Баһау хыялы

Баһау хыялы

Бу дөньяда хыялланмаган бер генә кеше дә юктыр. Халык электән үк «хыял­сыз кеше – канатсыз кош» дигән бит. Безнең авылда да хыялланырга яратучы Баһаветдин исемле кеше бар иде, авыл халкы аны Баһау дип йөртте. 1953нче елда ул бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын, бу язмада искә алу аның рухына дога булып ирешсен.

Хыялның да төрлесе бар. Кайбер хыяллар тормышка ашмаслык була, шундыйларын «Баһау хыялы» диләр иде. Ул үз заманында сука сукалаганда, аты бара алмагач: «Әй, күктән тимер атлар яуса иде! Юк, яумас, яуса да Минсалихларга явар ул», – дип уфтана торган була. Минсалих дигәне – колхоз рәисе, Асылмәрдән улы, 45 яшендә генә булса да, ни сәбәптер, сугышка алмаганнар, сугыш беткәнче колхозда рәис булып эшләгән, шактый мул тормышта яшәгән.

«Безнең гәҗит»тә «Сугыш чоры балалары» дигән тема тирәсендә һәр санда диярлек куе бәхәс бара. Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов та дәүләт советы утырышында бу турыда сүз күтәреп карады, тик файдасыз. Безнең җитәкчеләр «Без булдырабыз!» дип мактанырга яратса да, халык өчен җан атып тормый. Күрше өлкәләр суверен да түгел, нефть тә юк, бездәге кебек халык өчен зыянлы химия заводлары да эшләми, шулай да, сугыш чоры балаларына үз бюджетларыннан мөмкин кадәр булышалар.

Бер язгач языйм инде, безнең татар халкында бер тар күңелле кеше: «Менә ат алам, ул колынлый», – дип хыялланып утырганда, малае: «Мин ул колынга атланып чабам», – дигән. Теге агай чынлап торып хыялга бирелгән булган: «Колын яшь бит әле, син аның билен сындырырсың!» – дип, малаен кыйный башлаган. Без дә шулай, тумаган колынның билен сындырабыз, акчасы булмаган килеш, сугыш чоры балалары, сугыш чоры ятимнәре, дип күпме тавыш күтәрәбез. Сугышка китеп, сугышка кергәннәр исән калмады, калсалар да гарипләнеп, үлеп беттеләр. Исән калып машина, фатир алучылар, 1925-1926нчы елда туган, сугышка барып җитә алмый, японнар капитуляция ясап, барып кына кайтучылар.

Мин үзем сугыш ятиме. Әти сугышка киткәндә миңа бары ике яшь ярым була. Мин әтинең үзен дә, төсен дә хәтерләмим. Безне, ике баланы, әни мәрхүмә аякка бастырды. Кимсетүчеләр дә, кыерсытучылар да күп булды. Шуларның берсе – колхоз рәисе булып эшләгән Фәсхиев Әмир, инде вафат, авыр туфрагы җиңел булсын. Сугыштан соң толлар да, ятимнәр дә, тормыш авыр булса да, яшәргә тырышты, үләселәре килмәде. Шулай кышның бер көнендә әни, сыерны җигеп, 10-15 чакрым ераклыкта булган болынга утынга, тал чыбыгына бара. Барып җитәренә күп калмый, колхоз рәисе ат белән артыннан куып җитә. «Нишләп колхоз эшенә бармыйча, үзеңә утынга барасың», – дип, әнинең сыерын тугарып, камытын кошовка чанасына сала да, китеп бара. Сыер, чана, әни юлда кала. Шуннан соң әни: «Минем ирем сугышта үлеп калмаса, мин дә болай йөрмәс идем», – дип, елый-елый, артыннан йөгерә. «Ирең күзен тондырып, немец пулясы астына барып кермәсә, әзрәк качып йөрсә, минем кебек исән калган булыр иде», – дип, әнинең йөрәк ярасына учлап тоз сибеп, сыер камытын карга атып китеп бара.

Сугыштан соң колхозда атлар җитми, шуңа кешеләр йә бәләкәй чана белән, йә бәләкәй арба белән, сыеры бар кешеләр, җигәргә чанасын, җигү дирбиясен таба алса, сыер белән, салкында сыер имчәкләре өшемәсен өчен, сыер җилененә капчык асып, утын, печән ташыйлар иде. Әле сыерга атап җыр да чыгарганнар иде:

«Ал аягым да тая,

Арт аягым да тая.

Җигәсез дә, савасыз да,

Колхоз атлары кайда?»

Шуңадыр инде, кешеләр: «Эх, балачакка бер генә кайтасы иде», – дисәләр дә, мин бер минутка гына да кайтмас идем. Ул вакыттагы ачлык, ялангачлык, салкын өй, такта сәке, ятуыңны көтеп торучы, йортның бүрәнә ярыгына шыплап тулган кызыл кандалалар, урын-җирдә, киемдә үзеңә дә булмаган каныңны эчәргә көтеп торучы бетләр, айга бер тапкыр да су, мунча күрмәгән тәннәр әле хәзер дә төшләргә керсә, куркып уянасың.

Әти сугышта хәбәрсез югалган булгач, әнигә ике баланы карап үстерү өчен дәүләт һәр айда 56 сум пособие бирә иде. Бирәләр дию дөрес булмас, имза куйдырып китәләр иде. Ул акчага бер кием чабата алганны да хәтерләмим, аның ипи, шикәр кебекләрен, әллә никадәр акча бирсәләр дә, табып булмый иде. Ярый инде, ут яндыру өчен, һәр гаиләгә 1 литр, кайчак 1,5 литр керосин биреп куялар иде. Ул 56 сум пособиене почта таратучы китерсә дә, аңа, тән сакчылары кебек, салым, страховой, үзара салым җыючылар ияреп йөри иде. Авыл советы сәркатибы иң элек үзара займ, үзара салым өчен акча ала, аннан калса гына салымга, чөнки налог түләмәсәң, аңа пеня арта иде.

Ул вакыт салымнар, Аллага шөкер, бисмилла әйтмәсәң дә туярлык иде. Инде халыкның җанын үтә дә талый торган салым – кеше үз иреге белән имза куеп түли торганы – «займ кампаниясе» дип атала иде. Безнең ике авылга бер авыл советы, ул Тулбай авылында урнашкан иде. Безгә, Урыс авылы кешеләренә, мәрхәмәт йөзеннән Тулбай авыл советына барып түгел, үзебезнең колхоз идарәсенә (без аны «кәнсә» дип йөртә идек) район вәкилләре килеп, авыл советы рәисләре, кешеләр эштән кайткач, кәнсәдә дежур торучыны җибәреп, сине кәнсәгә алып китә, анда инде районнан килгән бик эшлекле важный кеше кукраеп утыра иде. Займ вакытында вәкил итеп районның урам себерүчеләреннән кала барлык кешесен авылларга озаталар иде. Билгеле инде һәрберсенә фәлән сумлык имза җыеп кайтырга дигән йөкләмә бирелә. Алар инде шундый җаваплы эшне үтәү өчен бик тә тырышалар иде. Менә алар каршына көне буе эшләп кайткан хатын килеп утыра, сыеры савылмаган, балалары ашатылмаган, үзе инде ашауны күптән оныткан. Әгәр инде алар әйткән суммага кул куймасаң, атналар буе чакырып җәфалыйлар. Төне буе утырып имза куймаса да, иртән эшкә чыгарып җибәрәләр, шулай тәмам арыган мескен хатын имзасын куймый кая барсын…

Ел саен һәр гаилә дәүләткә 42 кг ит тапшырырга тиеш, сыеры булган кеше – 250 литр сөт, сарык асрасаң – йон, тире, тавыгы булса-булмаса да – 100 йомырка, тагын 25 яшькә җитеп тә баласы булмаган һәр кеше баласызлык налогы түли. Болары әле мин белгәне генә…

Яңа Байлар авылында (аны Кәҗә байлары дип тә йөртәләр) олпат гәүдәле, ирләрнеке кебек калын тавышлы, авылдан авылга җырлап йөрүче бер хатын, без аны Җиллекәй дип атый идек: «Әлли-бәлли бала елый бишектә. Страховой, налог дип, киләләр бит ишеккә», – дип җырлап йөри иде. Кайсыларыдыр, яхшы атлы булып күренү өчен, аны районга милициягә алып китеп йөрделәр. Ул вакытта бөтен районны: райкомнарны да, райсполкомнарны да дер селкетеп торучы НКВД начальнигы Борһанов дигән кеше дә аны бернишләтә алмый кайтарып җибәрә. 1950нче еллар тирәсендә бер буранлы көндә ул Калмаш урманында адашып үлә, авыр туфрагы җиңел булсын.

Ул елларга кереп китсәм, үзем дә адашам, сүзем сугыш еллары ятимнәре иде бит. Тукай районы Сәет авылыннан сугышка китеп, исән кайткан Шәрип улы Гәбдерәүф турында да әйтим әле. Хатынымның әтисе ул. Сугышка киткәндә хатыны Фатыйма җиде кыз баласын кочып кала. Совет иленең ул вакытта иң куркыныч саналган, урыс милләтеннән кала барлык милләт кешеләрен җыеп җәзалау лагеры булган Суслангерга эләгә. Аның артыннан унҗиде яшьлек өлкән кызын Чаллыга комбайнга укырга җибәрәләр, унбиш яшьлек Тәгъзимәне Ярославль сазлыкларына торф чыгарырга озаталар. Ә инде унөч яшьлек Мөхтәрәмәне ат җигеп колхоз эшендә эшләргә авылда калдыралар. Үзе дә арба биеклеге дә булмаган кыз бала, арбага басып, атка камыт, ыңгырчак ише дирбияләрне урнаштырса да, арбага 3-4 потлы капчыкларны күтәреп сала алмый.

Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бер көн Чаллыга ашлык илткәндә, элеватор тавын менә алмыйча, аты егылып үлә моның. Ул вакыт колхоз атын үтерү – халык дошманы дигән сүз: йә берничә ел төрмә, йә инде өеңдәге сыерыңны колхозга илтеп тапшырасың. Билгеле инде унөч яшьлек баланың берүзен генә ашлык төяп Чаллыга җибәрмиләр, янында бер өлкән кеше дә була. Ул үз ашлыгын тапшыргач, Мөхтәрәмәнекен дә илтәләр, һәм үлгән атны арбага салып, колхозга алып кайталар. Атны мал табибы ярып карагач, бу балага зыян килмәслек итеп белешмә язып бирә. Шулай итеп, сыер да үзләренә кала, төрмә дә янамый.

Сугышка дип киткән Шәрип улы Гәбдерәүфне, Суслангер лагерында тәмам йөри алмаслык хәлгә килгәч, өендә үлсен, дип, кайтарып җибәрәләр. Киткәндә әзмәвердәй булган 40 яшьлек ир таякка таянып өенә кайтып егыла. Әҗәл җитмәгәч, туган як һавасы, гаиләсенең, балаларының мәхәббәте аны аякка бастыра. Колхоз төзибез, дип, сүтеп алып чыгып киткән мунчасы урынына, балаларын юындыру өчен, җирне казып, землянка мунча төзеп куя. Сугыш вакыты: үлми калган һәр кеше исәптә. Гәбдерәүфне дә военкоматка чакыралар. Комиссия узгач, сугышка ярарлык булмаса да, хезмәт армиясенә яраклы, дип, Казан авиация заводына эшкә озаталар. Аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган, тәртипле татар ирен завод җитәкчелеге бик ярата, сугыш беткәч тә үзләреннән җибәрәсе килми, торак бирәбез, гаиләңне алып кил, дисәләр дә, туган як үзенә тарта.

Өлкән кызы Гәмбәр унҗиде яшендә комбайнчы булып, Теләнче Тамак МТСына эшкә кайта һәм ун елга якын комбайнчы булып эшли. Ул вакытта урып-җыю хәзерге кебек бер ай түгел, ел буе бара: кул белән урган игенне кышлар буе суктыралар. Комбайннар да хәзерге кебек төймәгә басып түгел, тоткасына бау бәйләп, хатыннар белән тартып кабызалар, чөнки керосин ягып эшли.

Сугыш чоры балалары әтиләре исән кайтса да, менә шулай үсте. Дөрес, аның рәхәт чаклары да булгандыр инде. Әти, дип дәшәр кешеләре булганнар сыер җигеп утын ташып йөрмәгәндер. Сугыш чоры балаларына, сугыш ятимнәренә дәүләт бераз акча түләсә дә хәерчегә калмас иде, тик бу тормышка ашмас «Баһау хыялы» гына.

Гәбделхәй САЛИХОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии