- 01.11.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тукай бәйрәме алдыннан, Татарстан Дәүләт Советы утырышыннан турыдан туры эфирда Туфан аганың чыгышын тапшырдылар. Соңгарак калып, үзе дә бәйрәмгә килде Туфан ага. Чыгышы өчен мактап, рәхмәт әйтүгә: «Эй, шул регламент диеп, әйтәсе сүзне әйттермичә үзәккә үтәләр инде», – диде. Күп вакытлар әйтергә җыенган сүзләрен әйткәне, ниһаять, эшләргә җыенган гамәлен, йөрәгенә ятышлы итеп башкарганы өчен ничектер бәхетле тынычлык нуры иде аның йөзендә. Без дә «Сөбханаллаһ, Туфан абый бүген яшәреп киткән», – дип озатып калдык аны.
Күп тә үтми, Туфан агабызны, Татар агасын, Ил агасын мәңгелеккә озаттык…
Соңгы чыгышы халкыбызга аның нәзере булып калды. Үзенә берни дә сорамый ул. Бары тик милләтебезне саклауны, мәгърифәт нурыннан аермауны, милли мәгарифне, милли мәдәниятебезне саклауны нәзере итеп калдырды.
Исемен мәңгеләштердек, урамнарга куштык, дигән шапырынулар түгел, ә халкыбызга, җитәкчеләргә кушкан Олы Нәзерен төгәл итеп үтәү аның бәхиллеген алу булыр…
Дәүләт Советы сессиясендә сөйләгән чыгышының тулаем стенограмма язмасын китерәсем килә.
«Выписка из двадцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан IV созыва от 26 апреля 2012 года. Миңнуллин Т.А.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович! Хөрмәтле коллегалар, кунаклар!
Кәҗәнең җыры кәбестә турында дигәндәй, минем дә сүзем мәдәният, шуңа бәйле мәсьәләләр турында. Мин бу чыгышка күптән әзерләнеп киләм. Бүген Илдар Шәфкатович докладыннан соң сөйләү – очраклы хәл генә. Чыннан да безнең мәдәният өлкәсендә сөйләшер мәсьәләләребез бик күп. Ул аерым тикшерүне таләп итә. Әле күптән түгел генә мин «Семь дней» дигән тапшыруда Рөстәм Нургалиевичның Русия Президенты белән сөйләшеп утырганын тыңладым. Рөстәм Нургалиевичның бездә шулкадәр төзелеш барганлыгы, үзгәрешләр барлыгы турында сөйләвен тыңлап, мин сөенеп, горурланып утырдым. Ахырга таба бу сөйләшүнең болай тәмамлануын көттем. Русия Президентының: «Как у Вас, Рустам Нургалиевич, вопросы культуры, строительства объектов культуры?» дигән соравын көттем. Ул сорау бирелмәде. Күрәсең, ул бүгенге көндә республикада гына түгел, Русиядә дә бик әһәмиятле әйбер түгел. Югыйсә безнең сөйләшерлек, горурланып әйтерлек сүзләребез дә бар, җитешмәгән якларыбыз да бар. Әгәр дә мондый сорау бирелгән булса, Рөстәм Нургалиевич Әтнәдә яңа театр ачылуын, Язучылар союзы бинасына бик яхшы ремонт ясый башлавыбызны әйтер иде. Җитешмәгән яклар турында да әйтер иде. Безнең инде 15 еллап Милли китапханә төзи башларга уйлавыбыз турында әйтер иде, бу безнең киләчәктәге проблемабыз дип тә өстәр иде. Аннары 500 мең кеше яши торган Чаллы шәһәрендә театр бинасы юклыгын да әйтер иде. Югыйсә, Чаллы шәһәрендә бүген кимендә дүрт-биш театр эшләргә тиеш. Андагы театр бинасын күрсәтсәң, мин ул район башлыгы урынында оялыр идем. Гомумән, ул хакта сүз башлауга ук мин бүгенге көндә нинди шартларда эшләп ятканы өчен кызарыр идем. Икенчесе – Түбән Камадагы театр мәсьәләсе. Без «Нефтехим» дибез, горурланабыз, мактанабыз. Ә анда рәхәтләнеп кереп карарлык, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек театр юк. Менә безнең мәсьәләләр. Әле мин бу өч объектны болай гына атадым. Тирәнрәк уйласам, әйткәнемчә, сөйләшер сүзләр, уйланырлык уйлар бар.
Без хәзер культурага бер примитив әйбер итеп кенә карый башладык. Ә культура бит ул – кешенең яшәү рәвеше, аның рухы, иманы. Әгәр дә безнең рухи культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз. Әгәр дә без бүген «Дальний» полиция участогы турында сүз алып барабыз икән, без моның иң беренче чиратта нигезен, сере нәрсәдә икәнен табарга тиешбез. Чөнки кешедәге культураның үсеш дәрәҗәсе бездә шундый түбән, без инде хәзер күп нәрсәләрне аңламый башладык. Әле бүген генә мин монда җәмәгать судьясына язылган законнар өстенрәкме, әллә язылмаганнарымы дигән сорау бирдем. Хәтта алар да язылган законнар дип җавап бирә. Ә бит кеше белән язылмаган законнар, аның эчке дөньясы, аның рухы идарә итәргә тиеш. Менә шуларны кеше үти алмаган вакытта, кешенең шуны үтәргә сәләте җитмәгән вакытта, законнар языла.
Без ул законнарны язарга мәҗбүр булабыз. Менә ни өчен без, бу мәсьәләне кабат-кабат уйлап, аңа якын килергә тиешбез.
Без бүгенге көндә Татарстанның спорт республикасы, Казанның спорт башкаласы булуын әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма бер юнәлештә генә үсү мактанырлык түгел. Әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң, тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач, чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән генә карый, аңа кешенең рухи ихтыяҗы буларак карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар итәргә тиешбездер.
Культурага примитив карашның тагын бер мисалын гына китерәм. Мин бервакыт «Пусть говорят» дигән тапшыру карадым. Ул тапшыру турында минем начар сүз әйтәсем килми, әмма берсендә кызык сүз яңгырады. Анда ниндидер азгынлык турында, азып-тузып йөргән бер гаилә турында сүз алып барылды. Шунда бер юрист: «Сабантуй устроили», – дип әйтте. Бу нинди сабантуй? Кайчан безнең сабантуйның шундый азгынлык үрнәге булып хезмәт иткәне бар? Менә шушы әйберләр безнең сөйләмгә дә кереп китте. Безнең дәүләт җитәкчеләре еш кына «уничтожим», «мочить будем» дигән сүзләр куллана башладылар. Болар дәүләт җитәкчеләренең лексиконында булырга тиешле сүзләр түгел. Без, уртак тел табып, кешеләр белән кешечә сөйләшергә тиеш.
Культурага кагылган тагын бер зур чара үткәрелә: безнең тарихи истәлекләр торгызыла башлады. Бик зурлап Болгар һәм Зөя калалары, Зөя кирмәннәре торгызыла. Бик әйбәт…
Председательствующий. Еще минуты две?
Миңнуллин Т.А. Минуту.
Председательствующий. Включите микрофон депутату Миннуллину.
Миннуллин Т.А. Ярый, Болгар Болгар инде ул. Зөя каласын изге урын дип әйтәләр. Менә биредә, бервакыт депутат чыгыш ясаганда, ул нинди изге урын булсын, кем әйтте, кем уйлап чыгарды дип әйткән идем. Бу безнең культурабыз дәрәҗәсен күрсәтә торган мисал. Кеше җирен яулап алыр өчен төзелгән кирмән изге урын була алмый.
Крепость, построенная для завоевания чужих земель, никогда не может быть святым местом как для победителей, так и для побежденных. Мы, конечно, должны знать, о чем идет речь. Мы должны знать историю. К сожалению, сейчас многие уже перестали читать книги. Я наблюдаю, на спектаклях и депутаты редко бывают.
Я думаю, Фарид Хайруллович, надо найти возможность провести парламентские слушания, где будет обсуждаться наше духовное состояние.
Безнең рухи дөньябыз ни хәлдә? Безнең кеше булып аталырга хакыбыз бармы? Әллә без һаман да артта калган кыргый халыклар булып яшәвебезне дәвам итәрбезме?
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Председательствующий. Рәхмәт. (Аплодисменты.)»
Бигайбә, Туфан ага! Бәхилеңнән ташламасаң иде халкыңны!
Зиннур ЗАКИРОВ,
ветеран табиб
Комментарии