Сугыш тәмугын кичкәннәр

Сугыш тәмугын кичкәннәр

Кайткан чакта Сарман буйларына

Яннарыңда мәңге калырга,

Кырык эшең ташлап кырык якка

Чыгарсыңмы каршы алырга?

Д. ГАРИФУЛЛИН

Язучы, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Дамир Гарифуллин бу араларда 80 яшьлек юбилеена әзерлек мәшәкатьләре белән мәшгуль. Шул уңайдан уздырылучы кайбер чараларда катнашучы буларак та, күрше Сарман районында гына яшәүче өлкән остазның хәл-әхвәлләрен белү максатыннан да соңгы вакытта аның белән шактый гына аралашырга туры килде. Байтак кына истәлекләрне күңелдә яңартып алырга җай чыкты.

Бөек җиңү көне бездән ераклаша барса да, ул елларның утлы тәмугын кичкәннәр белән кызыксыну бер дә кимеми, киресенчә арта гына. Архивларда күп актарынган, инде арабыздан киткән күп кенә күренекле шәхесләр белән аралашып, күп мәгълүмат туплап калырга өлгергән Дамир аганың дистәләрчә шигырь җыентыклары белән янәшә тарихи документаль китаплары да байтак. Шундыйларның берсе «Татар егетләре – француз макизарлары» (2004 ел) дип атала. Безнеңчәгә әйләндерсәң, «макизар» партизан була икән.

Китапны язарга 1919нчы елда Башкортстанның Благовар районы Каргалы авылында туган, 1996нчы елда Казанда вафат булган Франциянең милли герое Әмир Үтәшев этәргеч бирә. Сугыш кырында яраланып әсирлеккә төшкән Ә.Үтәшев башта Муса Җәлилләр төркеме белән бергә була. 1943нче елның августында бер төркем тоткыннарны, аларның кире СССР ягына качу мөмкинлеген калдырмау өчен, Франциянең фашистлар карамагындагы җирләренә озаталар. Әмма җай чыгу белән 118 кеше француз партизаннары ягына качып чыга һәм фашистларга каршы хәрәкәт итә башлый. Ә.Үтәшев отряд белән җитәкчелек итә, җиңү килгәч, ул исән калган 188 сугышчыны илгә алып кайта. Аларның батырлыгы сугыш вакытындагы Франция хөкүмәте башлыгы генерал Шарль де Голль тарафыннан да югары бәяләнә, күбесе орден белән бүләкләнә. Алар арасында Ә.Үтәшев белән бергә Татарстанның Сарман районы Яхшыбай авылында туган Гокәшә Хәйруллин (Дамир Гарифуллинның бертуган абыйсы) һәм Азнакай районы Октябрь Бүләге авылыннан Гомәр Асибаковлар да була.

Әмир ага Үтәшев үзе исән чакта бик күп изге эшләр эшләп калдыра. Әсирлеккә эләгеп, илгә кайтучыларның «халык дошманы» ярлыгы тагылып төрмәләргә озатылуының гаделсезлек икәнен исбатлый, Франциягә барып төрле архив документлары, фотолар җыя, судларда йөреп, күпләрнең реабилитацияләнүенә ирешә.

Язучы Дамир Гарифуллин да шактый эзләнү эшләре алып бара. «Әле бүген дә ачыклыйсы килгән сораулар күп, – ди ул. – Шундыйларның берсе – китапның 67нче битендә бирелгән 1944нче елгы фоторәсем. Аның аңлатмасына болай дип язылган: «Макизарлар Гомәр Асибаков һәм Габдулла Җамалетдинов». Фоторәсемнең төп нөсхәсен дә күрдем, аны миңа Гомәр аганың 1959нчы елгы улы Мәгъдән күрсәтте, 1917нче елда туган әтисе 2010нчы елның 20нче гыйнварында вафат булган икән. Китапта Г.Асибаков турында шактый киң язылган. Аның балалары, туганнары Азнакай районында күп. Алар белән үземнең дә аралашканым, сөйләшкәнем булды. Ә менә Г.Җамалетдинов турында берни ачыклап булмады», – ди язучы Дамир ага.

Исем-фамилиясе башкача да булырга мөмкин, чөнки тоткыннарның исемнәре үзгәргәләп торган. Аның Башкортстан кешесе булу ихтималы зур. Фоторәсемнән күреп, бәлки, аның якыннары, туганнары әлеге номерга берәр хәбәр бирер:

8-9867170823. Сугыш газапларын кичкәннәр язмышын белү, аларның каһарманлыгын онытмау – безнең бурыч, әле ул киләчәк буыннар өчен дә кирәк булыр.

Хезмәт ветераны Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,

Азнакай шәһәре

Фотода: Макизарлар Гомәр Асибаков һәм Габдулла Җамалетдинов (уңда). 1944нче ел.

Комментарии