Без гел кадерсез

Менә мин дә, кулыма каләм алып, сезнең белән «сөйләшергә» булдым әле. Без – сугыш чоры балалары. 13 яшемдә яланаяк килеш бәрәңге басуында ат башыннан тотып йөрдем. Беренче эшем шул булды. Әтиләр сугышта булгач, никадәр генә авыр булса да, алар хакына дип түздек. Ләкин хәзер, безнең балачакта тилмереп эшләгәннәрне оныттырырга тырышалар. Менә ничә ел картлар көнен үткәрәләр. Ә безнең ике авыл – Югары Тегермәнлек белән Түбән Тегермәнлектә өлкәннәрне искә алучы да юк, бик күңелсез. Мин пенсиягә 45 ел эшләп чыктым, хәзер 8 мең сум пенсия алам. Ничә ел таякка эшләү нәтиҗәсе инде бу. Хатыным Шәфигуллина Зәйтүнә 20 ел фермада сыер сауды. Хәзер ике күзе дә сукыр, бернәрсә күрми. Сукыраймыйча, аякларына кияргә булмаганга, кышкы суыкта бутый киеп йөрде алар. Икебезгә дә 80 тула, үз гомеребездә колхоздан бернинди бүләк алмадык, беркая чакырмадылар. Без моңа бик кимсенәбез. Мин үзем дә дару белән генә торам, йөрәгемә операция ясаттым. Без бит сугыш чоры балалары. Әтиләр сугышта үлеп калдылар. Сугыштан кайтканнарга фатир бирделәр. Ә безгә нәрсә бирделәр? Колхоз нужасын кем күтәрде – без күтәрдек. Әнә хәзер «Красный Восток» килде дә, бөтен җирне, байлыкны кесәсенә тутырып, халыктан көлеп ята. Башка авылларда өлкәннәрне искә алалар бит, азрак алардан өйрәнсеннәр. Без ач түгел, шулай да искә алмаганнары хәтерне калдыра.

Хәкимулла ШӘФИГУЛЛИН,

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

Комментарии