- 01.11.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №43 (29 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Адәм баласына көндәлек ризык кебек рухи азык та кирәк. Шәхсән үзем аны «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит», «Шәһри Казан» газеталарыннан, «Безнең мирас», «Чаян» журналларыннан алам. Шулкадәр басмаларга ни өчен язылам соң? Аларда татар халкының үткәне, бүгенге сәяси, икътисади тормышы, гореф-гадәтләре киң яктыртыла. Матбугат – халыкның үзаңын билгели торган күрсәткеч. Алар аңыбызны үстерә, гореф-гадәтләрне искә төшерә, аш-су әзерләргә, итагатьле, әдәпле булырга өйрәтә. Сәламәтлеккә кагылышлы мәкаләләр дә еш басылып тора. Димәк, алар һәр өйдә булырга тиеш. Милли матбугат битләрендәге язмаларны укып, милләттәшләребез халыкның аянычлы, фаҗигале үткәнен, хәзерге хәл ителмәгән мәсьәләләрне беләләр.
Сабакташым Әнвәр Гыйльметдинов: «Мин еракта – Чукоткада эшләгән чагымда да, «Социалистик Татарстан» газетасын алып, Татарстан тормышы белән кызыксынып яшәдем, бу басма кызым белән улымны тәрбияләргә ярдәм итте. Икесе дә татар телен яхшы беләләр, институт тәмамладылар, матур татар гаиләсе кордылар. Бүгенге көндә дә «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит» газеталарын яздырып алам», – дип әйтте.
Күптән түгел Казан шәһәренең Исаев урамында урнашкан сугыш ветераннары госпиталендә сәламәтлегемне ныгытырга туры килде. Дәваланучылар белән әңгәмә корганда милли матбугат турында сөйләшүләр булгалады. Мәсәлән, Таһирә апа Мөхәммәт кызы Нургаева 86 яшь тулуга карамастан, «Безнең гәҗит»не чыга башлаганнан бирле даими укып бара икән. «Һәркөнне газетаны көтеп алам, үзем укыганнан соң аны күршеләремә дә бирәм», – ди.
Бу көннәрдә киләсе яртыеллык өчен матбугатка язылу бара. Үзен милли җанлы татар дип санаган һәркем бу мәсьәләгә җитди карар, халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге хакына фидакарьләрчә хезмәт иткән туган телебездәге басмаларга язылмый калмаслар дип уйлыйм.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
сугыш һәм хезмәт ветераны.
Комментарии