Карак күселәр

Карак күселәр

Элек ТАТЦИК авылы кырыенда, Мишә елгасы буенда Вахитов исемендәге колхозның (Шәле) 20 гектар җирне биләп торган яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы бар иде (ул бакча бүген юк инде). Елның елында мул уңыш бирә торган әлеге бакчада үскән нигъмәтләрне Казан шәһәренең сәүдә нокталарына озатып тордылар. Җыеп алынган, хәзерләнгән продукцияне шәһәргә алып китеп урнаштыру эше танылган бакчачы Миннегаян апа Ибраһимовага йөкләнгән иде. Шушы тармактан кергән һәр тиен өчен колхоз идарәсе каршында ул җавап тотты. Шулай бервакытны үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, колхоз акчасын күз карасыдай саклаучы бу апа гомерендә дә башына китереп карамаган һәм бик борчулы хәлгә юлыга.

Ул көнне Миннегаян апа, гадәттәгечә, Казанның Бауман урамындагы җиләк-җимеш кибетенә күп күләмдә карлыган һәм чия илтеп тапшыра. Кибет бухгалтериясе белән исәп-хисапны өзгәч, саллы гына акча белән эш урынына – ТАТЦИК бакчасына кайта. Акчаны колхоз канцеляриясенә бакчадагы эшләрне бер кат барлаганнан соң тапшырырга уйлый. Алып кайткан акчасын шәльяулыгына төреп, җиләк-җимеш саклый торган складтагы агач әрҗәләр арасына кыстыра. Бакчадагы хатын-кызларга кушылып, бер сәгать карлыган җыйганнан соң, Казаннан суган алырга дип килгән машинага утырып, яшелчә бакчасына китеп бара. Аны төяп озатып җибәргәннән соң, кире складка кайта. Исәбе бик астында калдырган акчаны колхозга алып кайтып тапшыру була. Кесәсендәге ачкычларын шалтыратып складны ачып кергәч, яшергән урынында акча юклыгын белеп, Миннегаян апаның аяк астыннан җир убылган кебек була. Күз аллары караңгыланып, бетон идәнгә утыра. Нәкъ шул минутта кулына лимонад шешәсе тотып, энесе Шамилнең улы Наил килеп керә. Агарган йөзле, бизгәк тоткандай калтыранып идәндә утыручы апасын күреп, имәнеп китә ул. «Апа, сиңа ни булды? Төсең качкан, авырыйсың, ахрысы. Мә, эч әле, җиңеләеп китәрсең», – дип, кулындагы лимонадын суза, аны идәннән күтәреп торгызып, урындыкка утырта. Берничә йотым лимонад Миннегаян апаны үз халәтенә кайтара. «Энем, бик зур бәлагә дучар булдым бит. Бүген генә карлыган сатып кайткан акчаны урлаттым. Ичмасам, иртәгә шул акча белән хуҗалык кирәк-ярагына барасылар иде. Инде ни дип җавап бирермен дә, моның өчен мине нишләтерләр? Наил энем, кайсысының эше икән бу? Кем генә кул сузды икән?» – дип сулкылдап елап җибәрә. Наил аны ничек тә тынычландырырга тырыша: «Апа, барысын да исеңә төшереп, кабаттан сөйлә әле», – ди. Миннегаян апа күз яшьләренә буыла-буыла булган хәлне кабаттан сөйләп бирә: «Төшкә кадәр алып кайткан акчаларны колхоз кассасына тапшырмыйча, шәлгә төреп, складның әнә теге почмагына – әрҗәләр арасына яшереп куйган идем. Акча белән йөреп, Казаннан суган алырга килгән машинаны көттерәсем килмәде. Складны ике йозакка бикләп, шул машинага утырып киттем. Кайтсам, куйган җирдә акчалардан җилләр искән, шәлем генә калган». «Апа, син ишекләрне ике йозакка бикләгәнсең, ачкычларың үзеңдә. Тәрәзәдән кеше керерлек түгел. Акча яшергәнеңне беркем дә күрмәгән. Минемчә, монда кеше кулы уйнамаган, күсе эше түгел микән бу? Ул хәшәрәтләрдән әллә ниләр көтәргә була бит», – ди Наил. Моны ишетеп, Миннегаян апаның җен ачуы чыга: «Кеше ышанмаслык нәрсә сөйләп, башымны катырасың. Күземә төтен җибәрмә син минем. Апаңның төпсез коега төшеп киткән чагы хәзер. Болай да телгәләнгән йөрәгемә, күсе эше түгел микән, дип, яра ясап утырма әле. Күселәргә ул акча нәрсәгә кирәк булсын, кибеттән әйбер сатып аласылары бармы әллә аларның? Син лучше миңа нишләргә кирәген әйт менә!» – дип өзгәләнә Миннегаян апа. Наил дә үз дигәнендә нык тора: «Күсе эше түгел микән, дигәнгә ачуың килсә, килер, мин сиңа менә нәрсә әйтәм. Күптән түгел Шәленең Йолдыз очындагы азык-төлек кибетендә эшләүче ике Зөлфия кичке тугызларга кадәр җиләк-җимеш саткан. Вакыт соң булгач, җыелган акчаны сельпо кассасына тапшырырга өлгермәгәннәр, синең кебек, үзләре генә белә торган урынга яшереп куйганнар. Икенче көнне куйган урыннарында акча юклыгын күреп, телсез калалар. «Инде бу кадәр акчаны кайлардан табып, ничекләр генә түләп бетерербез икән», – дип кайгырышып утырганда, кибеткә Илшат исемле егет килеп керә (Зөлфия Гыйлаҗеваның бертуганы). Кызларның нинди бәлагә тарганын белүгә, ул да, иң элек күселәрдән шикләнүен әйтә: «Ышансагыз, ышаныгыз, ышанмасагыз, юк, ләкин күселәрнең акча яратканын укыганым бар иде. Кәгазь акчада аларның күңелләрен күтәрә торган ниндидер матдә бар икән. Алар акчаны теләсә кайдан эзләп таба ала, фәкать тимер сейфка гына керә алмыйлар, ди. Кызлар, барыгыз, берәрсеннән балта белән кадак суыргыч алып чыгыгыз, идәнегезне кубарабыз», – дип фәрман бирә егет һәм кызлар күршеләрдән алып чыккан кораллар ярдәмендә идән такталарын каерып та ата. Аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торган кызлар бертавыштан кычкырып җибәрә: «Әнә бит ул акчалар!» Чынлап та, идән сайгагы астында ялтырашып яталар, ди, җаныкайларым. «Акчаларыгызны җыеп алыгыз да, санагыз, күпмесеннән авыз иттеләр икән», – ди Илшат. «И, җитмәгәне сәдакасы гына булыр инде. Әле син килеп чыкмаган булсаң, боларын да таба алмас идек», – дип, кызлар егетне һавага гына чөйми. Йолдыз очы кибетендә күселәрнең зур суммада акча урлап, идән астына ташып куюлары турында бөтен авыл сөйләде бит, син генә ничек ишетми калдың икән соң аны?» – дип гаҗәпләнә Наил.

Ни булса, шул булыр, дип Миннегаян апа да склад идәненең берничә сайгагын һәм каршы як стенаның бер-ике тактасын кубарып карарга рөхсәт итә. Наил идән астыннан табылган акчаларны җыеп, өстәлгә китереп салгач, Миннегаян апа шатлыгыннан кычкырып ук җибәрә. «Энем, нинди генә рәхмәтләр әйтеп, нинди генә изгелекләр телим сиңа. Башларымны төрмәдә черүләрдән коткардың бит син. Мең рәхмәт әйтсәм дә аз сиңа», – дип, энесен кочаклап ала. Алай да буш калдырмый, бер кәчтүм-чалбарлык акча белән бүләкли.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии