Көзге бакча – Җир Ана биргән байлык

Көзге бакча – Җир Ана биргән байлык

Көзге байлык! 4 сутыйлы бакчамдагы кечкенә генә йортымның веранда тәрәзәсе аша көзге матурлыкка – байлыкка карап утырам. Шушы җирдә нәрсә генә үсми. Бездә яшелчә, җиләк-җимеш үсми дип әйтмәгез. Бар да үсә. Тик әзрәк кенә тырышлык кирәк. Утырттым да эш бетте, дип утырсаң, мул уңыш булмаячагы көн кебек ачык.

Гомер уза барган саен, һаман да шул узган гомер, уйнап-сугышып йөргән балачак искә төшә. Тыкрык аркылы гына кендек әбиемнең йорт-җире. Сугыш арты булуга карамастан, капка-коймалар әйбәт сакланган. Бакчадагы кура җиләге койма ярыгыннан бала-чаганы кызыктырып утыра. Кемнәндер ишеткәнем булгандыр, ахрысы, тамыры белән күчереп утыртсаң, кура җиләге үсеп китә икән, дим. Миңа 7-8 яшь. Август айлары. Өйдәге бердәнбер пычак белән тыкрыкта үсеп утырган кура җиләге үсентесен казып алып, ишегалдының бер почмагына әйбәтләп су, тирес салып утырттым. Казлар таптап бетермәсен, дип, әйләнәсен дә коры-сарылар белән чорнап куйдым. Әни колхоз эшеннән караңгы төшкәч кенә кайтса да, күреп алды да: «Сентябрь ахырындарак утыртырга кирәк иде», – дип әйтеп куйды. Мин бит инде бүген утыртам да, иртәгә җиләк ашыйм, дип уйлыйм. Йокыдан бөтен кешедән дә иртәрәк торып ишегалдына чыксам, минем кура җиләге куагым шиңеп беткән. Шулай булса да мин әле аңа көн буе су сипкәләп тордым. Тик ул үсеп китә алмады. Менә хәзер бакча йортымның тәрәзәсеннән карап, шул чактагы хатирәләрне искә төшереп утырам. Бакчамның 3 ягында да койма булып юан-юан төпле кура җиләге куаклары үсеп утыра, мул уңыш белән безне куандыра.

Бакча байлыгы турында яза башлагач, тагын бер балалык хыялымны да языйм әле. Ул чорларда безнең авылда бары бер генә кешедә – Вафин Шәрип абыйның бакчасында гына алма агачы бар иде. Без үскәндә алма дефицит ризык булып саналды. Чөнки 1941-42нче елгы кышкы салкыннарда күп җирләрдә алмагачлар өшеде.

Безнең лапас артында ботакларын як-якка киң җәеп, тополь агачы үсеп утыра иде. Төш күрәм: шул тополь агачында зур-зур, эре алмалар эленеп тора, имеш. Йокыдан уянуга йөгереп чыктым, теге агач ничек үскән, шул килеш үсеп утыра. Тирә-юньгә тәмле тополь сагызы исе чыккан. Ә бүген бакчамдагы алмаларны җыеп өлгереп булмый. Кая куярга да белмибез. Антоновка алмалары берсе-берсе 250-300 г авырлыкта. Шушы зур булмаган мәйданда да ел буена җитәрлек кыяр-помидор, кишер-чөгендер, бәрәңге үстереп, мул уңыш алабыз.

Бу бәрәңгене икенче икмәк дип юкка гына әйтмиләрдер. Ул безнең гаиләбез өчен иң зур байлык булды. Колхоз куштаннары кыш уртасында идән астындагы бәрәңгеләрне алып чыгып киткәннән соң бакчабыздан башкача мул уңыш җыя алмадык. Бәрәңге июнь башында утыртыла, ә август урталарында инде яшь бәрәңгене актара башлыйбыз. Чөнки башка ашар әйбер юк. Бәрәңгене ала башлаганчы, һәр бәрәңге төбе инде бер кат актарылган була.

Күңелемне бик сызлаткан бер тормыш мизгелен дә искә алыйм әле. 1 чиләк бәрәңгегә алыштырырлык әйберләр күрше урыс авылына алып барып алыштырылып бетте. Яшәү өчен ашарга, ашар өчен эшләргә кирәк. Туганнар, эшкә яраклылар бар да колхозда эшли. Әни тумышы белән Зур Җыгып дигән авылдан. Туган нигезендә 7 ел армия сафларында хезмәт итеп исән-сау кайткан энесе Н. абый яшәп ята. Аларның тормышы безнекеннән күпкә яхшырак, чөнки йортта ир кеше бар. Иртән торгач, әни мине ияртеп, арба тартып, Зур Җыгыпка киттек. Бәлки, Н. абый берәр чиләк бәрәңге бирмәсме дип өметләнәбез. Тик безне берәү дә якты йөз белән каршыламады. Минем тизрәк моннан кайтып китәсем килде, әни генә ашыкмады. Без килгәндә Н. абый өйдә түгел иде. Аның хатыны без килеп керүгә зарлана башлады. Алай да коймак пешереп, майның туртасы белән майлап, безне кунак итте үзе. Н. абыйның да, җиңгинең дә урыннары оҗмахта булсын. Алардан чыгып бераз баруга мин каты чирләдем. Бөтен ашаган коймакны юл буе косып кайттым. Үзебезгә бик арып, алҗып кич кенә кайтып җиттек.

Әй кешеләр, без бу җирдә кунак кына! Әйләнә-тирәңдә, күршеңдә кешеләр яшәгәнен онытма. Фани дөньядан бакыйлыкка күчкәндә барысы да өелеп калачак. Бу мин уйлап чыгарган әйбер түгел, Коръәндә шулай язылган.

Менә шундый матур, мул көздә күңелгә сеңеп калган күңелле дә, күңелсез дә истәлекләрне барлап утырам.

Рафаэль БӘЙРӘМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии