- 28.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Дөнья бу
Татарстанда энҗе мәрҗәннәре сыман чәчелеп утырган, берсеннән-берсе үзенчәлекле, матур авыллар арасында серле, хәтта аңлаешсыз исемлеләре дә бар. Шулардан Арча төбәгендәге Корайван авылы игътибарны җәлеп итә. Аның урысча исеме – «Кер-Хайван». Авыл халкы үзе бу исемгә инде күптәннән ризасызлык белдереп килсә, соңгы вакытта ул киң җәмәгатьчелектә дә шау-шу куптарды. Чыннан да, хайванга «кер» дип дәшү була түгелме соң бу? Бәлки, авылның урысча исемен үзгәртергә, тарихи атамасын кайтарырга вакыт җиткәндер? Бу мәсьәлә ТР Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында да каралды.
Гадәттә, авыллар, йә аңа нигез салучылар, авылның хөрмәтле кешеләре исемнәре (мәсәлән, Габдрахман, Әҗем, Хәсәншәех һ.б.), йә үзләре урнашкан елга, күл атамалары (Казанбаш, Әҗәкүл, Шушмабаш, Иябаш һ.б.) белән аталып йөртелә. Араларында авыл утырган җирлекнең табигый үзәнчелекләре буенча аталганнары да күп (Сарай-Чокырча, Төбәк-Чокырча, Алан һ.б). Безнең бабаларыбыз туып-үскән, яшәгән урыннарына чын мәгънәсендә шигъри исемнәр куша белгән (Җүкәтау, Чулпан, Каенсар һ.б.). Урта гасыр Көнбатыш сәяхәтчеләре Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда чорларындагы Урта Идел буйларын «Gardarika», ягъни «Шәһәрләр иле» дип атаган. Ә монда колакка ятышсыз «Кер-Хайван» исемен такканнар да, шуның белән килешеп яшә, имеш. Әлбәттә, туган-үскән җирен берәү дә болай кимсетергә ирек бирмәс иде. Югыйсә, авыл халкы үзе авылны гомер бакый «Корайван» дип атап йөртә бит. Бу ике исемнең яңгырашы да, мәгънәләре дә үзгә. Ә бөтен хикмәт шунда ки, авылга «Кер-Хайван» атамасын узган гасырның 60нчы елларында «өстән» такканнар, ни өчендер – ялгышыпмы, әллә мыскыл итепме – татарчадан шулай тәрҗемә итәргә, калькалаштырырга уйлаганнар авыл исемен. Әгәр игътибар итсәң, мондый сәер исемле авыл атамалары җитәрлек безнең республикада. Әйтик, Питрәч районындагы җырларда җырланган Күн авылы атамасы, атларга бернинди катнашы-мөнәсәбәте булмаса да, урысча «Конь» сыйфатын алып, шул рәвештә рәсмиләштерелгән. Кукмара районындагы Күкшел авылының да («Кошкино») мәчеләргә бернинди бәйләнеше юк.
Әйтергә кирәк, самодержавие чорында да, совет дәверендә дә, «урыс булмаган» халыкларның топонимик мирасы белән нәзакәтләнеп тормаганнар. Шәһәр, авыл исемнәрен ничек аңлаган яки теләгәннәр – шулай язып куйганнар. Аларны рәсми кәгазьләр белән эш йөртүче канцелярия хезмәткәрләре дә теләсә ничек бозган. Тарихта борынгы татар топонимиясенең бозылу, югалу гыйбрәтләре бихисап. Мәсәлән, Казан тирәсендәге ханлык чоры авылларыннан Уракчы авылы тора-бара «Аракчино», Хуҗәхмәт – «Куземетьево», Шамасир (Шам + әсир) – «Самосырово», Алабуга шәһәре «Елабуга» булып калды. Совет чорында шәһәр һәм авылларга партия юлбашчылары исемнәрен тагу да модага керде. Шул рәвешле, тарихи Мәләкәс шәһәре, үзенең асыл исемен югалтып, «Димитровград»ка әйләнде. Яр Чаллы шәһәре дә шундый язмыштан чак кына котылып калды (аның татарча исеме дә, дөресрәге, «Чаллыяр» булырга тиеш иде). Корайванның «Кер-Хайван» дигән урысча атамасы белән дә шундыйрак хәл.
Тарихи материаллардан күренгәнчә, Корайван авылы XVII гасыр уртасыннан да калмыйча, ә, бәлки, Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килә. Григорий Супоневның 1678 елда төзелеп, Арча ягының ясаклы авылларыннан, йорт хуҗаларыннан алынган салым күләмен билгеләүче кенәгәсендә авыл «деревня Сухой Хайван, а по-татарски Екуру, что был починок на Широкой полянке в вершине» дип бирелә. Ревизия кенәгәләре буенча, XVIII гасырның 80нче еллар башында анда 79 кеше яши. Тирә-якта зур авыллардан саналмаса да, вакыт үтү белән авылда хуҗалыклар саны арта бара. XIX гасырның 70нче еллар азагында Казан өязенең Кармыш олысы (волосте) Корайван авылында 51 хуҗалык, 357 кеше (178 ир-ат, 169 хатын-кыз) исәпләнсә, ХХ гасыр башында (1908 ел башына) 76 хуҗалык, 335 кеше (221 ир-ат, 214 хатын-кыз) теркәлә. Игенчеләр җәмгыяте карамагында 678,6 дисәтинә (дисәтинә – 1,09 га) җир була. Авылда мәчет, азык-төлек кибете, тегермән эшли (ахыргысы күршедәге Сарай-Чокырча белән Корайван авыллары халкының уртак милкендә була).
Шулай итеп, Корайван авылын борынгы сала дип әйтергә була. Шунысы кызык, элекке заманнарда, XVII гасырда, аның аңлатуга кыен бирелә торган «Екуру» (ә, бәлки, «Югары» – «Югары авыл») дигән икенче бер атамасы да булган.
Инде «Корайван» атамасының килеп чыгышын, мәгънәсен ачыклыйк. Башлап шуны искәртергә кирәк, теге яки бу топонимның этимологиясен тикшергәндә һәрвакыт аның, «Кер-Хайван» сыман, чит телләрдә – шивәләрдәге икенчел, еш кына ялгыш тәрҗемә аркасында бозылган әйтелеше-язылышы түгел, ә аны барлыкка китерүче җирле халык телендәге асыл исеме (бу очракта – «Корайван») нигез итеп алына. Бу уңайдан XIX гасыр тарихчысы И.А.Износковның атаманы, аның «Курхайван» рәвешендә элекке урысча әйтелеше-язылышына таянып, «кыр хайваны» («дикий зверь») мәгънәсендә аңлатырга тырышуы ирексездән елмаю уята. Әлбәттә, «Корайван» атамасына «гөнаһсыз» киек җанварларның бернинди дә катнашы юк.
Чынлыкта, авыл исеменең, ике компонентлы төшенчә булып, «коры» дигән сыйфат һәм «айван» дигән исемнән торганлыгы төсмерләнә. Атама тулы рәвешендә «Коры Айван» дип укыла. Әмма сөйләм теленең кыскару закончалыгына буйсынып, ул тора-бара «Корайван» рәвешен алган (моңа шәһәр, авыл атамаларында мисаллар биниһая, мәсәлән, Әлмөхәммәт – Әлмәт, Әхмәт – Әмәт, Мөхәммәтшакир – Мәмәшир, Нурдәүләт – Норлат һ.б.). Авыл исеменә «коры» төшенчәсе аны көньяктарак урнашкан икенче бер Айван авылыннан – Иске Айваннан аеру өчен өстәлгән. Бер үк исемдәге шәһәр, авыл атамаларын бер-берсеннән «югары» – «түбән», «олы» – «кече», «иске» – «яңа» кебек сыйфат төшенчәләре белән аерымлау шәһәр-авыллар топонимиясендә гадәти күренеш.
XX гасырның 60нчы елларынача урыс телле документларда, белешмәлекләрдә авыл «Курхайван», яисә «Курхайвань» дип бирелә (соңгы вакытта кулланылган «Кер-Хайван» атамасына караганда, бу исем аның асыл татарчасына бераз якынрак). XX йөз башынача авылның «Сухие Валы» дигән икенче бер исеме дә теркәлгән. Беренче карашка төрле булып күренсәләр дә, бергә кулланылышта булган бу ике исем («Курхайван» – «Курхайвань» һәм «Сухие Валы») арасында аерма шунда гына ки, аларның беренчесе авыл атамасын бозып ясалса, икенчесе, XVIII-ХХ гасыр башы тарихчылары, статистлары фикеренчә, «Корайван» топонимының мәгънәви тәрҗемәсе булып тора.
Хәзерге укучыга «айван» сүзе берни дә аңлатмый. Әмма ул Мәхмүд Кашгарыйның XI гасырда төзелгән «Диване лөгать әт-төрек» («Төрки сүзләр тупланмасы») сүзлегендә «терраса» мәгънәсендәге төшенчә буларак теркәлгән. «Терраса» һәм өстәрәк китерелгән, урыс телле язма чыганакларда урын алган «валы» (кулдан өелгән балчык өеме) төшенчәләре, икесе дә калку җир-урынны аңлатып, мәгънәләре буенча бер-берсенә капма-каршы килми. Авылның XVII гасыр чыганагында китерелгән «…на Широкой полянке в вершине» дигән географик билгеләмәсе дә шуңа ишарә буларак кабул ителә.
Шунысын да искәртергә кирәк, Корайван авылы тирәләре әле археологик яктан өйрәнелмәгән. Ә, бәлки, Казан ханлыгы чорында бу җирләрдә ярымбәйсез билек (кенәзлек) үзәге булган Арча каласын, ханлыкны Көнчыгыш тарафта дошманнардан саклау өчен саклану валлары корылган булгандыр?
XIX гасыр тарихчысы И.А.Износков һәм, гомумән, XX йөз башынача тикшеренүчеләр, рәсми кәгазьләр белән эш йөртүчеләр «коры» сүзен «сухие» дип тәрҗемә кылган. Әмма валларны (кулдан өелгән балчык өемен) ландшафт ягыннан бәяләгәндә, «коры» («сусыз» мәгънәсендә), яисә «юеш» дип сыйфатлау шактый урынсыз булыр иде. Димәк ки, монда «коры» сүзендә ниндидер үзгә бер мәгънә яшерелгән булырга тиеш. Хәзер «коры» төшенчәсе татар телендә күбрәк «сухой» («коры елга», «коры җир» һ.б.) мәгънәсендә кулланылса да, аның «чиста, такыр, бернисез» дигән мәгънәсе булуын да онытырга ярамый. Мәсәлән, «коры җир» сүзтезмәсен башкача, «чиста, такыр җир – бернисез урын», ягъни бернинди төзелеш әсәре, үсемлек, урман һ.б. булмаган җир дип тә аңлап була (тагын берничә чагыштыру: «коры ипи генә» – ипидән башка берни юк, «коры чәй генә эчеп тору» – ашамыйча, чәй генә эчеп тору һ.б.). Димәк ки, «Корайван» топонимының асыл мәгънәсен коры – үсемлексез, чиста, такыр – терраса (террасалар) яки коры – бернинди манара, ныгытмалары булмаган – вал (валлар), дип аңлап була. Димәк, ул урысчага да «Сухие Валы» дип түгел, дөресрәге, «Чистые Валы» дип тәрҗемә ителергә тиеш иде.
Шулай итеп, «Корайван» атамасына хайванның – йорт хайванымы, киек җәнлекме ул – бернинди дә катнашы юк булып чыга. Бу – авыл утырган җирнең ландшафт үзенчәлегенә нигезләнгән борынгы, тарихи топоним. Совет чорында ясалма барлыкка китерелеп, халыкка тагылган «Кер-Хайван» исеменең тарихи «Корайван» атамасы белән үзара мәгънәви бәйлелеге, яңгыраш ягыннан охшашлыгы күзәтелми. Юкса, татарчадан калькалаштырганда исем урысча «Корайван» яисә «Курайван» рәвешен алыр иде.
Йомгаклап шуны әйтергә була: әгәр халкы, тарихи дөреслекне күтәреп чыгып, топонимик мирасны кайтару өчен җан ата икән, ул авылның киләчәген дә яхшыга юрап була, дигән сүз. Авылның ата-бабалардан калган «Корайван» атамасын йөртергә тулы хакы бар!
Рәшит ГАЛЛӘМ,
тарих фәннәре кандидаты,
ТФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре.
Казан шәһәре.
«Кер-Хайван»мы, әллә «Корайван»мы? ,
Комментарии