Ит яхшылык, көт явызлык икән

«Безнең гәҗит»нең узган елгы 29нчы санында (19 июль, 2017 ел) Венера Ганиеваның энесе турындагы язманы кат-кат укыдым. Анда тасвирланган хәлләр минем дә авырткан җиремә кагылды. Мондый хәлгә төшкәннәрне бик аңлыйм.

2007нче елның 26нчы ноябрендә мин үзем дә Сәйфетдинова Венера кармагына эләктем. Шунысы кызык, мошенникларны закон яклый, ә зыян күргән кеше суд чыгымнарын күтәреп кала. Мин бу ханымны судка биреп, бөтен чыгымнарны үзем күтәреп калдым, ул 1 тиен дә түләмәде. 2011нче елның 12нче гыйнварында Кукмара районы суды аңа әҗәтне кайтарып бирергә дип карар чыгарган иде. Шуннан соң менә күпме вакыт үтте, әҗәтне кайтарган да, килеп гафу сораган да кеше юк әле. «Мин ул акчаны кайтарып бирергә дип алмадым», – дигән сүз ишеттерделәр. Мошенникларны Алла да, мулла да куркыта алмый икән.

Югыйсә, әҗәткә акча алып торган кеше безгә чит-ят түгел, ул хатыным Гөлнурның бертуган апасының кызы. Гөлнур Әтнә районы Күлле Киме мәктәбен тәмамлап, Казанның «Оргсинтез» заводында эшли. Кичләрен шул заводның кичке мәктәбендә укый. Ә яшәвен Казандагы бертуган апасында – Венераның әнисендә яши. Апасы бик авыр эштә – юл төзелешендә хезмәт куя. Акчасы күбрәк булсын, дип, кич тә калып эшли. Мондый авыр эшкә тимер дә түзмәс иде, Гөлнурның да апасы авырып китә, озак кына больницаларда ятып дәвалана. Аның 3 баласын ашату-эчертү, тәрбияләү, йортын карап тору үзе дә 40-50 сум акча алып эшләүче 18 яшьлек Гөлнур җилкәсенә төшә. Балаларның әтиләре турында язып тормыйм, укучылар болай да аңларлар дип уйлыйм. Хәзер инде апасы да, җизнәсе дә бакыйлыкка күчте.

Гөлнур балаларның берсен җитәкләп, икенчесен муенына утыртып, авылга алып кайта. Боларга өстәп, балаларның киемнәрен тутырган сумкалар тагын. Ул вакытта машина заманы түгел, бер кечкенә генә автобус йөри, аңа сыя алсаң – сыясың, сыя алмасаң – юк. Бу балаларны аякка бастырырга авылдагы әби-бабайлары һәм Гөлнур апалары бик зур көч куя. Балалар үскәндә без Гөлнур белән әле өйләнешмәгән, очрашып кына йөри идек.

Хатыным «Оргсинтез» берләшмәсендә 35 елдан артыграк хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Авыр эш үзенекен иткән, пенсиягә чыккач, ике аягына да операция ясатырга туры килде. Ул үстерешкән өч баланың берсе дә килеп хәлен белмәде. Ә бит апасының олы кызы Венера ул вакытта инде үзе дә тормышта, ике баласы бар, ире дә яхшы гына эштә эшли иде. Тормышлары начар булмады. Башта фатир алдылар, аннары йорт салып керделәр. Урыслар «аппетит появляется за столом», диләр.

СССР таркалып, дөньялар буталып киткәч, Венераларның да җайлы гына барган тормышларының рәте китте. Авыр эштә тир чыгарырга күнекмәгән кеше кайда да җиңел эш эзли. Венера да базар ягын карады. Ләкин бер заман халык аласын алып бетерде, базардагыларның товарлары сатылмый башлады. Ә кыйммәтле машина, кредитлар өчен түләргә кирәк. Менә шул вакытта хатынымның туганы безне исенә төшерде дә инде. Үз туганың гозерләнеп әҗәткә сораганда, ничек инде биреп тормыйсың? Бирдек. Шул көннән Венера безгә юлны онытты. Дустың яки туганың белән дошманлашасың килсә, әҗәткә акча бир, диләр бит.

Без икебез дә сугыш чоры авырлыкларын күргән авыл балалары. 1950нче елда безнең өйдән 3 бала мәктәптә укый башлый. Көз-кыш айларында көннәр кыска. Дәресләрне керосин лампасы яктысында әзерлибез. Хуҗалыгыбызда шул бер сукыр лампа. Керосинны 1 пай өчен айга 1 яки 1,5 литр гына бирәләр. Үзебезнеке беткәч, әни күршеләрдән әҗәткә алып тора. Икенче айга керосин алуга ук, әни әҗәтләрне тарата. Безне дә шулай өйрәтте, әҗәтне бирми калудан бик курка торган иде. Ничек инде әҗәтне бирми калырга мөмкин?

Мин бу хәлне «Акчарлак» һәм «Сираҗи сүзе» гәҗите хезмәткәрләренә дә сөйләп карадым. «Абый, кулларыңны күтәр дә, өч мәртәбә «Алаһы әкбәр», – дип дога кыл», – диделәр. Аннары прокуратурага яздым. «Үзегезнең полиция участогына мөрәҗәгать итегез», – диделәр. Майор Владимир Гончаренко гозеремне кире какмады. «Сәйфетдинова Венера бүген Казанда яшәп ята. Аның янына өч мәртәбә бардым, повесткаларны калдырдым. Бер тапкыр да ишеген ачмады», – дип җавап бирде. Суд приставлары белән үзем дә барып карадым, ишек төбендә таптанып тордык та, таралыштык. Суд приставы повестка калдырып китте. Менә шулай «Европача яшибез». Мошенниклар безнең өстән көлеп, яшеренеп кенә оныклар үстерә. Минем хатыным гомер буе авыр эштә бил бөгеп, ике аягына да тимер колпаклар куйдырып, 3нче группа гына инвалидлык алды. Ә бу ханым җылы кабинетта утырып, авызын кызылга буяп, икенче группа инвалид имеш.

Мөхәммәт галәйһи вәссалләм бурычын түләмәгән кешеләрне күмәргә дә кушмаган. Рамил хәзрәт Юныстан сорагач, болай дигән иде: «Мәрхүмне күмгән вакытта, бу кешенең әҗәтләре бар идеме, дип сорарга кирәк. Берәрсенә 3 тиен акча бирәсе булса, ул кеше, миңа әҗәте бар иде, дип әйтергә тиеш. Шунда хәзрәт халыкка мөрәҗәгать итеп, шул бурычны кем түли ала, дип сорый. Аны кем дә булса үз өстенә алырга тиеш. Дөрес, мәет күмелмичә калмый. Ләкин бурыч белән җирләнсә, аңа газабы булачак».

Суд приставлары сүзенә караганда, Венераның 25 миллион бурычы бар. Миңа әҗәте 300 меңнән артыграк. Эшләмичә генә баерга уйлаган бу ханым бүген йортсыз да, кыйммәтле машинасыз да калды. Пушкинның «ярык тагарак» балладасы искә төшә.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии