Катнаш гаиләләрнең булуын теләмим

1552нче елдан соң Явыз Иван алып барган көчләп чукындыру сәясәте бүгенге көндә дә яшәп килә дисәм, һич ялгышмам. Чөнки татар кызлары «әсир»леккә үзләре биреләләр. Татар кешесен рус телендә тәрбияләү «автомат» рәвештә бара. Яшьләребезнең дә 42 проценты ел саен руслар белән никахка керә. Бу бит булачак татар шәхесләренең иң сыйфатлы өлеше туган халкына хезмәт итүдән ваз кичә, дигән сүз. Әти-әниләре дә чеп-чи татар булуга карамастан, аларның күбесе юньләп үз туган телләрендә сөйләшә дә белми.

Нишләп болай дигән сорауга җавап гап-гади. Беренчедән, катнаш никах төзүчеләрнең күбесе – балачактан ук рус балалар бакчасына, рус мәктәпләренә йөрүчеләр. Шулай ук рус музыкасын тыңлау, гел телевизордан русча тапшырулар гына карау – болар барысы да баланың руслашуына китерә. Күп кенә ата-аналар моңа хәтта игътибар да итмиләр. Гаиләгә ят милләт вәкиле килеп кергәч кенә ата-ана аңлый башлый. Кызганыч, ләкин соң була инде.

Рус милләте, рус теле йогынтысында тәрбияләгән егет-кызларга: «Ник урысны сайлыйсыз?» – дигәндә, мәхәббәтне, бары тик мәхәббәтне сәбәп итеп куялар. Янәсе, никахлашуны хәл итүче бердәнбер фактор – мәхәббәт.

Моннан 15 ел элек хатынымның апасының кызы Гүзәлия, рус егетенә кияүгә чыгар алдыннан, киңәш сорап килде.

– Яратам мин аны, Рафаэль абый, бу якты дөньяда аннан башка яши алмыйм төсле, – диде бу.

Мин, әлбәттә, кырт кисеп бер сүз дә әйтмәдем. Моңа минем бернинди хокукым да юк, шулай да үз фикеремне җиткерми булдыра алмадым.

– Гүзәлия, сеңлем, мәхәббәт – зур хис, бөек хис. Ләкин ул ут шикелле бер чорда дөрләп яна да, аннан соң сүрелә. Тормыш барган саен, яшәеш тә үзгәрә, балалар туа, үзебез дә картаябыз. Сез бит егет белән кыз булып кына яши алмыйсыз, картлык көннәрегезне күз алдына китер. Аның үз гореф-гадәтләре, безнең үзебезнеке. Үкенерлек булмасын.

– Юк, мин аны яратам.

Бу киңәш сораган ханым инде 40ка таба бара.

Шулай бервакыт авылга мәҗлескә чакырдылар. Бәйрәм вакытында Гүзәлия сеңлем белән кияү килеп утырды. Икесенең дә йөзләре моңсу, авызлары турсайган. Ире бер сүз дәшми. Ә мәҗлес татарча бара, гел татар җырлары гына җырлана. Володяны искә алган кеше дә юк. Берәр сәгать утырганнан соң юкка чыкты бит бу. Гүзәлия табын янында берьялгызы калды. Мин тормыш хәлләрен сорый башлагач, күзләреннән яшьләр тамды.

– Рафаэль абый, киңәшләреңне тотмаганга бик тә үкенәм мин, – диде, яшь аралаш. – Дөрес әйткәнсең, бер мәхәббәт белән генә бернәрсә дә эшләп булмый икән. Володя хәзер үз ягын, мин үземнекен каерам. Ике улыбызга да рус исемнәре куштырдык. Яшьрәк вакытта мәҗлесләргә теләп йөрсә, хәзер төкерә генә. Тормышыбыз әкренләп упкынга тәгәри. Гаилә коруны мәхәббәт эше генә дип карау бик зур ялгышу икән, – дип сөйләде ул.

Шул вакыт Володяның кырыс тавышы әңгәмәбезне өзде:

– Айда, поехали, у меня терпения не осталось, – дип, Гүзәлияне алып чыгып та китте.

Әнинең энесенең кызлары да урыска кияүгә чыгып, руска әйләнеп беттеләр. Төрлесе төрле төбәкләрдә яшәп яталар. Алар безгә бик якын туганнар саналсалар да, 60 ел инде кайда икәнлекләрен дә белмим. Туганлык җепләре өзелде. Аларның Ваня-Маняларына мин нәрсәгә кирәк?

Әнием дә энесе турында бик өзелеп сөйли иде. Катнаш никахлар шулай итеп безнең генофондны корыттылар.

Миннән теләк шул: ата-аналар үз балаларын үз милләтен ихтирам, хөрмәт итәргә өйрәтсеннәр, милләтне үстерүдә ярдәм күрсәтсеннәр иде.

Рус милләте дә үссен! Әмма татарлар исәбенә түгел. Икенче төрле әйткәндә, бер генә халык та юкка чыкмасын, бер генә тел дә изелмәсен!

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии