- 07.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №48 (5 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бу хатымда Мамадыш үзәк район хастаханәсенең дәвалаучы табиб-хирургы Нәҗип Нурмөхәммәт улы Габдрахмановка мөрәҗәгать итәргә телим!
Нәҗип әфәнде! Мин бу хатны берничә ел элек язган идем инде. Җибәрмәдем. Ләкин йөрәк әрнүләрем һаман да үтмәгәч, хәзер җибәрергә уйладым. Бәлки, аның сезгә дә файдасы тияр. Сез кешеләргә булган мөнәсәбәтегезне үзгәртеп, алдагы көннәрегездә савап җыярсыз.
Мин бу дөньяда бик күпне күрдем. Яхшысын да, яманын да. Кешеләрнең дә төрлесен күрергә туры килде.
Миңа өч яшь булганда, өебездән куып чыгардылар. Кулак, имеш. Җиде яшемдә әтине, мәктәп директорын, кулга алдылар. Репрессия башланды. Аннары – ачлык еллары – берничә тапкыр үлемнән калдым. Яхшы кешеләр очрады, үләргә бирмәделәр. Һәрберсенең исеме истә, аларны догадан калдырмыйм. 13 яшьтән шахтада эшләп, биш ел буе флотта хезмәт иттем. Калган гомеремне эшләп уздырдым. Хәзер миңа 82 яшь.
Шушы яшемә житкәч, мондый түбәнсетүләр кичерермен дип һич уйламаган идем, монысы – авырлыкларның иң ачысы булды.
2008 елның октябрь ахырында сул аягым бик каты сызлагач, Мамадыш хастаханәсенә бардым.
Үзем йөри алмагач, узып баручы ике егеттән ярдәм сорап, икенче катка алып менүләрен үтендем. Алар мине ялгыш өченче катка алып менгән: «Утырып тор, хәзер чыгып алырлар», – дип киттеләр. Мин шунда аңымны җуеп егылганмын. Аңыма килгәндә, бик яхшы палатада ята идем. Янымда ике шәфкать туташы: «Абый, Шәүкәт Рәүфович күрмәгән булса, үлә идең бит, яшәү өмете калмаган иде синдә», – диделәр. Бәхетемә, мине терапия бүлеге мөдире Шәүкәт Рәүф улы Саттаров күреп, үзе ашыгыч ярдәм күрсәткән булган икән. Аңа Аллаhның рәхмәтләре яусын! Кешеләргә кылган изгелекләре үзенә мең тапкыр артып кайтсын, киләчәге бәхетле булсын.
Мине бу бүлектә 2 көн бик яхшы карадылар. Шулай да, аягым бик каты сызлагач, хирургия бүлегенә күчерүләрен сорадым. 23 октябрь көнне шунда күчерделәр.
Ул бүлектә дәвалаучы табиб – Нәҗип әфәнде карады мине. Берничә көн дәваланганнан соң, шәфкать туташы «кара укол» ясарга керде. Ашказанында җәрәхәт булганга, ул уколның миңа ярамавын әйттем. Терапия бүлегендә ятканда шулай дип әйткәннәр иде.
Күп тә үтмәде, Нәҗип әфәнде кереп миңа бик каты кычкыра башлады:
– Син монда авырып килмәгәнсең! Бу БОМЖлар йорты түгел – хастаханә! Сине терапиядән куганнар инде – анда БОМЖларны тотмыйлар. Мине өйрәтерлек булгач, үзең дәвалан. Аягыңда бәләкәй генә җәрәхәт бар, аның өчен аяк сызламый! Бар, чыгып кит моннан!
– Аякта «облетерирующий эндартериит», җәрәхәте бик сызлый. Ничә көннәр йокламыйм, ашый-эчә дә алмыйм, даруларның файдасы тими, – дим.
– Әнә кара, монда бөтен бүлектә шул диагноз белән яталар. Аларның аякларында бер мускул да калмаган, төзәлми торган җәрәхәт. Ә синең әле мускулларың бар, җәрәхәтең дә бетчә хәтле генә. Кем бирде сиңа I группа инвалидлыкны? Син инвалид түгел!
Ә мин 2007 елның августында монда дәваланырга килгән идем инде.
Ул вакытта да шул ук сул аягымда җәрәхәт барлыкка килеп, бик сызлый иде. Ике атна дәвалаганнан соң, җәрәхәт тагын да зурайды; шулай да, Нәҗип әфәнде мине «выписан с улучшением» дип чыгарып җибәрде. Ә телдән: «Абзый, монда бүтән килеп йөрмә, синең авыруыңа дәва юк. Аягыңны кисәргә кирәк, ә синең йөрәгең авыру, операция кичерә алмаячаксың», – диде. Иң кызыклысы, выпискада сул түгел, ә уң аяк авырта дип язылган иде. Менә мәзәкләр кайдан чыга ул.
Шулай итеп 29 октябрь көнне Нәҗип әфәнде мине хастаханәдән куып чыгарды. Елый-елый кайтып киттем. Аяк та, җан да сызлый!
Берничә көннән балалар кайтып, мине Казанга алып киттеләр, анда РКБга салдылар.
Андагы табиблар аякны күрүгә: «Нәрсә көттегез, нишләп бер җирдә дә дәваланмадыгыз, инде гангрена башлана бит?! – дип котны алды. Икенче көнне аягымны кистеләр. Табиблары белеп ясагач, наркозны да кичердем, җәрәхәт тә төзәлде. Җан җәрәхәте генә hаман төзәлми!
Ходайга шөкер, мин тагын яшим! Мин БОМЖ түгел! Үзем эшләп салган менә дигән йортым бар. Урыным – йомшак, йортым – җылы, өстәлемдә – муллык! Хатыным, балаларым, оныкларым, оныкчыкларым – бар да минем өчен үлеп торалар!
Нәҗип әфәнде! Сез бит үзегез дә яшь кеше түгел. Картлык бик тиз килә икән ул, сизми дә калырсыз. Әйе, эшегез дә авыр, минем кебек авырулар да күп, хезмәт хакыгыз да аз… Ләкин тормышта бернигә дә карамастан, кеше булып калырга кирәк. Анысы – бу дөньяда иң мөhиме! Уйланыгыз әле, Сезгә рәнҗүчеләр мин генә микән?..
Наил ӘЮПОВ.
Мамадыш районы, Алгай авылы.
Тумыштан табиб
«Табиб һөнәре – батырлык. Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә», – дип язган Антон Чехов. Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшләүче Миләүшә Разин кызы Вәлиуллина белән очрашкач, чыннан да, табиблыкның изге эш булуына тагын бер кат инандым. Менә без яшьләргә бигрәк авыр хәзер. Мин үзем Казанда 5 ел биология һәм химия факультетында укыдым. 5 ел шунда «Медком» ачык акционерлык җәмгыятендә эшләдем. Былтыр тормышка чыктым. Әлегә үзебезнең фатирыбыз юк. Шуңа күрә Мамадышта пропискада торгач, авырга узуга гел Мамадышка кайтырга, анализларны шунда бирергә туры килде. Күптән түгел авырлы килеш юл һәлакәтенә дә очрадым. Менә шулай 7 ай буена гел башкала белән Мамадыш арасын урыйм. Моңарчы хастаханәләргә мөрәҗәгать итмәгәч, табиблар белән очрашырга туры килмәде. Ә менә Миләүшә Разин кызы нәкъ мин күңелдә йөрткән табиб икән. Ул – Мамадышныкы. Әтисе гомере буе балалар укыткан. Әнисе район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән.
Миләүшә Разин кызы да әнисе юлыннан киткән, мәктәптән соң медицина институтына укырга кергән. Аның фикеренчә, һәр кеше эшне яхшылап өйрәнеп, түбәннән югарыга күтәрелергә тиеш. «Институтта укыган чагым – иң бәхетле елларым, әниемнең шәфкать туташы булып эшләве дә укуны күпкә җиңеләйтте», – ди ул. Миләүшә Разин кызы дистә елдан артык эшләү дәверендә авыруларның ихтирамын яулап өлгергән.
– Эшемне бик яратам. Чираттагы ялга китсәм дә, шушы туачак сабыйларны юксынып, ашкынып кайтам. Авырлы ханымнарның шатлыклы йөзләрен күрүдән дә зур бәхет бар микән дөньяда?! – дип сөйли табиб. Аның шушы сүзләрне әйткәндә күзләрендә яшь бөртекләре күренде. – Минем өчен яңа туган сабый баланы кулыма алу – иң дулкынландыргыч мизгел, чөнки аның исәнлеге өчен мин җаваплы.
Аналарга да әйтер сүзләре, киңәшләре байтак аның.
– Матурлык артыннан кумагыз, – ди Миләүшә Разин кызы. – Бала тапкансыз икән, күкрәк сөтегезне имезеп үстерегез. Ана сөте белән туенып үскән баланың иммунитеты нык була, – ди ул.
Әлеге мөлаем, эчкерсез ханым яныннан чыккач, үзеңне шулкадәр җиңел һәм рәхәт итеп хис итәсең… Аның сине күз карашы белән генә түгел, ягымлы тавышы белән дә дәвалавына инанасың. Хезмәтендә абруй казанган ханым – өйдә дә уңган хуҗабикә, иренә тугры хатын һәм улының яраткан әнисе. Улы Азат – әнисенең горурлыгы – мәчеткә йөри, уразаларын калдырмый. Мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укый. Минемчә, Гиппократ анты биргән кеше нәкъ менә Миләүшә Разин кызы кебек булырга тиештер. Ул, чыннан да, тумыштан табиб – аның куллары да, сүзләре дә шифалы, күңеле дә матур.
Венера МИНГАЛИЕВА.
Казан – Мамадыш.
Энебезне битарафлык үтерде
Кеше ана карынында чакта ук, язмышы маңгаена языла, диләр. Хакмы, түгелме – моны бер Ходай белә. Тормышыбызның күңелле мизгелләрендә бу хакта уйламыйбыз да. Ә менә авырлык килсә, күңел үзеннән-үзе шулай уйлый…
15 октябрьдә үз аягы белән хастаханәгә кереп яткан, терелергә өметләнгән энебез Илшатны, 18 октябрьдә туганнары күтәреп алып чыктык. Энебез безне мәңгелеккә калдырып китте. Төзүгә, балта эшенә осталыгы, башкарган эшләре белән ул күпләр күңелендә сакланыр, ләкин хастаханәдәге бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәр – билгесез.
Илшат, күкрәкләре авыртуга, ютәлгә зарланып, табиб И.А.Могтаҗировка күренә. Күкрәк читлеген ренгент нурлары аша тикшерәләр, табиб өйдә дәваланырга куша. Бирелгән дәва чаралары – ютәл даруы. Дәвалану нәтиҗәсе «яхшы» була – чир көчәя, энебез ябыга, сула. Ахырда 15 октябрьдә ул кабат хастаханә ишеген ачып керергә мәҗбүр була. Инде пневмония диагнозы куялар, йогышлы авырулар бүлегенә дәваларга салалар. Мин 16 октябрьдә аның хәлен белергә кердем. Бу аны исән килеш соңгы күрүем булды.
17есе көнне иртән шалтыратып хәлен белдем. Тик ютәле көчле булганлыктан, ул, сөйләшә алмыйм дип, телефонны куйды. Миннән соң ук шалтыраткан игезәк туганына бөтенләй җавап бирә алмаган. Игезәге, хастаханәгә килеп, бүлек табибы К.Трегулованы берничә кат дәшкәннән соң гына, ул палатага кереп авыруны караган һәм хәлнең катлаулы булуын таныган. Моңа кадәр ул: «Без аны дәвалыйбыз бит инде», – дип кенә җавап биргән була. «Бәй, хәле авырлашкан икән бит», – менә дәвалаучы табибның диагнозы. Илшат янына табиб Э.Г.Галиевны чакырып, аны, кабат тикшергәннән соң, авыр хәлдәге авырулар бүлеге – реанимациягә күчерәләр. Бу вакыт аралыгында игезәге шушында була. Бар документларын – медицина картасын ул үз кулы белән бүлеккә кертә. Ни өчен бу турыда ассызлыклап әйтүемне соңрак аңларсыз.
Һәркем хастаханәгә тереләм дигән өмет белән килә. Ләкин авыру терелсен өчен, аның янына табибны туганнары җитәкләп китерергә тиешмени соң? Хастаханәгә аяк басуга полис сорыйлар. Ярдәм күрсәтерлек булмагач, ул полис нәрсәгә? Баш табиб тарафыннан бик макталып сөйләнгән, хастаханә ишек төбендә торучы реанимобиль кем өчен? Реанимация төбендә ничә туган басып торып, табибның үз эшләрен бетереп килүен томырылып көткәндә, аның әле алдына, әле артына төшеп, авыруны Яр Чаллы шәһәренә җибәрүне сораганда, җаныбызның ничек актарылуын үзебез генә беләбез.
Табиблар энебезнең хәлен җиңеләйтү өчен дип дару сорады, ләкин аны савыты да ачылмаган килеш безгә кире тапшырды. Ни өчен сез аны соратып алып та кулланмадыгыз, табиблар? Булган мөмкинлекләрне файдаланып, төрле урыннарга шалтыратып, без сезне куркыттык та, ахры, чөнки нәтиҗәдә энебезнең медицина картасы юкка чыкты! Гәрчә медицина картасыз бер бүлеккә, бер авыру да салынмый. 17 октябрьдә, карта эченә бар снимокларын кыстырып, үз кулы белән шул картаны кертүен Дилшат энем кат-кат әйтсә дә, бездән медицина картасы сорадылар. Эзли торгач, К.Трегулованың кабул итү бүлмәсеннән табылган картада күп нәрсә яңартылган иде инде.
Хастаханә ишек төбеннән таралышуыбызга ярты сәгать тә узмады, энем безне калдырып китте. Нәрсә уйларга белмибез. Һәркемнең сау-сәламәт буласы килә, шуның өчен хастаханәгә юк-юк дигәндә дә юл төшеп тора. Ләкин бу хәлләрдән соң нишләргә?! Бу бер безнең очрак кына түгел. Хастаханә тарафына мондый сүзләрне күп ишетәбез. Сүз дә юк: баш табиб әйткәнчә, елга 800 операция ясаладыр, меңләгән авыру савыгып чыгадыр… Ләкин хәзерге заманда, медицина зур үсеш алган вакытта 33 яшьлек кешенең пневмониядән үлүе, шушы диагнозны да вакытында куя алмаган табибларны бюджет акчасына тоту бер хастаханәне дә бизәми. Бүген безгә, аеруча әни белән әтигә бик авыр. Көндәлек юлыбыз зират аша уза, япь-яшь энебезнең шунда ятуын күңел кабул итми. Ходай тарафыннан маңгаена шулай язылган дип тынычланып та булмый.
А.ВАЗИЕВА.
Актаныш районы.
Мамадыш табибына ачык хат ,
Комментарии