«Без мохтаҗларга балык түгел, кармак бирү яклы»

«Без мохтаҗларга балык түгел, кармак бирү яклы»

Кайсы гына матбугат чарасын, кайсы гына социаль челтәрне ачсаң да, ярдәм сораган игъланнар тулып ята. Мохтаҗ гаиләләр, ялгыз аналар, авыр хәлдә калганнар, авыру балалар… Ярдәм көтүчеләр бик күп. Бәхеткә, ярдәм итүчеләр дә табыла. Хәйриячелек белән шөгыльләнүче аерым кешеләр дә, хәйрия фондлары да бар. Мәсәлән, «Сабиль» хәйрия фонды балаларга, кыен хәлдә калган гаиләләргә һәм, гомумән, мохтаҗларга ярдәм күрсәтә.

«Сабиль» турында тулырак фондның попечительләр советы әгъзасы Рөстәм Мусин сөйләде:

– «Сабиль» хәйрия фонды нигездә мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтә. Гомумән алганда, фондта ярдәм күрсәтү 3 этаптан тора. Беренче чиратта ашыгыч мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Әйтик, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итү, яшәргә урын табу, кичектергесез бурычларны каплау, медицина ярдәме күрсәтү. Икенче этапта, әйтик, кешегә психологик ярдәм кирәк булса, психологны җәлеп итәбез. Шулай ук табиб яки юрист ярдәме күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Аннары кешегә эш вариантлары тәкъдим итәбез, һөнәр алу белән булышырга тырышабыз. Гомерлек матди ярдәм күрсәтеп торабыз дигән нәрсә юк. Һәр мохтаҗ гаиләгә бер җаваплы кеше билгеләнә, билгеле бер чор буе ул гаиләне күзәтеп торабыз.

Ярдәмне мохтаҗ булган теләсә кем алырга мөмкин. Моның өчен www.sabil.ru сайтында гариза калдырырга яки фондка шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай да безнең төп юнәлеш бар, ул – балалар. Беренче чиратта балалы гаиләләргә булышырга тырышабыз. Ул күп балалы гаиләләр дә, авыру балалар да була ала. Гаилә башлыгы керемсез калган (яки вафат булган, гаиләне ташлап киткән һ.б.) очракларда да ярдәм күрсәткән бар. Гомумән, һәр очрак аерым карала. Искәрмә буларак, авыр хәлдә калган тулы гаиләләргә дә ярдәм күрсәтергә туры килә. Әйтик, гаилә башлыгын эшкә урнаштырырга булышу. Шунысын да әйтик: фонд җилкәсенә утырып кына яшәргә теләүчеләр булса, андыйларга ярдәм итүдән мәгънә юк. Кеше үзе тормышын үзгәртергә, яхшыртырга теләргә тиеш. Мохтаҗ кешегә балык түгел, кармак бирү яклы без. Ул кармак ярдәмендә аннары үзенә кирәк кадәр балык тота алачак, дигән сүз бит бу, – ди ул.

«Сабиль» хәйрия фонды үзе ярдәм күрсәткән гаиләләр турында хисап алып бара. Менә шуларның берничәсе.

Абдерәшид хәзрәт Газизулин 2005нче елдан Удмуртия Республикасы, Можга шәһәре мәчетендә имам булып тора. Шәһәргә килеп урнашкач, аның гаиләсенә яшәр өчен мәчет янында бер кечерәк кенә бина бирелгән. Тик гаилә ишәйгән саен анда яшәү кыенлашкан. Газизуллиннарның дүрт баласы бар, ә кечкенә улларында – ДЦП. Тулы канлы тормыш алып бару өчен, ул балага аерым шартлар, уңайлыклар кирәк. Ә гаиләнең моңа мөмкинлеге юк. Тернәкләндерү һәм дәвалауга да акча күп китә, йорт төзү өчен кирәкле сумманы җыю ай-һай авыр. Моны белгән мәхәллә халкы хәзрәткә ярдәм итәргә булган, төзелешне башлап җибәрү өчен бераз акча җыйганнар. «Сабиль» хәйрия фонды да читтә калмаган. Әле шушы көннәрдә генә социаль челтәрләрендә язып чыктылар: битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, Абдерәшид хәзрәт гаиләсе өчен 503750 сум акча җыелган. Бу акча төзелешкә җитәргә тиеш, дип исәпләп чыгарганнар. Хәзер Можга шәһәрендә тулы көчкә төзелеш эшләре бара, ди.

Данияр туганда авыр травма алган. ДЦП диагнозы куйганнар. Бала йөрми дә, утырып та тора алмый, сөйләшми дә. Аңа, оча сөяге буыннары ныклыгын саклау өчен, махсус утыргыч кирәк булган. Үзләренең җитәрлек акчасы булмау сәбәпле, баланың әнисе Алсу «Сабиль» хәйрия фондына мөрәҗәгать иткән. Яхшы кешеләр ярдәме белән, тиешле сумма тиз арада җыелган.

Менә Казанда яшәүче бер гаиләнең хикәяте. Бу гаиләдә 6 бала: иң зурысына – 13, кечкенәсенә 3 яшь. Гаиләдә әти кеше генә эшли, әни кеше өйдә балалар белән утыра. Фатир арендалап яшиләр. Өч айлык чагында, кечкенә кызларына ювеналь артрит диагнозы куелган. Бу бик нәзберек чир. Буыннар «букчасы»ның яки сөяк-фиброз каналының эчке тышчасы – синовиаль тышчаның ялкынсынуы һәм шешүе сәбәпле килеп чыга. Әгәр тиешле дәвалау күрсәтелмәсә, иммун системасы үз-үзен җимерә башлый. Бу авыру белән чирләүче бала балалар бакчасына йөри алмый, өстәвенә, өч айга бер тапкыр больницада ятып дәваланырга кирәк. «Сабиль» фонды ярдәмгә килгән. «2019нчы елның Рамазан ае иде. Мәчеттә азык-төлек таратучы бер хатын белән танышып киттек. Безнең хәлне белеп алгач, «Сабиль» фондының бер хезмәткәренә сөйләде. Икенче көнне үк безгә азык-төлек китерделәр. Аннары мин сайтта гариза тутырдым һәм фонд безнең өчен фатир арендасын түли башлады», – дип искә ала авыру кызның әнисе Элина.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: фондтан кайчандыр ярдәм алган кешеләр тора-бара үзләре дә ярдәм күрсәтә башлый икән. Кечкенә Эмиль вируслы энцефалит белән авырып киткән, дәвалау өчен тиз арада акча кирәк булган. «Сабиль» фонды ярдәме белән, кирәкле сумма бик тиз җыелган. Берникадәр вакыттан соң бу малайның әтисе Искәндәр кабат фондка мөрәҗәгать иткән. Бу юлы инде ярдәм сорап түгел, ә үзе кебек авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү теләге белән. «Сабиль» фондына ярдәмче куллар да бик кирәк. Шулай итеп, Искәндәр волонтер буларак ярдәм итә башлаган: кемгә азык-төлек илтеп бирергә кирәк, кемгә – башка төрле кирәк-ярак. Булышу дигәндә акчалата ярдәм генә күздә тотылмый, ярдәм итәргә теләгән кешегә юллары табыла ул.

2019нчы ел нәтиҗәләре буенча хисап:

* Фондка барлыгы 2323440 сум акча кергән.

* Хәйрия проектларында 200дән күбрәк кеше катнашкан, 30дан күбрәк кеше фонд волонтеры булып киткән – алар даими ярдәм итеп торалар.

* Мохтаҗларга 2323440 сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Бу акча торак арендасын түләүгә, кирәкле көнкүреш техникасы, кием-салым, төзелеш материаллары һәм азык-төлек сатып алуга, шулай ук дәвалану өчен түләүгә тотылган.

* «Сабиль» хәйрия фонды узган ел барлыгы 20 мохтаҗ гаиләгә ярдәм күрсәткән. Кайберләренә ай саен кирәк-ярак белән ярдәм итеп торыла.

* Барлыгы 46 балага ярдәм күрсәтелгән.

Фондка ничек ярдәм күрсәтеп була:

* Исәп-хисап счеты

БФ «Сабиль»

ИНН 1651084570

КПП 165101001

ОГРН:1191690031807

р/с 40701810562000000313

к/с 30101810600000000603

БИК 049205603

Отделение «БАНК ТАТАРСТАН» №8610 ПАО «СБЕРБАНК»

* «Сбербанк» картасы

4817 7600 9443 9449

(Мусин Рустем Александрович)

* «Тинькофф» картасы

5536 9137 9834 5001

(Асият Ахмедовна К.)

* Волонтер буларак ярдәм итәргә теләүчеләргә www.sabil.ru сайтында гариза тутырырга кирәк.

* Тулырак мәгълүмат, шулай ук эшләнгән эшләр турында хисаплар: www.sabil.ru сайтында, инстаграмда @fondsabil сәхифәсендә, «ВКонтакте»да vk.com/fondsabil төркемендә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии