Үзәкләрне өзеп киттең, Фәнзаман кордаш

Үзәкләрне өзеп киттең, Фәнзаман кордаш

Үләрмен дә онытырмын, дип,

Юкка гына, йөрәк, янасың.

Тамбов урманнары сагыныр әле

Үзе үстергән бунтар баласын!

(Һади Такташ)

Менә бер ел инде без язучы Фәнзаман Батталсыз яшибез (олпат әдип 2015нче елның 4нче август иртәсендә безнең арабыздан китеп барды. – ред. иск.). Без Фәнзаман белән күршеләр булып, Урыс авылы урамының бәпкә үләннәрен таптап, дөнья белән танышып, юл тузаннарында аунап үскән идек. Еллар узды, башта Минзәлә районында, аннан соң Түбән Кама шәһәрендә бергә яшәдек. Ул зур язучы булып Казан каласына яшәргә китеп барды, әмма үзенең туган авылын беркайчан да онытмады, һәрдаим кайтып, авылдашларының хәл-әхвәлен белеп китә иде.

Бакыйлыкка күчәренә ике ел кала, язучы Айдар Хәлим белән кайтып, авыл картлары белән узганнарны сөйләшеп, зиратларны карап китә ул. Мин Фәнзаманны авыл тарихын язып калдырыр, дип уйлап йөргән идем дә, никтер андый язмасын күрмәдем. Әтисе Шәрифулла улы Сәетбаттал беренче хатынының вафатыннан соң өч баласы белән калып, Яңа Байлар авылыннан үзеннән утыз яшькә кече Бәдәр исемле кызны алып кайта. 1939нчы елда беренче балалары булып Фәнзаман, аннары өч кыз туа. Әмма әти-әниләре төрмәдә вакытта (алар «кулак», «халык дошманы» дигән ярлыклар тагылып, репрессиягә дучар була – ред. иск.), өч кызлары да кызамык чире белән авырып үлеп китә.

2014нче елда авылга кайтып, әнисенең тууына 100 ел тулуга багышлап, сарык суеп, аш әзерләп, бөтен авыл, күрше-тирәләрне һәм мине дә Түбән Камадан чакырып кайтарган иде ул. Бу безнең соңгы күрешү булды. Мәҗлесне авылның мулласы Муллахмәт Харис улы алып барды. Барлык әрвахлар, әти-әни рухларына дога кылып, мәҗлесне тәмамлап урамга чыккач, күңеле соңгы күрешүне сизгәндер инде, минем янга килеп: «Ярый, Габделхәй, дөнья хәлен белеп булмый, булган үпкәләрне, бу дөньяда булган гаепләрне онытып, бәхилләшеп китик», – диде.

Ул «Безнең гәҗит» редакциясенең даими кунагы, актив хәбәрчесе иде. Менә бер ел вакыт узып бара, без, исән калган кешеләр, аның исемен онытмау өчен нәрсә эшләдек соң? Туган ягы Минзәлә зиратында, әнисе яткан урында үзе дә урын алды. Минзәлә районыннан язучылар күп чыкмаган: шагыйрь Рәшит Гәрәй, хәзер ул туган Малтабар авылы Тукай районына кереп калды, Тулбай авылында туган Сәлисә Гәрәева һәм Фәнзаман Минзәләнеке булып калдылар. Фәнзаманның туган авылында без бергә укыган башлангыч мәктәп юк инде. Вахитов колхозында колхоз рәисе булып эшләгән Насыйбулла Тимеров Урыс авылы белән Дәвек авылы арасында яңа бистә булдырып, шунда таштан урта мәктәп, балалар бакчасы төзетеп куйды. Урыс авылында 200 урынлы мәдәният йорты, шунда ук китапханә, агачтан салынган мәчет, ике катлы колхоз идарәсе бар. Шуннан бер бүлмә биреп, авыл музеен оештырып, Фәнзаманның да әйберләрен куеп, исемен мәңгеләштерергә булыр иде.

Авылның 500 еллык тарихы бар. Язучы Вахит Имамов үзенең «Безнең төбәк тарихы» дигән китабында 1590нчы елны телгә ала, рәсми теркәлүе 1722нче ел дип куелган. Димәк, алты елдан Урыс авылының 300 еллык юбилее була. Булачак буыннарга үзебездән нәрсә калдырабыз соң? Без киеп үскән чабаталарны хәзер авылда ясый белүче дә юк. Без тарткан «уфалла» арбаларын да кинода гына карарга калды. Безнең әбиләр киндер суккан станоклар күптән янып бетте. Үткәнен белмәгәннең киләчәге бар, дип әйтеп булмый бит инде.

Габделхәй САЛИХОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии