Безнең урам иң яхшысы

Безнең урам авылда иң төзек урамнардан санала. Урамыбызда кеше яшәмәгән ике генә йорт бар. Алар да хуҗалы, бәлки яңа йорт та төзеп куярлар. Кара-каршы күршеләр – Җәвидә һәм Хаҗирә апалар – әниләре бакыйлыкка күчкәч, үзләре кайтып, йортларын төзекләндереп яшиләр. Безнең авылыбыз бит бик уңайлы урында урнашкан. Авылыбыз аша олы юл һәм поезд үтә.

Безнең урамның элекке исеме Мулла урамы, яңа исеме Гагарин булса да, һәркем аны иске исеме белән атый. Иң яхшысы – безнең урамда гомер-гомердән төп йортта гаилә корып кечкенә малай кала. Шуңа урамыбызда ялгыз калган картлар юк диярлек. Әле урамыбызның тагын бер исеме бар, машина йөртүчеләр аны «кытай урамы» диләр, чөнки бала-чага күп. Урамыбызга үткән ел таш түшәлде, быел суүткәргечләр яңартылды. Элек урамыбызда тракторлар да бата иде. Таш түшәгәнче, урам халкы өчәр мең сум җыелып ком ташыттылар. Урамда йөрерлек түгел, дип зарланып кына булмый шул, урам халкы бердәм булып үзе дә тырышырга кирәк. Улым Рушан күрше ирләре белән шлагбаум да ясап куйды, урамның ике башыннан да пычрак вакытта зур машиналар үтә торган юл казыла. Инде Аллаһ Тәгаләкәем улларыбызга сау гомерләр бирсен, алар сабыйларын тигезлек белән үстерсеннәр иде. Ирләребез бик яшь килеш китеп бардылар шул. Ятим үскән балалар бер-берсенә булышып тормыш алып баралар, урамыбыз гөр килеп тора. Урамыбызның тагын бер матурлыгы бар әле: безнең урамда читтән килгән беркем дә юк. Барысы да шунда туып-үсеп гаилә корган. Чит авылдан килгән киленнәр дә дус-тату булып яшиләр.

Уртада юл булгач, ике ягы яшеллек, хәзер бик матур, карап туймаслык. Бу урамга килен булып төшкәнемә 44 ел була, парлы тормышым 18 елга да тулмады. Тик бу урамны яратып яшим, һәр яңа йорт, яңа төзелеш, яңа туган бала өчен шатланып көн күрәм. Менә күршебез Рөстәмнең җиденче улы Кәрим туды. Рөстәмнең бабасы Сәләхетдин 1945нче елның 22нче маенда Бранденбург госпиталендә вафат булган, ни кызганыч, сугышның буеннан-буена барып, Җиңү көне шатлыгын да күрә алмаган. Шулай ук сугышка киткән урамдашларның берничәсе генә кире кайту бәхетенә ирешкән. Инде, Раббым, дөньялар тыныч булсын да, улларыбыз балаларын тигезлек белән үстерсеннәр. Урамыбыз һаман гөрләп торсын!

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии