Моны ничек аңларга?

Сезгә Мөслим районының Әмәкәй авылыннан сугыш чоры ятиме – 80 яшьлек карт, хезмәт ветераны Фирдәвис Гомәров хат яза. Бу хатымда минем сезгә үземнең күңел борчуларымны җиткерәсем килә.

2015нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зур бәйрәм итеп уздырдылар, миңа да барырга туры килде. Җирле Ветераннар советы рәисе буларак алып бардылар. Без, ятимнәр, Мөслимгә, 70 еллык бәйрәм хөрмәтенә аз булса да күчтәнәч, ни дә булса бирерләр әле, дип барган идек. Көн салкын, яңгырлы иде, шулай да өшеп-туңып булса да, парадны карадык. Ярый әле ашатып җибәрделәр, анысына зур рәхмәт. Ә быел, 2016нчы елның 6нчы маенда, безне Җиңүнең 71 еллыгына Мөслим районы авылларыннан 13 кешене – сигез әби һәм биш бабайны – Кәрим Тинчурин театры бинасына концерт, спектакль карап кайтсыннар әле дип, Мөслим районы Ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Рушат Солтанов озатып калдылар.

Барып кергәч тә, безне яхшы каршы алдылар. Пәрдәне ачып, сәхнә күренешен күрсәтә башладылар, сәхнә почмагында өстәл каршында карт белән карчык һәм бер хатын-кыз утыра. Икенче почмакта бер егет гармун уйнап алгалый да, аннан соң әзрәк сөйләштереп ала. Өч кеше, «сәхнә җимертеп», бабай белән әбинең бергә яшәүләренә 50 ел дип, бер ярты коньяк эчеп алдылар. Исергәннән соң бабай, хатынын ташлап китәргә җыенып, шушындый бер мәгънәсе булмаган күренеш күрсәтеп, без картларны «күңел ачтырып» озатып калдылар.

Сәхнә ачылганда, хөрмәтле ветераннарыбыз, картларыбыз, сезне 9нчы Май бәйрәме белән котлыйбыз дисәләр, без сугыш чоры ятимнәренең күңелләренә ятышлы булыр иде. Шулай ук ахырда да бер сүз дә әйтмичә, шул дүрт кешенең баш июе белән пәрдәне яптылар.

Без 10 сәгать буена тәгәрмәч өстендә, кичке сәгать сигездә Мөслимебезгә кайтып кердек. Ни өчен театр администраторы берни дә уйламаган икән?

Җиңүнең 71 еллыгын 9нчы Майда районда – Мөслимдә зурлап бәйрәм иткәннәр. Мин башта авыл җирлеге рәисенә, аннары район Ветераннар советы рәисенә, аннан соң район советы сәркатибенә шалтыратып, чакыру көтсәм дә, килегез, дигән җавап булмады. Үзем Әмәкәй һәм Әлмәт авылларында Ветераннар советы рәисе. Сугыш чоры ятимнәренә – 80-85 яшь, алар тагын 85 ел яшәми бит инде, бәйрәмгә дип берәр мең сум акча бирсәләр, зур рәхмәтле булган булыр идек.

Җиде класс укуны көчкә тәмамлап, 13-14 яшьтән ат, үгез җигеп эшләп үскән сугыш чоры ятимнәрен ни өчен бер дә искә алмыйлар икән? Сәбәп нәрсәдә соң? Югарыда утырган ил түрәләре һәм депутатларыбыздан җавап көтеп,

ФирдәвисГОМӘРОВ,

Мөслим районы, Әмәкәй авылы

Комментарии