Кыш бабай бар ул!

Яңа елны ел да көтеп алам. Күңелле бәйрәм ул. Әмма чыршыны кисеп алып, өйләренә алып кайтып утыртуларын гына аңлап бетермим. Берничә көннән соң чыгарып кына ташлыйлар бит аннан үзен. Шуңа да, без өйдә ясалма чыршы утыртып куябыз.

Чын Кыш бабайның булу-булмавы турында сыйныфташларым белән бәхәсләшеп тә алдык әле. Мин аның барлыгына чын күңелдән ышанам. Ничек соң алайса минем ел да теләгем чынга аша, мин сораган бүләк тә пәйда була?! Мин ел саен аңа хат язам. Хәтта мөмкинлек булганда, телефоннан да сөйләшәм. Үткән ел Кар кызы, быел Кыш бабайның үзе белән сөйләштем. Шуннан соң мин сораган бүләк чыршы төбенә куелган иде. Рәхмәт инде, Кыш бабайга. Буран дип тә тормаган, мин яшәгән йортны тапкан. Минем хәтта үзебезнең микрорайонда уза торган бәйрәмгә килгән Кыш бабайдан да күптән хыялланып йөргән бүләкне алганым бар. Ничек шулай барын да белә икән ул?! Бу хәлләрдән соң ничек инде Кыш бабайның барлыгына ышанмыйсың, ди!

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре, 1нче гимназия укучысы.

Комментарии