Ипи пешергән һәр көн – бәйрәм иде…

Ипи пешергән һәр көн – бәйрәм иде…

Әлеге мәкаләне язарга утыргач, кылт итеп бер шигырем искә төште. Берничә ел элек язган булсам да, эчтәлеге нәкъ мин хәзер мәкаләдә җиткерәсе килгән фикер бит. Шуңа да, сүзне әлеге шигырьдән башларга булдым:

КЫРЫСЛАНДЫ ДӨНЬЯ…

Кырысланды дөнья, дорфаланды,

Туган белән туган талаша.

Ата улны белми, ана – кызны…

Менә шундый трагик-тамаша.

Әй, чабабыз дөнья куабыз дип,

Җир җимертеп нидер эшлибез.

Күз тондырып, әйбер җыябыз да,

Тик терәлгәч, телне тешлибез.

Мал-мөлкәттән башка, җан да кирәк,

Моң да кирәк әле, ләбаса!

Кемдер яши исә, җанга моңны

Сатып алырга дип, алалса…

Кырысланды дөнья, бик бозылды,

Заманалар хәзер, һай, усал!..

Күпләр йөртә күкрәктә чуер таш,

«Тормыш уңды, – диләр, – бай булсам!»

Дөрес анысы, хәзерге заманда

Яшәү өчен акча да кирәк.

Тик, ни гаҗәп: гадел, намуслыда

Акча булган очрак бик сирәк.

Кырысланды дөнья…

Бу шартларда

Ялгышмыйча яшәп син кара?

Ярты адым дөрес атламасаң,

Дөнья үзе башыңны яра.

Хәер,

Дөнья микән шулчак нык үзгәрде,

Әллә безме, безнең күңелме?

Саф дөньяны гөнаһка күмүче

Имансызлар үзебез түгелме?..

Кырысланды дөнья, бүгенге…

Бер яктан караганда, әлеге уй-фикерләр яңалык түгел инде. «Ул турыда сиңа караганда да яхшырак беләбез», – дип әйтергә мөмкин кайберәүләр. Сүз дә юк, бәхәсләшмим. Ләкин яңалык булмаган очракта да, әлеге тема турында кат-кат сөйләү, язу һич артык булмастыр. Бүгенге чынбарлык шуны таләп итә. Чөнки кешеләрдә «кешелеклелек» сыйфатларының төсе уңа бара. Әйләнә тирәбез кешеләрнең бер-берсенә карата булган гамьсезлеге, тупаслыгы, хәтта вәхшилеге мисаллары белән шыплап тулган бит. Үзәк телеканалларны гына карыйк: алар берсен-берсе уздырып, шундый эчтәлектәге шоулар ясап, коткы таратып торалар. Хәзер инде яшь буын тормышны да шул шоулардагы кебек булырга тиеш дип кабул итә сыман. Телевизор экраннары аша кешеләрнең аңнарын томалап иңдерелүче сугыш, үтереш, көчләү, вәхшилек сәясәте, инде болай да компьютер-смартфоннардагы виртуаль тормышка дүрткүзләнеп баккан бала-чагадан ни дәрәҗәдә миһербанлы, шәфкатьле шәхес тәрбияли алыр икән? Әлбәттә, бик шикле… Заманча техника-технологияләрне үзләштерү, фән-техника казанышларын өйрәнү ягыннан алар бәлки бик сәләтле дә булырлар. Әмма андый акыл булу гына адәм баласын «кеше» итми әле. Күңелдә хис, җанда моң булу шарт. Йөрәк урынында чуерташ булса, андый адәмнән нәрсә көтәргә?

Гомумән хәзерге заманда адәм баласының күңел төпкелендә рухы, иманы саегып, «кешелек» сыйфатлары – төссезләнә, сүзе – тозсызлана, нәтиҗәдә, үзе – көчсезләнә сыман. Чөнки тәрбия бирүнең буыннан-буынга килгән гадәт-йолалар чылбыры өзелеп бара.

Мондый чорда зур тормыш тәҗрибәсе туплаган әби-бабайлар сүзенә колак салу, өлкәннәр биргән киңәшләрне тыңлау, аларның язмышларыннан гыйбрәт алу һич зыянга булмас иде. Арча районының Үрнәк бистәсендә яшәүче Нәкыя Йосыф кызы Гатиятова белән аралашкач, күңелдә әлеге фикер тагын да ныгыды.

Сугыш башланган елны туган ул. Кечкенәдән ачлыкның җан өшеткеч салкын карашын тоеп, нужа һәм михнәт кочагында үсә Нәкыя. «Черек бәрәңгедән ипи пешергән көн – безнең гаилә өчен бәйрәм иде. Анысы да сирәк эләкте шул… Бик нык ашыйсы килгәндә борынга хуш исләре кергәндәй итеп йөдәтә иде», – дип искә ала балачагын. Шуңа да аның өчен ипекәйдән тәмлерәк, кадерлерәк ризык юк җир йөзендә. Шуңа да ул соңыннан төп хезмәт юлын пекарняда ипи пешерүгә багышлый.

– Кадерен белмибез шул, хәзерге рәхәт тормышның кадерен белмибез, – дип кат-кат бер үк сүзләрне кабатлады Нәкыя апа әңгәмә вакытында. «Белмибез» дип, үзен дә шул исемлеккә кертеп әйтә. Әйтерсең, хәзерге кадерсезлек заманында олау-олау азык-төлекне чыгарып ташлауга, кемнәрдер ипине ризыкка да санамауга ул да гаепле.

– Без үскән вакыттагы ачлыкны, безгә туры килгән михнәтләрне Ходай бераз вакыт кына күрсәтеп алса, аңлар иде бу кеше, аңлавын, – дип ачыргалана Нәкыя Гатиятова. – Алай дип теләргә ярамый инде, анысы кяфер сүз була. Ләкин хәзерге адәм баласының, муллыкта үскән яшьләрнең күңеленә үтеп керерлек итеп ничек кенә әйтергә соң? Чүплеккә ничаклы азык-төлек ташлана бит. Шуны күреп йөрәк әрни.

Андый вакытта Нәкыя апаның бөтен нужалы яшьлеге кабат күз алдыннан үткән сыман буладыр ул…

Бөек Ватан сугышы башлангач та, әтиләре – Йосыф беренче көннәрдән фронтка китә. Әниләре – Гайнихәят берсеннән-берсе кечерәк 4 бала белән ялгызы кала. Иң олы апасына ул вакытта 6 яшь булса, иң кечкенә Нәкыягә нибары 3 ай тирәсе генә… Шул киткәннән, әтиләре кире әйләнеп кайта алмый инде, сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала. Шуңа күрә Нәкыя апа аны бөтенләй хәтерләми, фотосурәттән генә күреп беләм, ди.

Аңлашылганча, әтисез калган сабыйларга гаять авырга туры килә ул чорларда. Балаларга ни булса да ашатырга юнәтермен дип, әни кеше бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эштә. Ә салкын өйдә бар булган чүпрәк-чапракка төренеп, 4 сабый көтеп утыра…

Бераз үсә төшкәч, апаларына, абыйсына ияреп Нәкыя дә иртә яздан ашарга мөмкин булган үләннәрне җыеп йөри башлый. Кычыткан-кузгалаклар да калмый, алабута орлыгы да, черек бәрәңгеләр дә… Ләкин барыбер тамакны туйдырып булмаган. Ачлыктан түзә алмагач, әнисе күрмәгәндә бакчада яңа утыртылган бәрәңгене казып алып, чи килеш ашаганы да булган аның…

Җиде яше тулгач, Нәкыя күрше Пошалым авылындагы җиде еллык мәктәпкә укырга йөри башлый. Гомумән белемгә омтылыш көчле була Гатиятовлар гаиләсендәге балаларда. Тик менә өскә нәрсә киеп барырга мәктәпкә? Әлеге сорау үзәкләргә үткән.

– Кием матур булсын дип сайланып тору булмады инде ул вакытта, – ди Нәкыя апа. – Нәрсә булса, шуны кидек. Көн җылы вакытта: язын-көзен ярый әле. Салкын кышларда өскә кияргә җылы кием булмаудан интектем инде. Пошалым мәктәбе безгә өч чакрым ераклыкта урнашкан. Урамда чатнама суык, аякка шахтер галошы киеп бара идем укырга. Ул әле зуррак, эченә кар кереп тула. Атлаган саен, галош аяктан төшә. Өстә ертылып беткән телогрейка. Аны ямаштырырга ямаулыклар да юк иде бит. Менә шулай катып-өшеп йөрдек укырга. Аның өстенә, болар әтисезләр, хәерчеләр диптер инде, кайбер аерым укытучылар каныга, нахакка кимсетәләр иде. Ул хәлләр дә күңелгә нык кереп калган. Дәрестә билгене киметеп кую дисеңме, һәр эштән гаеп табулар… барысын да күрдем инде.

Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нәкыя әнисенә булышу теләге белән, колхозда эшли башлый. Хатын-кызлар арасында ул гәүдәлерәк булганлыктан, авыр физик хезмәт нигездә аның җилкәсенә төшә.

– Хәтта шул вакытларда да тамак туйганчы ашый алмадык, – дип искә ала Нәкыя апа. – Гел ачлы-туклы йөрдек. 1961нче елда Балтач районының Кенәбаш авылына килен булып баргач кына, беренче тапкыр тамак туйганчы ашаганымны хәтерлим. Кайнанам да бик әйбәт кеше иде. Тәмле итеп майда кабартмалар пешерә иде. Аның ул исләре!..

Әтисез калып, сабый чактан байтак кайгы-михнәт күреп үскән Нәкыяне, дөрестән дә, кияүгә чыккач язмыш рәхим-шәфкатеннән мәхрүм итми. Ире армиядән пешекче һөнәрен үзләштереп кайткан була. Аны Нәкыянең туган авылы Күлтәстән ерак түгел генә урнашкан Арча районының Үрнәк агросәнәгать училищесына эшкә чакыралар. Нәкыя апа үзе дә шул уку йортының пекарнясына урнаша. Лаеклы ялга киткәнче хуш исле икмәкләр пешерә ул.

Әлбәттә, сабый чагындагы черек бәрәңге ипие исе Нәкыя апа хәтерендә беркайчан онытылмый. Ул вакыттагы «ипи пешергән көн – бәйрәм көн» рухы аның күңелендә гомере буе дәвам итә. Шуңа да, пекарняда 50шәр килограммлы он капчыкларын күтәреп ташырга, авыр чаңнарны кул көче белән этеп йөртергә туры килсә дә, һич зарланмый. Хуш исле ипекәйләр пешергән һәр көнен бәйрәм буларак кабул итә.

Тормыш кына гел бәйрәмнәрдән тормый шул… Нәкыя апага алдан иренең вафатын, соңыннан юл һәлакәтендә олы улының гомере вакытсыз өзелү фаҗигасен кичерергә туры килә. Хәзер юанычлары – кызы белән төпчек улы. Инде алар да үсеп, үз тормышларын корып яшиләр. Ә Нәкыя апа 4 оныкка яраткан әби булып, аларга киңәш-табышларын биреп, үз башыннан кичкән гыйбрәтләр аша күңелләрендә рәхим-шәфкать хисләре тәрбияләү юлында.

– Заманалар хәзер бик рәхәт, бик муллыкта яшибез дә бит, тик, кеше үзгәрәме шунда, каты бәгырьлеләр арта бара, – дип борчыла ул. – Элек ач-ялангач булса да, кеше хәл белешә, ярдәмләшә иде. Хәзер күп очракта туганнар да йөрешми бит. Ә булганның кадерен белү турында әйткән дә юк. Һәр яңа көнгә куанып, бер-беребезне хөрмәтләп, һәр телем икмәкнең кадерен белеп яшик, оланнар!

Ачлыкны, ялангачлыкны кеше аша ишетеп йә булмаса китаплардан укып кына түгел, ә үз башыннан кичергән кырык беренче ел баласы – Нәкыя апаның әлеге күңел түреннән сыкрап чыккан сүзләренә колак саласы иде бит, әй, адәм баласы! Аның сыман «кадерен белеп яшәргә өйрәнгән» затларның тормыш мәктәбеннән гыйбрәт алырга күптән вакыт җиткәндер инде.

PS: Нәкыя Йосыф кызы Гатиятовага 18нче апрель көнне 80 яшь тулды. Олуг юбилее уңаеннан «Безнең гәҗит» редакциясе дә ихлас тәбрикләүләрен җиткерә. «Кешеләр күңелендә миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләрен кабызучы маяк булып, бәхет һәм сәламәтлектә, балалары, якыннары янәшәсендә, кайгы-хәсрәт күрми әле озак яшәргә язсын!» – дигән теләктә калабыз.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча – Казан

Ипи пешергән һәр көн – бәйрәм иде..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии