Чак кына үлми калдым

үз гомерендә күпне күрә. безне төрлечә сыный. Хәсрәтен, авыруларын һәм шуларны кичерергә сабырлык, ярдәм дә бирә.

Мин дә берничә мәртәбә үлемнән калдым. Беренче тапкыр 5нче сыйныфта укыганда мунчада ис тиде. Бу 1949 ел иде. Мунчабыз – кара мунча. Ул вакытта авылда карасы да сирәк иде, ак мунча турында сүз дә юк. Аның эче «сукыр лампа» белән яктыртыла. Өйдәгеләр барысы да мунча кереп чыктылар, берсенә дә ис тимәгән. Күрше кызы белән мин соңгы булып кердек. Мунча ишегеннән чыкканымны беләм, калганын хәтерләмим. Күземне ачканда сәкедә ятам, абыем ясалма сулыш ясый. Стенадагы сәгать каядыр китеп югала да, тагын күренә, түшәм дә бер урында гына тормый, әйләнә. Күңел болгана, косасы килә, баш авырта. Әни елый, абый борынга нидер иснәтә. Үсә төшкәч аның нашатырь спирты икәнен белдем.

Тормышымда таган бер тапкыр ис тиеп егылдым. Монысы укыта башлагач булды. Фатир хуҗасының кызы белән күршегә мунчага кердек. Монда да мунчаны сукыр лампа яктырта иде. Киенеп тышка чыкканымны беләм. Тезләрем туңганга күземне ачсам, чана тәртәсенә тотынып, тезләнеп торам икән. Күктә яп-якты йолдызлар җемелди. Кайдалыгымны аңлый алмый торганда, күрше апа өйдән чыкты, миңа торырга ярдәм итте һәм фатирга озатып куйды. Хәзер ул мәрхүмә инде, авыр туфрагы җиңел булсын.

Өченче тапкыр ис тию иң авыры булгандыр. Ул вакытта 62 яшьтә идем. Түбән Камада торган чак. Беркөнне төш күрәм: күрше әби кара шакмаклы ситсыга төрелгән төенчек бирде. Үзендә кызыл шакмаклы ситсы төенчек калды. Аннары тиз генә борылды да, төенчекләрне алмаштырды. Үзендә кара шакмаклысын калдырды. Төшне нәрсәгә юрарга да белмәдем. Шул көнне мунча яктык. Иртәгесе көн Ураза башлана иде. Мунчадан хәлсезләнеп чыктым. Урамдагы лампочка салават күпере төсләре белән әйләндереп алынган төсле күренде. Баскычтан көчкә менеп, өйгә кердем. Урынга ничек ятканымны белмим. Күземне «үлмә», «мине калдырма», дигән сүзләргә ачтым. Яңадан аңымны югалтканмын. Күземне ачсам, картым миңа ясалма сулыш ясый иде. Ул ашыгыч ярдәм чакырырга үгетли, ә мин: «Үтәр әле, элек тә ис тигәне бар иде, үтте», – дим. Шулай да ул күршеләргә хәбәр итте, күршеләр табиб чакыртканнар. Ул килгәндә пульсым чак-чак кына беленеп торган. Соңыннан табибларның уколлар кадап, дүрт сәгать янымда утыруын хәбәр иттеләр. Куркыныч үткәннән соң гына киткәннәр. Күргән төшемне күрше әбинең кисәтүенә юрадым. Шуннан соң ис тиюләр булмады, Аллага шөкер.

Ике тапкыр операция кичерергә туры килде. Берсе сукыр эчәккә, икенчесе – зобка. Сукыр эчәктә көчле авырту булыр алдыннан вафат булган әти-әниемне төшемдә күрдем. Алар мине үзләре белән алып китәргә тели икән, өстемә салып кәфенлек үлчәделәр. «Хәзер үзебез белән алып китәбез» – диләр. «Ике балам кала бит, зинһар алып китмәгез!» – дип елыйм. Уянып киткәндә күз яшьләрем белән мендәрләрем юешләнеп беткән иде. Балаларымның берсенә – биш яшь, икенчесенә – дүрт кенә. Күрәсең, кызгандылар, алып китмәделәр. Берзаман температурам күтәрелде, эчем чыдап булмаслык итеп авырта башлады. Мине 15 чакрым ераклыктагы Ижевка больницасына алып бардылар. Аңымны югалта башлаганмын инде. Бару белән берничә укол кадаганнар. Табибларның тавышлары ерактан гына ишетелә: «Монда калса үлә, Менделеевскийга илтергә кирәк!» – диләр. Аллаһы Тәгалә һәм табиблар ярдәме белән исән калдым, өч атна дигәндә больницадан терелеп чыктым.

Зоб диагнозын 1965 елны куйганнар иде. Ул чакта ук врач операция кирәклеген әйтте. Бу авырудан котылу миңа 1986 елның 25 декабрендә генә насыйп булды. Аңа кадәр күп хәсрәтләр кичерергә туры килде. Кыска гына вакыт эчендә әти-әни, каенанам, 45 яшендә абыем, 30 яшендә ирем вафат булдылар. Авылыбыз су астында каласы булганга, өйне ялгыз башым күрше авылга күчерергә туры килде. (Түбән Кама ГЭСы төзеләсе булганга авыл су астында калды). Шулай итеп үзем турында уйларга вакыт булмады. Бик күп больницаларда булырга туры килде. Табиблар, сүз куешкандай, барысы да операция кирәклеген әйттеләр. Ул чакта, минем бәхеткә, табибка күренү дә, анализлар да, дәвалану да, операция дә бушлай иде. Операция биш сәгатьтән артыкка сузылган. Ул тәмамлангач та минем хакта онытып җибәргәннәр. Палатадагы иптәшләрем мине эзләп, табиб янына барганнар. Аннары мине операция ясаган урыннан табып алып палатама алып менгәннәр. Ике ай ятып, зобтан котылып, терелеп чыктым, Аллага шөкер. Шушы операциягә керер алдыннан янә теш күрдем: кызыл кирпечтән ясалган бер бина, тәрәзе юк, ишек кенә бар. Бусагасы биек. Шул бинаның эчке ягында 18 ел элек үлгән ирем басып тора. Керергә чакырып миңа кулын сузган. Мин бусаганы атлап керергә тырышам, ләкин авырткан аягым керергә комачаулый. «Ярар инде, Әнвәр, җибәр, бу аягым гомергә комачаулады инде», – дим. Бинаның тышында ап-ак җәймәгә ятып кызым ятып тора икән. Баксаң, миннән ике атна алдарак, кызымның сукыр эчәгенә дә операция ясаган булганнар икән.

Тагын бер төшемне языйм әле. Бу апрель ае иде. Миннән: «60 көннән үләргә ризамы син?» – дип сорыйлар икән. Мин: «Үзем тилмермәсәм, авырып ятып кешеләрне интектермәсәм, риза», – дим икән. Уянып киттем дә, 60 көнне санап, Сабан туе буласы көннәргә туры киләсен уйлап куйдым. Сабан туена ике көн кала, төнлә ике затның сөйләшүен ишетәм: «Вакыт җитә, алтмыш көн тула. Алып китәбезме?» – дип сорый берсе. Икенчесе җавап бирә: «Юк, алып китмибез, очыртабыз гына, шуннан калса…». Сабан туе көне җитте. Су буендагы болынга, бик матур урында мәйдан көйләнгән. Йөгерешчеләр, ат чабышында катнашучылар өчен махсус юл көйләгәннәр: багана утыртып, шуның буеннан-буена җеп сузганнар. Менә атлар үзләренә билгеләнгән юлдан килделәр. Иң арттан килгән атка бүләкләр тактылар. Ат, нишләптер, курыкты. Минем янга килеп җиткәч, арткы аягына басып чыгарга теләде. Тарттырылган бауга эләгеп минем янга чыга алмады. Тирә-яктагы кешеләр куркышып, кайсы-кая таралыштылар. Мин исә, баскан урыныма береккән сыман, катып калдым. Аннан соң ат, өстендәге иясен ташлап, чабып китеп барды. Бу күргән төшләрем хәтеремә бик нык уелып калган. Миңа Ходай бала хәсрәте дә бирде. 40 яшьлек улым кинәт үлеп китте.

Менә шулай авыруларга түзеп, хәсрәтләргә сабыр итеп, 75 яшькә җиттем, Аллага шөкер. Аллаһы Тәгалә илебезгә тынычлык, дөньяларга иминлек, барыгызга да гаилә бәхете, сәламәтлек бирсен.

Фәйрүзә ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Теләче районы, Үзәк бистәсе.

Комментарии