Бар иде бит мәктәп еллары

Безнең мәктәп еллары сугыштан соңгы чорга туры килде. Исәнсеф җидеелык мәктәбенә Тат. Бүләр, Яңа Исәнсеф һәм башка якын-тирә авыллардан килеп укыдылар. 7нче сыйныфта 35 бала идек.

Укытучыларыбыз арасында сугыштан кайтучылар да, ун класс белемлеләр дә бар иде. Мөгалимнәребез бик таләпчән, кырыс характерлы кешеләр булып истә калган. Укыганда кич клубка түгел, урамга да чыгарга ярамый иде. Тәртип шундый, Аллага шөкер, барыбыз да инсафлы, эшчән булып үстек. Мәктәптә эчке тәртип кагыйдәләре дигән 20 пункттан торган стенд эленеп торды. Һәр укучыга боларны белү мәҗбүри дип куелды. Гимнның татарчасын да, урысчасын да белеп, шуларны җырлап үстек.

Уку һәм тәрбия эшен укытучылар коллективыннан тыш комсомол оешмасы, учком класс старостасы, чисталык комиссиясе контрольдә тотты, төрле чаралар оештырды. Атнаның дүшәмбесе чисталык көне булып, бу көнне тырнагың киселмәгән, чәчең алынмаган булса, кулъяулыгың, пионер галстугың юк икән, кайсы авылдан килүеңә карамастан, кайтарып җибәрәләр иде. Аннан соң килеп укучылар һәм укытучылар алдында гафу үтенәсең. Менә ул тәртип кайда булган икән, дип, хәзерге көннәр белән чагыштырып, хәйран калып утырам.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии