«Лутчы аягыма чапкан булсам…»

Ул елларда җиде классны уку гына мәҗбүри иде. Аннан, теләсәң, колхоз эшенә чыгасың. Колхозда эш һәркемгә җитәрлек. Сыер, сарык, тавык, дуңгыз фермалары, басу-кыр эшләре, ындыр табагы… Кыз балалар күбрәк читкә чыгып китәләр. Бу – Чиләбе, Горький, Березники, Кемерово якларына вербовка белән язылып китү була инде. Бер-ике ел эшләп, өс-башны карап, паспортлы булып кайту дигән сүз.

Район үзәгендә яшәгәч, мин инде сигезенче класска кердем. Зәй районының Мәлем авылыннан бер ерак туганыбыз үзенең улын сигезенче класска Сарманга алып килде. Ул елларда әтиләре булган балалар түләп укыйлар иде. Аның инде бәясе онытылган. Вакытында акча алып килмәгән балаларны укудан чыгарганнары да истә калган. Сарманда әле интернат, тулай торак кебек нәрсәләр юк. Читтән килгән балалар кешедә фатирда торып укыйлар. Теге малай белән параллель классларда укый башладык. Ул яхшы укый, башлы бала. Мин – сугыш ятиме, бераз пенсия түлиләр, ә укымасаң, пенсия «оча». Иртән мәктәпкә бергә китәбез, кайтканда – аерым. Кайткач, бар булганын капкалап алабыз да, мин су китерәм, идән юам, ә Рифкать (малайның исеме шулай иде) ишегалларын себерә, аннары бергәләп дәрес әзерлибез. Күбрәк мин аннан күчерәм. Бәргәләшеп тә китәбез, үртәшеп тә алабыз.

Менә беркөн әнкәй Рифкатькә казан астына ягып җибәрергә утын вакларга кушты. Сарманның төп ягулыгы – тирес кирпече, кирпеч астына янып китү өчен ике-өч кисәк утын кирәк. Рифкать бик тиз еламсырап кире керде: ялгыш балта белән аягына чапкан икән. Без инде әнкәй белән тиз генә ботинкасын салдырдык. Кыяфәтенә караганда, ботинка эче кара кан булырга тиеш иде. Аякка берни булмаган, ботинкасы гына әзрәк ярылган булып чыкты. «Ботинканы быел гына алган идек, лутчы аягыма чапкан булсам. Яланаяк чыгасым калган икән», – ди Рифкать.

Гаиләләрендә ниндидер конфликт чыгып, ике айдан соң укуын ташлап кайтып китте. Миңа да күңелсез булып калды. Ул инде, соңрак булса да, урта белем алгандыр. Укуы әйбәт иде, тырыш малай булды. Телефон заманнары түгел, ничектер хат-хәбәр дә җибәрмәделәр, үзләре дә килеп чыкмады. Аның шуннан соңгы язмышын белмәдем. Бәлки шушы язмам аша Рифкать үзен таныр. Ул инде хәзер 77 яшьлек карт булырга тиеш.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии