«Аракы кешене акрынлап үтерә»

«Аракы кешене акрынлап үтерә»

…Килеп кергәч тә, үземә урын таба алмыйча каушап калдым. Ак йөзле, салмак хәрәкәтле ир-атлар әкрен генә башларын күтәреп, томанлы караш ташлады. Мин, бинадагы үзенчәлекле искә тиз генә ияләшә алмыйча, борынымны каплыйм. Тар коридорны тагын да тарайтып, ак халатлы авырулар йөри. Алар – республика наркология диспансерында исәптә торучы хәмер корбаннары. Кемнәрдер бирегә дәваланырга беренче мәртәбә генә китерелгән, кемнәрдер ничә тапкыр килгәнен төгәл генә хәтерләми дә. Менә каршыма бер егет килә. 25 яшьләрдә булыр. Сау-сәламәт, чибәр. Әлегә аның тормышы башланып кына килә, ә ул инде эчүчелеккә бирелгән. Бәлки, диспансерда дәвалануның нәтиҗәсе булыр да, киләчәктә ул хәмергә борылып та карамас. Һәрхәлдә, мин шулай өметләнәм.

Уйларымны янәшәмдә басып торучылар бүлде. Колак аппараты кигән бабай улы белән сөйләшә: «Кайчан чыгарачаклар моннан? Алып кайтып кит мине!». «Әле кердең генә бит, хәзер үк чыксаң, нәрсә булачагын беләбез бит инде. Терел әле башта, әти…».

Мин коридор башындагы бүлмәгә ашыгам. Анда мине бу язманың геройлары көтә. Тулысынча анонимлык вәгъдә иткәнгә күрә, аларның исемнәрен үзгәртеп бирәм.

ШКАФТАГЫ КЫЗ КОТЫРТТЫ

«Барысы да моннан бер ел элек эш урынымны алыштыруым аркасында башланды», – диде 50 яшьлек Илдус абый, җыерчыклы йөзен сыпырып. – Гомер буе автокранда эшләдем. Башта хөкүмәт гаражлары бетте – алар банкротлыкка чыкты. Без – эшчеләр, шәхси кулларга ялландык. Алар алдый башлады – түлибез, диләр, түләмиләр. Кайвакытта вәгъдә ителгән хезмәт хакының яртысын да бирмиләр иде. Шуннан соң краннан төшеп, төрле эшләрдә, «шабашка»ларда йөри башладым. Бригададагы малайлар белән «начальство» күрмәгәндә, әз-әз генә эчкәли идек. Көненә – өч кешегә бер ярты. Аннары бакча сезоны китте, анда ялгыз гына барып булмый бит, «иптәшкә» берне алып барасың. Соңгы вакытларда бер сәер хәл күзәтелә башлады. Мин фатирыбызның балконын тышладым. Калган материаллардан шунда бер шкаф та ясап куйдым. Бервакыт тәмәке тартырга чыккач, күземә бер кыз күренде. Йөзен озын чәчләре арасына яшерә, үзе ябык кына, кечкенә генә буйлы. Мине күрүгә, әнә шул ясап куйган шкафым эченә керә дә кача. «Син кем соң, исемең ничек? Монда ничек килеп эләктең?» – дип сорыйм. Эндәшми. Сөйләшүен сөйләшә ул үзе. Ниндидер билгесез телдә аралаша, миңа нәрсәдер аңлатмакчы була. Тора-бара качмый да башлады. Мин тәмәке тартам, ә ул минем чәчләремнән сыйпый, иңнәремә кагыла. Борылып кулыннан тотып алмакчы булам – өлгермим, кабат кереп кача. Шкафта качарлык урын юк анда – шуңа аптырап, кая кача икән бу дип, киштәләрен сүтә башладым. Шкаф почмагында савыт белән буяу тора иде. Аның түгелгән булуына игътибар иттем. Димәк, анда кемдер йөргән бит инде?! Бер мәлне хатын чыгып: «Син нишлисең, әле ясадың гына бит, бөтен әйберләрне тагын җимереп бетерәсең инде!» – ди. «Анда кеше бар. Тыңлап кара, ишеген япсаң, шкафны шакый бит, ишетәсеңме?» – дим. «Ишетәм, күршеләр ремонт ясыйлар бит!» – ди. Хатын балконнан өстерәп чыкты да полиция чакыртты. Алар мине монда китерделәр, «белая горячка», диләр. Ә мин, бу хәл чынлап та булгандыр, дип уйлыйм. Бөтенләй беткән эчкече түгел бит әле мин! Тизрәк чыгарсыннар иде – эшләр идем. Монда ятуның мәгънәсе юк, мин «эп-эсвежи, совершенно айнык» кеше…

– Моннан чыккач эчәчәксезме соң? – дим, Илдус әфәндене тәүбә иткәндер дип өметләнеп.

– Эчмим… Кирәкмәгәндә.

– Ә сезнеңчә, кайчан эчәргә кирәк?

– Мин әүлия түгел инде, бәйрәмнәрдә эчәрмен. Бөтенләй үк эчми тормам.

ҮЛӘМ ДИП КУРЫКТЫМ

Ришат абыйга – 54 яшь. Гаиләсе, биш баласы, оныклары бар. Диспансерга үз теләге белән килгән. Сәбәбе – «белая горячка». Әңгәмә барышында ул берничә мәртәбә «башка беркайчан да эчмим» дип кабатлады. Үзе әйтүенчә, моннан 5 ел элек кенә эчә башласа да, «шайтан суы»ның нәрсәгә сәләтле булуын ул хәзер бик яхшы белә.

– 40 яшькә кадәр бәйрәмнәрдә генә эчә идем. 40 яшьтән 50 яшемә кадәр эчмәдем дә, тартмадым да. Юбилеемны каршы алырга дип йөргән көннәрдә миңа нәрсәдер булды. Исәпләп-санап карадым да ачыш ясадым – туганнарым арасында беркем дә 50дән соң яшәмәде – әни, әти, матур апа, әбием… Димәк, мин дә тиздән үләчәкмен. Бу фикердән невроз башланды. Невроз – махмыр кебек ул, баш авырта, йокы кача… Башта төрле дарулар белән дәваланып карадым – булышмады. Аннары хәмергә үрелдем. Бер атна эчтем, бер атна ял иттем, бу онытылырга булыша иде, невроз да чигенгән кебек булды. Монда килеп эләгер алдыннан бертуктаусыз ике атна эчтем, «белая горячка» башланды. Тирә-ягымдагы кешеләр минем эчке органнарымны кисеп алып, сатарга тели дип уйлый башладым. Күңелдә гел шундый курку булгач, түзмәдем, монда килдем. Балаларын, ирләрен, һәм башка туганнарын диспансерга алып килүчеләр дөрес эшли, дип саныйм. Вакытында моннан туктый белергә кирәк. кешене акрынлап үтерә. Башта кешелек сыйфатларын, аннары тәнен, аннары җанын да ала. Минем нәселдә эчкән кеше юк иде. Балаларым да эчми, хатыным биш вакыт намаз укый. Әле менә соңгы килүендә, укы, дип, дини китаплар калдырды…

БАЛАЛАР ДА ЭЧӘ

Республиканың наркология диспансеры баш табибы урынбасары Габбас Төхвәтуллиннан: «Соңгы елларда Татарстанда эчкечелек кимедеме?» – дип сорадым. Аның фикеренчә, соңгы биш ел эчендә бераз уңай якка үзгәрешләр бар, әмма эчүчелек бөтенләй үк бирешергә теләми. Халык элек ничек эчкән, һаман да шулай ук эчә.

– Беркемнең дә үз баласын яки үзенең ирен алкоголик итеп күрсәтәсе килми. Соңгы чиккә кадәр барысы да моны яшерә. Баштарак алар безгә түгел, түләүле клиникаларга мөрәҗәгать итә. Чөнки әгәр дә безгә – республиканың наркология диспансерына килсәләр, без аларны исәпкә бастырачакбыз. Ә моның үз минуслары бар. Безгә исәпкә баскан кешеләр теләсә кайда эшкә барып урнаша алмый. Шулай ук аларга машина йөртү таныклыгы бирмиләр, әгәр дә утлы коралы булса, аны тартып алалар. Күп вакытлар эчкәннән соң, авыруда психоз билгеләре күренә башлый, «белая горячка» барлыкка килә. Әнә шул чакта туганнары яки ашыгыч ярдәм машинасы аларны бирегә китерә. Татарстан буенча алганда безнең оешманың 605 койкасы бар. Бу койкаларның беркайчан да буш торганы юк.

– Татарстанның кайсы төбәкләреннән мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк?

– Кайда сәнәгать эшчәнлеге бар, халыкның яшәү дәрәҗәсе югарырак, шунда халык та алкогольне күбрәк куллана. Бу – Бөгелмә, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре. Күрсәткечләре буенча бу шәһәрләргә якын булган районнарда да эчүчеләр саны зур. Питрәч, Биектау районнарын гына алыйк.

– Гадәттә, алкоголик дип бездә урамда егылып яткан исерекләрне генә әйтәләр. Әмма күрсәтеп эчми торган эчкечеләр дә бар бит. Эчкече булуның беренче билгеләре нәрсә?

– Эчкече кеше беркайчан да үзен авыру дип санамый. Бөтен кеше эчә бит, мин кешеләрдән нәрсәм белән ким, телим икән – эчәм, теләмим икән – юк, дип уйлый ул. Баштагы чорларда кеше чынлап торып мәҗлесләрдә генә эчә. Әмма торган саен, аның исерткеч эчемлекләргә булган ихтыяҗы арта. Кеше эчкечегә әйләнсен өчен ярты ел вакыт җитә. Ләкин организмың нык икән, 15 ел да үтәргә мөмкин.

– Алкогольнең арзанраклары, кыйммәтрәкләре бар. Кыйммәтле алкогольнең өстенлеге нәрсәдә?

– Нинди генә исем белән чыгарылмасын, нинди генә савытка тутырылмасын, ул – агу. Бөтен аракының составы бер – су һәм спирт, ә кыйммәтле яки арзанлы булуы – бу бизнес кына. Алтынга төреп сатсалар да, спирт барыбер үз эшен эшли.

– Диспансерда авыруларны дәвалау өчен нинди процедуралар алып барыла?

– Дәвалау чаралары индивидуаль. Кеше күпме эчкән, ничә яшьтән эчә башлаган, кайда яшәгән (бәлки, бомждыр) – бөтенесен дә исәпкә алабыз. Дәвалану вакыты 20-40 көнгә сузыла. Традицион метод – беренче атнаны организмны системалар куеп чистартабыз. Авыруның йөрәге яки башка органнары авыртмыймы, психикасы үзгәрмәгәнме – барысын да исәпкә алып, табиблар дарулар билгели. Тәнен дәвалап, организмын чистартып кына булмый бит – җанны да чистартасы бар. Шуңа авыруларны, үзе теләгән очракта, реабилитация үзәкләренә күчерәбез. Анда алар белән психологлар эшли. Күп кенә авырулар психологлар белән дәвалануны өнәми, шуңа системалар алганнан соң, өенә кайтырга ашыга. Шундыйлар арасында кабат эчүгә сабышучылар күп тә инде. Тәнне генә түгел, җанны да дәваларга кирәк шул.

– Соңгы елларда халык арасында сыра эчү культурасы керде…

– Бу бик куркыныч нәрсә! Яшьләр үзләре дә сизми бик зур күләмдә эчәләр. Ә ул яшь организмга бик зыянлы – бөер, бавырны, йөрәкне бик тиз эштән чыгара. 1,5 литр сырада 100 граммнан артык чиста алкоголь бар. Кеше акрынлап алкогольгә бәйлелек сизә башлый. Аннан соң күп күләмдә сыеклык эчкәнче дип, көчлерәк эчемлекләргә күчә…

– Хатын-кызлар арасында эчүчеләр саны кимедеме?

– Кимемәде! Бездә хатын-кызлар гына дәвалана торган 60 койкалы бүлек бар. Аның беркайчан да буш урын юк.

– Сездә дәвалану бушлаймы? Бар кешене дә дәвалыйсызмы?

– Барын да алабыз. Бездә ике төрле дәваланып була. Беренчесе – бушлай, әмма бу очракта эчкечеләрне исәпкә бастырабыз. Бушлай дәваланырга килгәндә, авыру үзе белән паспорт, полис һәм флюорография узуы турында кәгазь алып килергә тиеш. Икенче дәвалау юлы –түләүле. Бу очракта кешене исәпкә бастырмыйбыз, барысы да аноним рәвештә эшләнелә һәм кеше документлар алып килмәсә дә була.

Алкоголизм белән көрәшү максатыннан, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуны, кичке сәгать 10нан соң исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүне тыйдылар. Әмма шулай да бу хәлне бик азга гына уңай якка үзгәртте кебек. Чөнки башлы сәүдәгәрләр моннан чыгу юлын тиз тапты – хәзер төнлә Казан урамнарына чыгып карасаң, уңда да, сулда да «Бар» дип язылган элмә такталы кибетләр күренә. Болар төнлә алкоголь сатуны тыйган законны оста гына кире кага, чөнки барларга төнлә алкоголь сату тыелмаган.

Ни кызганыч, эчүчелек әле балигъ булмаган балалар арасында да күзәтелә. Хәзерге вакытта диспансерда балигъ булмаган 8 бала исәптә тора.

Габбас Төхвәтуллин фикеренчә, кешеләрне эчүгә тормышта үз урынын таба алмау, җандагы бушлык яки авыр ситуациядә калу алып килә. Кешене эчкечелектән алып калып була. Мисал өчен, мәхәббәт һәм берәр шөгыль белән. Баш табиб урынбасары сүзләренчә, диспансерда дәваланып чыккан кешеләрнең 20-30 проценты анда кире килә. Чөнки еш кына аның үз араларына кайтуын шешәдәш дуслары дүрт күз белән зарыгып көтеп ала. Эчүнең тамырына балта чабу җиңелләрдән түгел, шуңа күрә Габбас Төхвәтуллин, дәваланып кайтканнан соң, эш һәм яшәү урынын алыштырырга, шул рәвешле начар йогынты ясаучы танышлардан котылырга тәкъдим итә.

Белешмә өчен. Соңгы саннарга караганда, Русиядә халыкның 3,4 проценты, ягъни 5 миллионнан артыгы – эчкече. Аларның бары тик 1,7 проценты гына исәпкә баса. Белгечләр әйтүенчә, дәваланганнан соң, нибары 3 процент кеше генә эчүен мәңгегә ташлый.

Айгөл ЗАКИРОВА.

«Аракы кешене акрынлап үтерә», 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии