Әниемнең җылы кочагы

Әниемнең җылы кочагы

Әни! Әнкәй! Әнием! Күпме наз, күпме җылылык, күпме мәгънә салынган әлеге сихри сүзләргә! Нинди генә телдә кабатланмасын, әлеге бөек исем беркайчан да үзенең кыйммәтен югалтмас! Алар безнең яшәү чыганагы, тормыш терәге. Әнидән дә кадерле, әнидән дә якын, әнидән дә газиз кем бар тагын якты дөньяда?

Минем газиз әнием Садретдинова Гөлчәчәк Әнәс кызы табигатьнең иң гүзәл җирендә – бормаланып-бормаланып аккан зәңгәр толымлы Ык елгасы итәгенә, бөдрә таллар кочагына сыенып урнашкан Азнакай районы Бүләк авылында дөньяга килә. Көнбагыш чәчәгедәй сары бөдрә чәчле әниемә исемен дә җисеменә туры китереп кушкан бит әбием белән бабам. Тормыш юлы гөлчәчәкләрдәй балкып, нур сибеп торсын, дигәннәр күрәсең! Юкка гына: «Исем-кешенең язмышын билгели», – дип әйтмәгәндер инде борынгылар.

Әмма, язмышның кануннары кайчак үзенең кырыс төзәтмәләре белән адәм балаларын сынауларга да дучар итә шул, кызганычка. Әниемә 3 яшь чагында фаҗигале төстә әтиләре вафат була. 3 кечкенә баласын кочаклап, Мәүҗидә әбием тол кала. Бик күп авырлыклар күреп, зур сынаулар аша үтеп, сабыйларын барыбер аякка бастыра ул.

Әнием кечкенәдән бик тере, хезмәт сөючән, талантлы бала булып үсә. Әнисенең газапларын җиңеләйтү өчен, һәр эшне үзлегеннән эшләп карарга омтыла. Намуслы, гадел, кешелекле булырга өнди әбием әниемне. Олыны олы, кечене кече итеп тоярга өйрәтә.

Мәктәптә дә ул бары тик яхшы билгеләргә генә укый. Матур язуы, сәнгатьле укуы белән дә яшьтәшләреннән аерылып тора. Барлык бәйрәм чараларында да актив катнашып, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән сокландыра ул кешеләрне. Тугыз яшеннән шигырьләр иҗат итә. Аларны район һәм республика гәҗит-журналларына да юллый.

Әниемнең төп белгечлеге – укытучы. Ләкин ул әлеге хезмәт юлыннан китми, хисапчы белгечлеге алып, әлеге юнәлештә эшли башлый. Әтием белән гаилә коргач, Азнакай шәһәрендә төпләнәләр. Әнием пассажир автотранспорты идарәсенә ягулык салу операторы булып эшкә урнаша. Әлеге идарә таралгач, хезмәт юлын сатучы буларак дәвам итә. Менә шундый киң-кырлы хезмәт иясе ул минем әнием.

Әнием укытучы булып эшләмәсә дә, ул чып-чын оста педагог! Аның сеңлем белән миңа биргән белеме, кайгыртучанлыгы, тиңдәшсез киңәшләре тормышта дөрес юлны табарга ярдәм итә. Әниемнең иҗат иткән берсеннән-берсе мәгънәле, тирән эчтәлекле шигырь һәм җырлары безнең өчен генә түгел, күпләр өчен рухи азык. Интернет челтәрендә күп кенә кешеләрнең әниемә багышлап язылган мактау сүзләре моңа ачык мисал булып тора. Бүгенге көндә әниемнең шактый гына җырларын танылган артистлар башкара. Шундыйлардан Илдар Әхмәтов, Илмира Нәгыймова, ВИА «Квартет», «Азнакай гүзәлләре», Марат Мозаффаровларны атап була.

Әниемнең дуслары бик күп. Ул кешеләр белән бик теләп аралаша, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә, кирәк чакта ярдәмгә ашыга. Шуңа күрә аны күпләр хөрмәт итә дә инде.

Газизем! Карыныңда назлы сулышларың белән иркәләп-сөеп, җан җылыңны яшәешкә төреп, Алланың рәхмәте белән миңа гомер бүләк иттең.

Әнием! Бу сүзне күбрәк кабатлаган саен, кадерең ныграк арта. Карыныңда икебезне тоташтырган кендек җебе күптән инде өзелсә дә, әйтеп аңлатып бетерә алмаслык тик бер тойгы, тик бер хистән күңел түремдә сиңа булган рәхмәт сүзләре үрелә. Мине баккан назлы карашларың, төн йокыларың йокламый мине бәлилләп йоклаткан йомшак кулларың, алтын йөрәгең алдында башымны иям, газиз әнием! Синең барлыгың миңа яшәргә көч бирә. Сулар һавам да, эчәр суым да – син ул әнием!

Әниләрнең кадерен яши-яши ныграк төшенәсең икән. Минем әнисез балалар күрсәм, йөрәгем кысылып куя, ярый әле син бар, дип, сөенеп куям!

Ана – бөек исем! Без әниләребезгә гомер буе бурычлы. Әнием пешергән ашлар, ризыклар тәме һәрчак минем ирен очымда йөри. «Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – газиз Әнкәйләрдә!» дип юкка гына әйтмиләр шул!

Әле генә билгеләп үтелгән иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне уңаеннан барлык Әниләрне, Әбиләрне, апаларны, бигрәк тә, үземнең кадерле әбием Мәүҗидәне, Әнием Гөлчәчәкне, туганнарымны бәйрәм белән тәбрик итәсем килә! Мәңге шулай без ир-егетләргә, балаларыгызга, оныкларыгызга кирәк һәм терәк булып, саулыкта, кадер-хөрмәттә кояш кебек балкып яшәсәгез иде! Сез безгә бик кирәк!

Әни, әни! Син бит минем

Кояшым да, аем да!

Дөньяларым җәннәткә тиң,

Син булганда янымда!

Радик ХАҖИЕВ,

Азнакай шәһәре 8нче урта мәктәбенең

9 «А»сыйныфы укучысы

Комментарии