алар! Авылыбызның абруйлы кешесе – данлыклы нәфис сүз остасы Салих абый Хисмәтуллин белән дә эшләгәннәр.

Инде лаеклы ялда булса да, өйдә генә ятасы килми Диларә апаның. Ветераннар, пенсионерлар белән үткәрелгән чараларда, 2016нчы елда авылның урам концертларын оештыруда актив катнаша. Үз урамының концертын алып бара. Шигырьләрне, монологларны сәнгатьле сөйләве белән таң калдырып, ике мәртәбә ветераннарның «Балкыш» фестивале лауреаты була. 2016нчы елда Яңа Кенәр үзешчән башкаручы ветераннарының «Балкыш» фестивалендә җиңеп чыгуларында да, Диларә Әсәт кызы белән Иван Игънат улының өлешләре бик зур.

Иван абый Кенәр авылын гомер буе яратып яшәде, гомерен шушы авылга, мәктәпкә багышлады. Аны авыл халкы да, укытучылар коллективы, укучылары да хөрмәт итте. Димәк, гомер заяга үтмәгән!

23нче майда Иван Игнатьевичның туган көне, аңа 70 яшь буласы иде. Ә Диларә апа белән бергә яшәүләренә быел 50 ел. Кызганыч, ул безне ятим итеп, арабыздан китеп барды, ләкин якты эз калдырып китте. Аның исеме безнең күңелләребездә, мәктәбебез тарихында мәңге сакланыр. Юксынабыз олуг педагогны һәм якыннарының, дусларының кайгысын уртаклашабыз.

Арча районы, Яңа Кенәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән НИГЪМӘТУЛЛИНА

Комментарии