Кешеләрдә – эт кайгысы

Кешеләрдә – эт кайгысы

Кызлар белән зур сәүдә үзәгендә йөрибез. Исәбебез – берәр матур кием алу. Студентларча бәядә булсын, үзе зәвыклы күренсен. Шунда кулыма аңлаешсыз бер кием килеп эләкте: кайсы ягыннан карасаң да нәрсә икәнен аңлап булмый. Озак кына баш ватканнан соң, кызларның берсе: «Бу бит эт киеме!» – дип нәтиҗә ясады. Чыннан да, этләр өчен махсус бәйләнгән свитер икән. Кулда гына күтәреп йөртә торган, диваннан егылып төшсә, дүрт аяксыз кала торган «мәчесыман» чихуахуалар өчен борчыла башлаган кием җитештерүчеләр! Кешенең дүртаяклы дусты хәзер аның дүртаяклы кайгысына әйләнә бара. Дөрес, авыл этләре генә үзләренең «тарихи йөзләрен» югалтмый саклый бирә: кешедән калганны ашыйлар, йортны саклыйлар, бүген-иртәгә егылырга торган ояда яшиләр. Фатирда яшәүче «шәһәр» этләренә генә һаман нидер җитми: махсус ашау бир аларга, киендер, юындыр, билгеле бер вакытта һава суларга алып чык һ.б.ш. Иң мөһиме, алар кешене түгел, кеше аларны сакларга мәҗбүр булып чыга. Менә тагы, 70-80 меңлек этен сакламый кая барсын?!

Өйгә кайтып кергәч тә, күңелем тынычлык тапмады. Кеше кадере булмаган бу илдә эт кадере шактый өскә сикергән икән ләбаса. 2011нче елда Мәскәүнең үзендә йорт хайваннары өчен Groom Room исемле кафе-бутик ачылган. Белмәсәгез белегез: байлар эт-мәчеләрен еш кына дус-ишләре арасына алып чыга, күрсәтә һәм: «Боларны кайда ашатырга?» – дип баш вата икән. Өйдә ашату оят, әллә бер этләрен кафега алып барырга алар хәерчеме? Шундый «мескен»нәр өчен мондый кафе махсус ачылган. Groom Roomның хуҗабикәсе ачылыш тантанасында: «Этемне дөрес һәм тәмле тукландыруны үземнең бурычым дип саныйм. Кешеләр йөри торган рестораннарда да алар өчен махсус ризыклар пәйда булсын иде. Минем «яратканым» моңа лаек!» – дигән! Бу сүзләрне язганда, әле ярый шушы суыкта ишегалдында оясында туңып яткан этебез укый белми дип уйлап куйдым! Этләр революциясе ясар иде, валлаһи!

Кафе-бутик этләр дөньясына кергән яңалыкларның башы гына икән. «Все для животных» дигән интернет кибетләрдә ни генә юк! Без дә үз өстебезгә алып кими торган бәядәге күлмәкләр, чалбарлар, футболкалар, аяк киемнәре, төрледән-төрле уенчыклар, урын-җир һ.б. Дөньяга ишетелерлек итеп сүгенә-сүгенә кычкырасы килә: «Кешеләр, акылдан шашасызмы әллә?» Эт һәм мәчеләр өчен чәчтарашханәләр дә бар булып чыкты. Җан дустыңны алып киләсең, аның тырнакларын тигезлиләр, йонын махсус формада алалар, буйыйлар, татуировка ясыйлар һәм тагын шундый тузга язмаган, үз акылында булмаган кеше генә аңларлык эшләр башкаралар этләр өчен. Әнә телевизордан бер бай чәчби 30 меңгә генә (!) этенең тырнакларын тигезләтте, буятты, йонын алдырды. Өенә кайткач, җылы ваннага кертте.

Ә бит уйлап карасаң, эт чын булырга тиеш: өрсен, синнән калганны ашасын, сакласын, тик кешедән бер башка өстен булмасын.

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА.

КФУ студенты.

Комментарии