БАЛЫК БАШЫННАН ЧЕРИ

Илфат Фәйзрахмановның «Безнең гәҗит»тә басылган «Ветераннарга «Әбүзәр фатирлары» (6 февраль, 2013 ел)исемле язмасын игътибар белән укыдым. Шунысы кызганыч, хакимият башлыгы Рафаэль Әбүзәровның ветераннарны мыскыл итүе халыкта нәфрәт уята. шәһәренә кергәндә тәреле часовня һәм Буйнек, дип урысча гына язылган күрсәткеч каршы ала.

Республикасы Конституциясендә, «Татар һәм урыс теле – тигез хокуклы дәүләт телләре», дип язылган. Шулай булгач, районның күп өлешен тәшкил иткән татар мөселманнарының хокуклары бозылган түгелме соң? Хакимият башлыгы тарафыннан бу тупас сәяси хата төзәтелергә тиеш, чөнки ул милләтара ызгышлар китереп чыгарырга мөмкин. Күрше район үзәге – Апас авылына кергәндә «Апас» сүзе язылган күрсәткеч тә, ярымайлы мәчет тә килүчене каршы ала.

Буа район үзәгендә барлык фәннәр татар телендә укытыла торган чын татар мәктәбе дә, гимназиясе дә юк. Район хакимият башлыгы Р. Әбүзәров милли мәсьәләләргә бармак аша гына карый, ахрысы.

«Балык башыннан чери», диләр. Халык әйтсә, хак әйтә!

Сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА,

Буа районы Әнәле авылы.

Комментарии